Халкым улы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Хафизова

Сюмбель

Фаридовна
5 класс «Многопрофильная полилингвальная гимназия №180» Советского района г.Казани Хафизова Гюзель Рахимзяновна Литературное творчество

Халкым улы

Кечкенә Апуш яшәгән

Кырлай дигән авылда.

Шүрәле дә гомер иткән

Кырлай урманнарында.

Саф чишмәнең суын эчкән.

Болынында ял иткән.

Кәрзин тотып җәйге көндә

Урманга кереп киткән.

Шунда күрде микән әллә

Урман хуҗасын Апуш.

Әкиятләрдә урын биргән,                                                                    

Күңеленә килгән хуш.

Һәр буын укып яңарта

Шүрәленең кайгысын.

Бәхетле син, Тукай абый,

Халкым улы булып калгансың!

 

Әни кызы

Назлап, чәчемнән сыйпап,

Уята мине әнкәм.

Исән-сау йөр, балам, диеп

Озата һәр көн иртән.

Өйгә кайтып керсә әни,

Барыбыз да шатлана.

Әйтерсең лә, кояш чыккан

Бик-бик озак торган да.

Эчем пошса, елатсалар

Киләм аның янына.

Кирәк сүзне таба белә

Иң зирәк ана гына.

Әтигә дә, абыйга да

Ярдәм итә белә ул.

Серләрнең иң күбе бездә,

“Әни кызы” булам шул.

Кышкы җиләк

Җәй көне әни белән

Без җиләккә барабыз.

Эреләрен генә сайлап,

Кәрзиннәргә салабыз.

Шундый тәмле, шундый эре,

Ашыйсы килеп тора.

Тик әниемнән калышсам,

Күзләрем яшькә тула.

Кояш кыздыра башлагач

Өйгә кайтасым килә.

Чебен- черки тешләсә,

Бүтән килмәм дә менә.

Ә беркөнне әнием

Чәй эчәргә чакырды.

Кып-кызыл җиләкләрне

Өстәлгә алып куйды.

Шундый эре, шундый тәмле,

Ашыйсы килеп тора.

Кышкы кичтә җәйге җиләк

Авылны сагындыра.

У вас нет прав для создания комментариев.