Әниемнең бәйрәме.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Тахавова

Эльза

Рамилевна
9 класс МБОУ «Сугушлинская ООШ» Тахавова Сирина Аскаровна Стих к празднику

Әниемнең бәйрәме.

Бүген 8 нче март-

Хатын- кызлар бәйрәме!

Барлык ир-ат кулында

Матур чәчәк бәйләме.

Шушы бәйрәм белән

Котлыйм әле әнине.

Бүләк итеп чын күңелдән

Иртүк язган шигырьне.

Әни,синдәй изге,синдәй чибәр

Кеше юк бу җиһанда.

Синең җылылыгыңнан

Көнләшер күк кояш та.

Хатын -кызга кирәк булган

Бар сыйфат та синдә бар.

Авырлыкларга бирешмә,

Һәрчак шундый булып кал!!

Телим сиңа изге теләк,

Син бит безгә бик кирәк.

Гаиләнең нигезе,

Барыбызга ныклы терәк.

Җиһан нуры кояш булса,

Өйнең нуры син-әни.

Сәламәтлек, озын гомер

Телим мин сиңа әни.

Әниләрне хөрмәтлик,

Зурлыйк без аларны.

Әниләрнең табан асларында

Оҗмахларга барыр юл.

Онытмыйк шул гыйбарәне,

Коръәннән алынган юл.

Әниләрнең бөеклеген

Күрсәткән бит безгә ул.

У вас нет прав для создания комментариев.