Тукай һәйкәле янында уйланулар...
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
доу МАДОУ «Детский сад комбинированного вида № 44 «Золушка» г. Набережные Челны Галиуллина Ляля Вильевна "Сунгатуллина

Ризидя

Фаиковна"
Литературное творчество

Ризидя Фаиковна Сунгатуллина

Яр Чаллы шәһәренең «Көлсылу»

44 нче катнаш балалар бакчасы»

муниципаль автономияле мәктәпкәчә

белем бирү учреждениесе»,

балаларга татар теле өйрәтү буенча тәрбияче

Аңлатма язуы:

Апрель аен без балаларга Г. Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыруга багышлыйбыз. Бу айда төрле чаралар үткәрәбез. Шул чараларның берсе - Г.Тукай һәйкәле янына сәяхәт.

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру өчен аның һәйкәле янына балаларны экскурсиягә алып бару- кирәкле, файдалы материалны аңлаешлы, эффектив формада җиткерүнең стандарт булмаган чишелеше дип саныйбыз. Алай гына да түгел, Г. Тукай иҗатын өйрәтүнең кульминацион бер мизгеле дияргә дә була. Алдан бик күп эшләр эшләнгән инде: балаларга тематик эшчәнлекләр үткәрелгән, шигырьләр, җырлар өйрәтелгән, мультимедиа материал, мультфильмнар күрсәтелгән һ.б.

Г. Тукайның туган көненә туры китереп аның сыны янына бару, чәчәкләр кую, шигырләр сөйләү- балаларда горурлык хисе, милли аң уята, балаларнын хәтерләренә сеңеп калырлык тәрбияви халәт туа, дип саныйбыз.

Г. Тукайның шигырьләрен сойләү белән беррәттән, анын үзе, иҗаты турында да сөйләргә була.

Шул уңайдан, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм башлангыч мәктәп укытучыларына «Тукай һәйкәле янында уйланулар» дигән шигырем ярдәмгә килер дип ышанып калам.

Тукай һәйкәле янында уйланулар...

(Ризидя Фаиковна Сунгатуллина)

И,Тукаем, синең туган көнгә

Килде менә сының каршына.

Гасыр аша эндәшәбез сиңа

Төрле уйлар килә башыма...

Балачагың ятимлектә үткән.

Күрсәтмәгән язмыш кадерен.

Бүген килеп халкың сине зурлый-

Чәчәкләргә күмеп каберең.

Синең cерле әкиятләрне укып

Инде ничә буын үскән бит!

“Тәфтиләү”ең синең, “Туган тел”ең

Татар халкын моңлы иткән бит!

Театрлар уйный әсәреңне,

Әкиятеңнән кино ясала.

Шүрәлеләр йөри мультфильмда,

Шулай алга китте замана!

Каләм белән яздың исемеңне,

Мәңгелеккә калды тарихта:

Тукай урамы бар, районы бар,

Опера бар, хәтта балет та...

Бөек шагыйрь, дәвамчылар булып

Син яктырткан юлдан атлыйбыз.

Синнән мирас булган телебезне,

Моңыбызны,Тукай, саклыйбыз.

Ашыгабыз бүген һәйкәлеңә

Синең туган көнне хөрмәтләп.

Баш иябез сының алдында без

Бөек Тукаебыз, мең рәхмәт!

У вас нет прав для создания комментариев.