Габдулла Тукай-халык шагыйре.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Хабибуллина

Сюмбель

Ниязовна
3Акласс БОУ «Балтасинская гимназия» Хакимова Г.К. Хабибуллина Л.Р. Литературное творчество

Габдулла Тукай-халык шагыйре.

Тиздән бөек язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне.Шуңа да без дәресләрдә аның әсәрләрен күп өйрәнәбез.”Туган тел”,”Су анасы”,”Шүрәле”,”Бала белән күбәләк”,”Туган авыл” шигырьләре белән без инде күптән таныш.Аның тылсымлы әкиятләрен, бай эчтәлекле шигырьләрен укыгач,моңлы җырларын тыңлагач,безнең куңелләрдә төрле матур хисләр уяна.Аның шигырьләрен,әкиятләрен яттан белмәгән бала ,юктыр.

Әйе,Габдулла тукай иҗаты-серле бакча кебек,могҗизалы ул.Әсәрләре шулкадәр кызыклы да,мавыктыргыч та, укыган саен укыйсы гына килеп тора.Шул серле иҗат бакчасына гел чакырып тора.Без аның турында чын күңелебез белән халык шагыйре дип әйтә алабыз.Бөтен әсәрләрендә дә Габдулла туган як табигатен бик гүзәл итеп тасвирлый.Хайваннар,җәнлек,кош-кортлар тормышын матур сүзләр белән яза,аларны сакларга,якларга өнди.Аларга карата мәхәббәт,сакчыл булу,кирәк чакта ярдәм итү кебек сыйфатларны тәрбияли.Ул безне гадел,акыллы,тыйнак булырга өйрәтә.Шигырьләре аша әдәплелеккә,бөеклеккә,тәүфыйклыкка өнди.Нинди генә шигырьләрен укысак та,гади,аңлаешлы,хәтердә кала.

Габдулла Тукайның язмышы бик ачы булса да,ул сынауларга бирешми.Үз тормышыннан бер дә зарланмый,юлыннан артка чигенми.Тукай безнең күңелләргә мәңгегә кереп калган,үлмәс әсәрләр калдырган.Аның иҗаты- мәңгелек.Тукай татар милләте,татар халкы күңелендә бүген дә яши,яшәячәк!Аның иҗаты беркайчан да онытылмас,чөнки ул-бөек шагыйрь!Без Габдулла Тукай иҗаты белән таныш булуыбызга бик горурланабыз.Тукай алдында баш иябез!

У вас нет прав для создания комментариев.