Әтием-горурлыгым
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Син алла да түгел, әти,

Фәрештә дә түгел, әти,

Син бары тик әти, әти!

Р.Фәйзуллин

     Пар канатлы гаиләдә яшим мин.Әти белән әниемнең тату гаилә коруына шатланам.Ә бүген сезне шул канатларымның берсе булган әтием белән таныштырасым килә.Ул-Адиев Булат Галиәхмәт улы 1972 елда Яңа Кормаш авылында туган.Минем әтием дөньядагы иң булдыклы әтиләрнең берседер.Ә бәхетлеме соң ул?Уйлап карыйм әле.

     Кызганыч,кайгы-хәсрәт аның бәгырен сабый чактан ук телгән.Ул 7 яшеннән әтисез калган. Әмма әбием аны һәм тагын 4 кыз туганын җил-яңгыр тидерми саклап, эшкә өйрәтеп үстергән.

Әтием туган җирдән аерылмаган,тырыш хезмәте белән көн күреп гомер итә.”Кеше туган җирдән аерылса,нәсел агачы корый.Шәһәр адәм баласының йөрәген дә, хәтерен дә үтерә,”-ди.

     Әнием Нәзилә белән абыйларым Азат, Айзат һәм мине тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта әтием фермада маллар карый, аңа кадәр тракторда да, машинада да эшләде.

     Табигать аңа барысын да кызганмый биргән: талантны да, акылны да, сәләтне дә.Ул төзегән төрле корылмалар аның үзенә дә һәйкәл сыман. Алар әтиемнең уңганлыгын, булганлыгын күрсәтеп тора.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Әтием тире эшкәртеп бүрекләр дә тегә. Буш вакытларында шигырьләр дә яза. Билгеле, ул аларны матбугатта бастырмый. Әмма аның нечкә хисле, гаделлекне яратучы күңел серләре шул ак кәгазь битләренә төшә.

     Безнең белән дә булырга вакытын кызганмый. Көндәлек аралашканда батырлык, тугрылык, иптәшлек, намус турында сөйләргә күп сәбәп таба.

     Әтием белән без шашка-шахмат уйныйбыз, бергәләп китаплар укыйбыз, кинофильмнар карыйбыз. Алар буенча фикер алышабыз, ул безнең тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.

     Әтиебез йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштыра. Күп кенә эшне үз кулларың белән башкару осталыгы сезгә һәр һөнәрегездә ярап куяр, ди ул. Безне кыска, боерык кебек яңгыраган “кирәк” дигән сүзгә өйрәтә.

       Билгеләр аркасында ул безнең белән мөнәсәбәтләрне бозмый. Түземлелек белән укудагы уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Безгә дәресләр әзерләгәндә ярдәм итә. Укудагы кыенлыкларны җиңү - көчле ихтыяр, ныклык һәм үз дигәнендә нык торучанлык билгесе. Әлеге сыйфатлар әтиемдә бар, ул аларны бездә дә тәрбияли.

       Олы йөрәкле, киң күңелле кеше дә ул. Кем генә ярдәм сорап керсә дә булышмый калмый.

       Әйе, әтием бүгенге көндә бәхетле минем. Сәламәт, җан теләгән эше, аралашырга туганнары, кадерләргә әбиебез, киңәшләшергә әниебез, нәсел дәвамчылары - аны өзелеп яратучы без бар.

     Кадерле әтием! Синдәге ныклы ихтыяр, мәрхәмәт, түземлелек кебек сыйфатлар миңа да күчсен иде. Мин сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телим. Рәхмәт барысы өчен дә.

Адиева Фирүзә,

Яңа Кормаш төп гомуми

белем бирү мәктәбенең

4 нче класс укучысы

У вас нет прав для создания комментариев.