Песнәк
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Гилманова

Зиля

Рустемовна
6 класс МБОУ «Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша г.Казани» Фахрутдинова Гульшат Мухаметовна Художественное творчество Сказки Тукая

Песнәк

Бакчадагы җимлегемә,

Килеп кунды бер песнәк.

Аны күргәч алып чыктым,

Ашарына мин икмәк.

Ә песнәгем бик шатланды,

Канатын кага-кага.

Тик сөенеп туя алмады,

Килде берничә карга.

Песнәк карышып тормады,

Очып китте еракка.

Ә мин яңадан бер җимлек,

Элеп куйдым шул якка.

Көн саен мин ярма салам,

Кошлар җим чүпли иртән.

Ә мин алар тавышында,

Гүя рәхмәт ишетәм.

6 а сыйныфы укучысы: Зилә Гыйльманова

Бал корты

Бабаем кортлар үрчетә,

Безгә сөйли серләрен.

Кайвакытта, алар юкта,

Күрсәткәли өйләрен.

Әгәр күреп алсалар,

Бирә алар кирәкне.

Ә бабаем кортлар чыкса,

Йөгермәскә өйрәтте.

Балы гына тәмле аның,

Корт чагуы, ай, яман.

Тик шулай да бал кортларын,

Күзәтәм әле һаман.

6 а сыйныфы укучысы:

Зилә Гыйльманов

У вас нет прав для создания комментариев.