Әнием.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Мударисова

Дильбар

Ильшатовна
3 класс МБОУ «Большешинарская СОШ» Сафина Лейсан Мехамматнуровна Сочинение к празднику

Әнием.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә –

Әни, димәк!

Роберт Миңнуллин

Әйе, әни җир йөзендәге иң кадерле, иң якын кеше. Ул безгә гомер биргән, якты дөньяга тудырган. Йокламаганда төннәр буе бишек җырлары җырлап юаткан, дөньяны танырга, әдәпле, тәртипле булырга өйрәткән кеше. Әниләр балалары өчен бары тик яхшылык кына телиләр, шатланганда шатланалар, борчылганда көенәләр. Шуңа күрә дөньяда иң кирәк кеше – әни.

Минем әниемнең исеме – Ландыш. Ул – дөньядагы иң яхшы, иң ягымлы, иң матур, назлы әни. Әнием сыер савучы булып эшли. Эше авыр булса да, гел алдынгылар рәтендә бара. Ул мине тәмле ризыклар пешереп мәктәптән каршы ала, һәрвакыт булыша, киңәшләрен бирә, матур-матур киемнәр бәйли. Әнием белән мин горурланам һәм аның йөзенә кызыллык китерергә теләмим. Тырышып укыйм, йорт эшләрендә булышам. Җир йөзендә барлык балалар да әниле булсыннар. Мин әниемне бик яратам.

У вас нет прав для создания комментариев.