Г.Тукай – педагог һәм татар балалар әдәбиятына нигез салучы.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МАОУ «СОШ №17» г. Альметьевска Махиянова Рузиля

Миргазияновна,

учитель татарского

языка и литературы
Литературное творчество

Г.Тукай – педагог һәм татар балалар әдәбиятына нигез салучы.

Без күп очракта балаларыбызны яратып чәчкәләргә тиңлибез. Аларны киләчәктә акыллы, иманлы, матур, көчле итеп күрәсебез килә. Сабыйларыбыз нәкъ шундый булсыннар өчен балачакның матур әдипләре әсәрләрен уку кирәктер, мөгаен. Юкка гына «Китап укып елый белгәннәрнең күңелендә булмый каралык», дип әйтмиләр бит...

XIX гасыр ахыры һәм ХХ гасыр башында Россиядә капитализм үсеше аркасында, бигрәк тә 1905 – 1907нче елгы инкыйлаб күтәрелеше нәтиҗәсендә татар җәмәгатьчелегендә үсә баручы буынга игътибар көчәя. Балаларга әхлак тәрбиясе бирү, аларда милли үзаң үстерү, төрле яктан мәгърифәтле шәхес тәрбияләү бурычы көн кадагына суга торган актуаль проблема дәрәҗәсенә күтәрелә. Әлеге мәсьәләне хәл итү кадими мәдрәсәләр хәленнән килми. Киң җәмәгатьчелектә белем бирү системасын төптән үзгәртү турында бәхәсләр куера. Бу мәсьәлә, үз чиратында, яңа дәреслекләр, яңа әдәбиятның булуын таләп итә. ХХ гасыр башында татар балалар поэзиясе дә бары тик яралгы дәрәҗәсендә генә була. Әлеге поэзия сабыйларны һәм халык педагогларының таләпләрен канәгатьләндерә алмый башлый. Шул сәбәпле, матбугат битләрендә беренче балалар шагыйрьләренең иҗат җимешләре күренә башлый. Югарыдагыларны истә тотып, Габдулла Тукай да балаларга багышланган күп кенә әсәрләр иҗат итүе өстенә педагогик эшчәнлеген дә җәелдереп җибәрә.

Тукайның балалар әдәбиятына килүе очраклы булмый. Яшьли ятим калуы, балалык тәэсирләре, кичерешләре аның әдәби фикер йөртүенә йогынты ясамый калмый. Әсәрләрендә балалар кебек саф күңелле булуы, дөньяны ачык төсләрдә күрүе , гади нәрсәләргә соклана белүе чагыла.

Балалык истәлекләре шагыйрьнең даһилыгын гомер буе туендырып тора. Бөек шагыйрь дәрәҗәсенә җиткәч тә, Тукай балалык истәлекләренә тугры кала. Бәлки шуңа күрә ул бөек була алгандыр да?

Шагыйрь шәхесенең тагы бер ягы була: ул балалар әдәбияты өстендә күп төрле планда эшли, иренмичә әзерлек эшләрен башкара. Хезмәте бушка китми – мондый эшчәнлек соңыннан искиткеч әсәр булдырыр өчен мөһим фундамент ролен үти.

Кечкенәдән Тукай халык авыз иҗаты белән кызыксына. «Исемдә калганнар» автобиографик повестендә ул 8 яшендә халык зирәклегенең поэтик дөньясы чагылыш тапкан «Фавакихелҗөләсә» әсәрен укып чыгуы турында яза. Гомумән, шагыйрь гомере буе халык авыз иҗатын өйрәнә, шуңа күрә дә «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дип, туган халкына гаять югары бәя бирә. Аның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре иҗатының фольклорга ни дәрәҗәдә якын торуын сурәтли.

Балалар шагыйре буларак, Г. Тукайга классик әдәбият үрнәкләре дә йогынты ясый, чөнки «Сак - Сок» бәете, К.Галинең «Кыйссаи Йосыф» хикәясе, Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Мөхәммәдьярның «Нуры содур». «Төхфәи Мәрдан» әсәрләре татар балалар поэзиясенең чишмә башы дип саналырлык дәрәҗәдә.

Габдулла Тукай бөек гуманист буларак, балалар әдәбияты таләпләрен һәрвакыт истә тотып, сабыйлар тәрбияләүгә дә күп көч сарыф итә. Әлеге эшкә омтылуы, бәлки, Җаектагы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә кече яшьтәге шәкертләргә әкият сөйләве, каникулга китеп баручыларга җыр җыеп килергә кушуыннан ук башлангандыр?

