Әтием - горурлыгым
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Фаттахов

Данис

Ильсурович
Воспитанник доу МБОУ «Мамаширская средняя школа” (дошкольная группа) Кукморского района Республики Татарстан Габдулхакова Ляля Минтимеровна Стих к празднику

Әтием - горурлыгым

Әтиле малай мин үзем,

Шуңа сөенеп йөрим.

Әти белән, карлар яугач,

Ишегалларын көрим.

Кечкенә генә булсам да,

Пычкы да тота беләм.

Өйрәнәм инде, тырышам,

Кул астына мин керәм.

Әтиле малай мин үзем,

Шуңа сөенеп йөрим.

Вак агачларны беркетеп,

Кечкенә өйләр төзим.

Әтием гел әйтеп тора,

Эшләп үс син, улым, ди.

Бары шул вакытта гына

Булырсың уң кулым, ди.

Бөтен балаларга телим

Әти – әниле бәхет.

Көчтән килсә, әтиемә

Куяр идем мин тәхет!

У вас нет прав для создания комментариев.