Көзләр килә.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Мусатзанова

Альмира

Айратовна
7 кл МБОУ «Сугушлинская ООШ» Лениногорский муниципальный район РТ Тахавова Сирина Аскаровна Номинация «Стих»

Көзләр килә.

Күңелләрне куындырып,

Көзләр килә дөньяга.

Кызыл, сары яфраклар

Нурлар сибә җиһанга.

Көз айларын бик яратам.

Байлык, муллык өстәлдә.

Бар табигать кинәт кенә

Тынып кала бер мәлгә.

Көзге муллык һәм матурлык

Хөрлек бирә күңелгә.

Табигатьнең һәр мизгеле

Чагыла һәрбер йөздә.

Тыныч, рәхәт көзге көннәр,

Ничектер моңсу да күк.

Бу көннәрдә табигатьнең

Хыяллануы да күк.

Көзге шатлану

Җәй үтте инде,

Яфрак коела.

Көз җиткән диеп,

Кошлар боега.

Җил яфракларны

Җиргә төшерә.

Искиткеч вакыт-

Матур көз килә.

Мин дә шатланам

Көз килүенә.

Табыннар тулы,

Мул булуына.

Яңгырлар явып,

Моңсулансак та,

Барыбер ямьле

Көзге байлыкта.

У вас нет прав для создания комментариев.