Табигатьне саклыйк2
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Воспитатель МБДОУ «Детский сад №133 комбинированного вида» Кировского района г.Казани Гильмутдинова Лилия Ринатовна Литературное творчество – стих

Табигатьне саклыйк

Кайткан саен авылга,

Чәй эчәбез бал белән.

Чишмә суы белән балның

Тәмен мин шуннан беләм.

Авылымның көмеш чишмәләре

Бер суына коя еракта .

Чишмәбезнең көмеш суын эчсәң,

Куәт арта дәртле йөрәктә.

Тирә-ягымда агачлар:

Таллар, зирекләр үсә.

Талларында кошлар сайрый,

Тауда җиләкләр пешә.

Күбәләкләр очып уйный,

Суда йөзә балыклар.

Табигатьтә купме байлык,

Искиткеч матурлык бар.

Дуслар, шушы гүзәллекне,

Күрсәк, аңласак иде.

Рәнҗетмичә, пычратмыйча,

Аны сакласак иде.

“Кызыл китап”ка кермәсен,

Табигать байлыклары.

Саклау өчен көрәшсеннәр

Илебез халыклары.

Бал кортлары гел дә очсын,

Гөл-чәчәкләр үссеннәр.

Җир, су, һава саф калганга,

Табигатьне саклаганга,

Киләчәк буыннар безгә

Рәхмәт әйтеп яшәрләр.

У вас нет прав для создания комментариев.