И.Нуруллин «Габдулла Тукай» китабында болай дип искә ала: «Аның тыңлаучылары – күбрәк кече яшьтәге шәкертләр. Бу уңай белән шуны әйтик : Габдулла үзе сөймәгән шәкертләргә, бигрәк тә надан, фанатик күсәкләргә карата ачы телле булса да, үзеннән кече шәкертләргә шәфкать күрсәтеп, канат астына алырга яраткан. Дөрес, ул төче теллеләнмәгән, йон уңаена гына сыпырмаган, кирәк чакта орышкан, тел чәнечкеләрен дә җибәргән, кушамат та тагарга да оста булган. Әмма малайларның күңеле сизгер, яхшы белән яманны тиз аера. Көннәрдән беркөнне әкият тә сөйләп күрсәткәч, бетте генә, Габдулла абыйлары артыннан калмый йөри башлыйлар. Кич җиттеме, уратып алалар да үтенә башлыйлар: сөйлә инде, Габдулла абый, ә?! Габдулла башта ялындырган була: «Йоклыйсыз бит». «Йокламыйбыз, йокламыйбыз, сөйлә». «Йокламасагы гына сөйлим», - ди дә җәмәгать сәкеләре уртасында калган идәнгә тезләрен кочаклап утыра, малайлар түгәрәкләнеп урнашалар. «Тукай әкият сөйләгәндә, - дип яза икенче бер замандашы, - гади, тупас итеп, сукты да екты, торды да китте, дип сөйләми. Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне, кошларны матурын матурлап, ямьсезен ямьсезләп сөйли иде... Аның әкиятләрендә җырлар, шигырьләр, бәетләр дә була иде» [1].

Алга таба автор мондый мисал китерә: «1904нче елда кечкенә шәкертләрне укыта торган Гомәр хәлфә Хөсәенов бәдәл алып хаҗга киткәч, укучыларының бер өлешен Габдуллага биргәннәр. Бу да аның килерен беркадәр арттырган һәм, аннан да бигрәк, кәефе тагын да күтәрелүгә сәбәп булган: шәкерт кенә түгел инде ул хәзер, хәлфә. Тукайның 4 айга сузылган педагогик эшчәнлеге турында үзе аңарда укыган Ш.Каюмов түбәндәгечә яза: «Ул тиз вакыт эчендә укуга үзгәлек кертә. Мәдрәсәдә шартлар булмаса да, беренче мәртәбә кара такта ясата. Бу такта шунда ук Гомәр хәлфә утыра торган тәбәнәк аяклы өстәл янына асып куела... Тукай балалар укытканда бигрәк тә язуга, телгә, хисапка игътибар итә, ул күбрәк яздыра... Без, Тукайдан укыган балалар, киләчәктә дә аңардан укыйсыбыз килде. Ләкин хәлфә хаҗдан кайткач, тагы иске хәлгә кайттык. Шулай булса да, кара такта үз урынында калды. Хәлфә теләдеме, теләмәдеме, ул да файдалана башлады»[2].

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шагыйрьдә кечкенәдән үк укытучылык сәләте була, шуңа күрә алдагы тормышында педагогик эшчәнлеккә аңлы рәвештә тотына.

Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында Тукай татар мәктәбенең аның ярдәменә мохтаҗ икәнлегенә басым ясый. Хат эчтәлегеннән чыгып, без Тукайның балалар әдәбиятына җаваплы каравын, бу эшнең очраклы кешеләр кулына эләгүеннән куркуын аңлыйбыз.

Шулай итеп, Тукай педагогик эшчәнлеген балалар өчен язылган дәреслекләрдә, әсәрләрдә җәелдереп җибәрә.

«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясенең кереш өлешендә ул балаларга яңа милли әдәбият әсәрләреннән торган «чәчәк бәйләме» бүләк итәргә кирәклеген ассызыклый.

1909нчы елны Г Тукай башлангыч мәктәпкә «Яңа кыйраәт» («Яңа уку») исемле дәреслек – хрестоматия булдыра. Китапны мәсәлдән башка фәнни, әхлакый эчтәлекле мәкаләләр һәм әдәби проза тәшкил итә.

1910нчы елны шагыйрь А. Я. Острогорскийның «Живое слово» дәреслеген үрнәк итеп алып, «Балалар дөньясы» исемле яңа дәреслек төзеп бастыра. Автор бу хезмәтендә милли әдәбиятның яхшы әсәрләрен генә чагылдыра, халкыбызның бай әдәби үрнәкләрен бирә.

Алга таба әдип «Ана мәктүбләре» исемле тәрбия сорауларын чагылдырган дидактик китап чыгара. Мәскәүдә 1907нче елның гыйнвар - апрель айларында Г. Тукай Ф. Әмирхан белән берлектә « Тәрбиятел - әтфәл» исемле балалар журналының 5 саны чыгара.

