Әтием.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Шакирова

Лиана

Ильгамовна
4 класс МБОУ Актанышская НОШ-детский сад Кашапова Зульфира Фазлетдиновна Стих к празднику

Әтием.

Әтиемнең кулы алтын

Эшләмәгән эше юк.

Һәрбер эше балкып тора

Сокланмаган кеше юк.

Кирәк икән өй дә сала,

Тели икән пешерә.

Үскән икән үлән чаба,

Кушсаң, видео төшерә.

Эшләре күп булса да,

Безгә дә вакыт таба.

Безнең белән мультик карый,

Хәтта сәпиттә чаба.

Һәркөн иртән чәчне үрә,

Дәресләрне караша.

Мәктәпне дә якын күрә,

Бәйгеләрдә катнаша.

Әтиемне яратабыз,

Сәламәтлек телибез.

Синең белән без бәхетле,

Нурлы булыр өебез.

У вас нет прав для создания комментариев.