«Бабаем горурлыгым»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Гимаева Азалия Рамисовна

Подготовительная группа

МБДОУ №5

Гиззатуллина Лилия Фоатовна

Литературное творчество - стих

“Бәйрәм теләкләре”

Бүген иртән тору белән

Карадым тәрәзәгә,

Аеруча матур бу көн

Әллә инде көткәнгә.

Җитте тугызынчы май

Җиңү алып килгән көн.

Фашист гаскәләреннән

Илне саклап калган көн.

Халкым бүген чәчәк тотып,

Бәйрәм белән котларга,

Геройларны искә алып,

Бара һәйкәл янына.

Илне саклап, яклаучылар

Даны, батырлыклары

Ил күгендә йолдыз булып

Телимен балкуларын.

Бабам батырлыгына да

Шигырь яздым багышлап,

Сезгә дә тәкъдим итәмен

Тыңлагыз игътибарлап.

“Бабаем – горурлыгым”

Минем бабайның әтисе

Сугышта булган,

Туган илебезне яклап

Ул каршы торган.

Кулын сузган явыз гаскәр,

Басып алырга,

Безнең туган илебезне

Юкка чыгарырга.

Бабам минем чын геройча

Куркып калмаган,

Солдатлар белән берлектә

Тик алга барган.

Ул вакытта айлар, еллар

Бик озак үткән.

Ачлык, чир һәм авырлыклар

Үзәккә үткән.

Тик шулай да халкым минем

Һич бирешмәгән,

Көчле рух, мәхәббәт аларга

Түземлек биргән.

Курск Дугасына кадәр

Бабаем җиткән барып,

Зур бәрелеш вакытында

Калган ул яраланып.

Мизгел эчендә шартлауда

Аяксыз калган,

Тик күңеле белән һаман да

Сугышта булган.

Туган илгә бирелгәнлек

Уты сүнмәгән...

Тән ярасы белән күңелнеке

Бергә үрелгән.

Исән килеш бер тапкыр да

Күрмәсәм дә бабамны,

Ишеткәннәр күз алдында,

Хөрмәт итмәс кем аны?

Бабам чын герой булып,

Калыр минем хәтердә.

Исеме сүнмәс йолдыз булып,

Балкый күңел күгемдә.

У вас нет прав для создания комментариев.