“Габдулла Тукай- халыкның үз баласы”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Янсубаева

Инзиля

Илдаровна
3 класс МБОУ «Старочурилинская СОШ Арского района РТ» Хакимзянова Алина Рустемовна Литературное Творчество -эссе

Апрель ае җитү белән төрки халыкларның йөрәк түрендә үз урынын тапкан бер исем һәр кешене битараф калдырмый. Ул – татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай. Апрель аенда гына дип әйтү дөрес булмас, чөнки безкөн саен Тукай белән яшибез. Без бик бәхетле халык – безнең Тукаебыз бар. Тукай безне телле, милләтле иткән шәхес. Аның балалар өчен иҗат иткән әсәрләрен укып нинди бөек шәхесләр тәрбияләнгән бит! Без, хәзерге буын балалары да аның иҗаты белән кызыксынабыз, өйрәнәбез.

Тукай абый, күңелем белән

Бүген синең янга килешем.

Җир йөзендә кеше булуга да

Шигырьләрең аша ирештем.

Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның күбесе җырга әйләнгән,сүзләрен укый башлагач, үзеннән үзе көйли дә башлыйсың. Тукай абый балалар күңелен аңлап, кызыклы образлар тудырып, безне үзе тудырган геройларның кылган гамәлләреннән сабак алырга өнди. Тукайның балалар өчен язган әсәрләрен бер-берсеннән аерып куеп та булмый, чөнки алар бер-берсен тулыландырып киләләр. Бер шигырь икенчесеннән башка яши алмас кебек. Ничек инде “Шүрәле”, “Су анасы” булсын да “Сабыйга” шигыре аша шагыйрь балаларны алардан курыкмаска өндәмәсен. Я инде “Эшкә өндәү шигыре “Кызыклы шәкертсез “ була алсын. Тукай абыйның кайсышигырен, мәсәлен, әкиятен укысак та үзебезгә кирәкле киңәш таба алабыз, Без әле аның әз генә шигырьләрен беләбез, әдипнең иҗатын өлкән сыйныфларда тирәнрәк өйрәнербез әле.

Шигырьләреңне яратабыз, Тукай!

Якын алар безнең күңелгә.

Моңлы Тукай, җырлы Тукай булып,

Йөрәкләрдә кал син мәңгегә!

У вас нет прав для создания комментариев.