Әлеге эшчәнлеге белән беррәттән шагыйрь укучылар белән һәрдаим очрашып тора. З.Рәсүлеваның «Тукай эзләреннән» китабында М.Галиев һәм З.Шакиров болай дип искә алалар: « Замандашларының искә алуына караганда, Тукай тормышның бөтен яклары белән дә кызыксынган. Яшьләрне тәрбияләү, мәктәп – мәдрәсәләрдә фән укытуга ул бигрәк тә зур әһәмият биргән. Шул заманда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих – география фәннәрен укытучы Закир Шакиров үзенең истәлекләрендә («Тукай Башкортстанда», Өфе, 1966нчы ел) дәрестә географик карталар һәм проекцион фонарь белән диапозитивлар куллануын, шунда тыңлап утырган Габдулла Тукайның дәресне бик яратуын яза. Соңыннан Тукай: «Менә географияне шулай укытырга кирәк аны», - дигән. «Шагыйрь шулай ук әлеге мәдрәсәнең әдәбият түгәрәге җыелышларына да еш килгән, шәкертләр белән дөнья хәлләрен дә еш кына сөйләшә торган булган. Шундый бер очрашуда Мәймүнә Латыйпова болай дип искә төшерә: «Бу очрашулар күп вакыт Вахит мөәзиннең ишегалды чарлагында үткәрелә. Анда һәрвакыт Тукай да катнаша. «Тукай шул очрашуларда һәр уңай шигырь чыгара иде һәм: «Болар онытылмасын әле», - дип, шәкертләрнең хуплавы астында, һәр чыккан шигырьне әле яңа гына төзелгән, буялмаган да, обойламаган да чарлакның стеналарына карандаш белән язып бара торган иде. Без шуннан укып ул шигырьләрне шунда ук күңелдән ятлый идек», - дип сөйли иде ирем, Тукайны искә алганда.» [3]

Шагыйрь татар балаларын милли әдәбият, милли поэзия белән берлектә, шәрык һәм рус әдәбияты үрнәкләре белән таныштыруны максат итеп куя. Балаларга багышланган 70 шигырьнең 20се рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләре тәрҗемәсе яки кемнеңдер яхшы әсәренә таянып язган иҗат җимешләре була. Мәсәлән Жуковский, Пушкин («Җил», «Мәхбүс»), Лермонтов, Плещеев («Эшкә өндәү»), Крылов («Төлке һәм йөзем җимеше»), Буренин («Япон хикәясе»), Ушинский, Толстой иҗатлары. С.Хәким «Габдулла Тукай» исемле хезмәтендә шагыйрьнең тәрҗемә эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Өйрәнгән, Пушкинны да, Һейне, Шиллерен дә, Байронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай куша, шулай таләп итә. Минем уемча, талантлы шагыйрьләр бүтәннәрне кабатламас өчен, кабатланмый торган булып калу өчен башкаларны өйрәнәләр шикелле».[4]

Балалар әдәбиятындагы күпкырлы эшчәнлек нәтиҗәләре булып шагыйрьнең шәхси поэтик иҗаты тора. 1907нче елны «Шүрәле» һәм «Пар ат» поэмалары, 1908нче елны «Таз», «Су анасы» шигырьләре языла. 70кә якын шигырь һәм поэма, 100дән артык хикәя һәм мәсәл тәрҗемәсе, публицистик мәкаләләр – болар барысы да шагыйрьнең балалар әдәбиятына керткән өлеше.

Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен 4 төркемгә бүлеп карап була:

- табигатьне тасвирлау («Җәй көнендә» , «Яз хәбәре» )

- сабыйларны бөҗәкләр, җәнлекләр, кошлар, хайваннар белән таныштыру («Бичара куян» , «Карга» , «Ялкау маэмай» )

- балаларның үзләренә багышланган шигырьләр («Бәхетле бала» , «Эш» )

- социаль – тарихи шигырьләр («Кышкы кич» , «Алтын әтәч» )

Тукай тарафыннан шушы тәртиптә балалар иҗатын киң җәелдерү аңа яңа сулыш өрә, алга таба үсешенә дөрес юнәлеш бирә. Шагыйрь үлгәннән соң, апрель аенда «Ак юл» исемле балалар журналының чыгуы моңа дәлил булып тора.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. «Габдулла Тукай» Ибраһим Нуруллин. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979, 59 бит
  2. «Габдулла Тукай» Ибраһим Нуруллин. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1979, 79 бит
  3. «Тукай эзләреннән» Зәкия Рәсүлева. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1985, 46-50 бит
  4. «Габдулла Тукай» Шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән. Сибгат Хәким., . 9 бит

У вас нет прав для создания комментариев.