Син үлемсез безнең Тукаебыз!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ «Детский сад»Колосок»» Спасского муниципального района г.Болгар РТ Хайдарова Гульсирень Бареевна воспитатель по обучению детей татарскому языку Литературное творчество - стих

Син үлемсез безнең Тукаебыз!

Габдулла Тукай, нинди бөек исем!

Халкым тормышында тирән эз салган.

Милләтемнең җырчы тургае син,

Гасырларда югалмыйча сакланган!

Тукаебыз, синең иҗатыңа

Олысы да, кечесе дә баш ия.

Тукаемның бай мирасы һәр буынга,

Яшәр өчен рухи көч бирә.

Мәңге яшәр безнең Тукаебыз!

Халкым сине бер дә онытмас!

Синең иҗатыңа гашыйк җаннар,

Һәр ел саен сине хозурлар!

Тукаебыз, бөек шагыйребез дип,

Горурлана татар халкыбыз!

Татар шигъриятенең нигез ташы бит син,

Син үлемсез безнең Тукаебыз!

У вас нет прав для создания комментариев.