Әниемә бүләгем
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Фаттахов

Данис

Ильсурович
Воспитанник доу МБОУ «Мамаширская средняя школа” (дошкольная группа) Кукморского района Республики Татарстан Габдулхакова Ляля Минтимеровна Стих к празднику

Әниемә бүләгем

Иртүк торып, бәйрәм көнне

Әни янына килдем.

Килдем дә битеннән үбеп,

Бүләгемне мин бирдем.

Ә бүләгем гади генә-

Кулдан ясаган чәчәк.

Белеп торам, моны күргәч,

Әни сөенеп көләчәк.

Бүләк иткәч мин чәчәкне,

Әни иснәп карады

Һәм шуннан соң әнием

Миннән болай сорады:

“Шундый матур чәчәкне,

Улым, кайлардан алдың?

Чәчәк эзләп , кая хәтле

Әйтче, улым, син бардың?

Рәхмәт, улым, бүләгеңә,

Бик матур чәчәк булган.

Аның һәрбер таҗлары

Ярату белән тулган”.

Әниемнең күзләреннән

Шатлык яшьләре тамды.

Рәхмәт, балам, дигән сүзе

Күңелдә мәңге калды.

 

У вас нет прав для создания комментариев.