Карлы кыш
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Шарифуллина

Сабина

Рамилевна
6 класс МБОУ «Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша г.Казани» Фахрутдинова Гульшат Мухаметовна Художественное творчество Сказки Тукая

Карлы кыш

Уйныйбыз без ак кар белән,

Тәгәрибез, чумабыз

Бу салкын кыш тиз үтсен дип,

Берегез дә кумагыз

Күптән әзер инде безнең

Чаңгы белән чанабыз

Карлар күбрәк алып килсен

Безгә Суык бабабыз

Салкын белән буранны да,

Ияртсен ул үзенә.

Тышта бураннар башланса,

Син чыда да түз генә.

Курыкмыйбыз без суыктан

Сикерәбез, чабабыз

Куып җитә алмас безне,

Карт бит Суык бабабыз.

Төнбоек нигә боек?

Төнбоек нигә боек?- дип,

Сорау бирдем бабама.

Күлдән җыеп төнбоеклар

Сузды минем кулыма.

“Көннәр якты булсалар да,

Төннәр караңгы, боек

Шуңа да аның исеме

Аталадыр төнбоек.

Таң аткач та, көн тугач

Назлый кояш нурлары,

Матур күлнең уртасында

Йөзә ап-ак таҗлары

У вас нет прав для создания комментариев.