М.Хабибуллин
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Тарихи-мәдәни мирасыбызны М.Хәбибуллин иҗатында барлыйбыз.
Кереш өлеш
Борын – борыннан бөек акыл ияләре, әдипләр, шагыйрьләр телнең тылсымлы көч икәнлегенә инанганнар, бу көчнең матурлыгына һәм нәфислегенә сокланганнар, аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләргә тырышканнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан нечкә хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнгән изге теләкләрен белдергән. Элекке буыннар, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен өсти килгән, күп сынаулар аша чал тарих аны, һаман эшкәртеп һәм шомартып, безнең заманга китереп җиткергән.
Тел аралашу, аңлашу коралы гына түгел, ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара да. Анда халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш – көнкүреше дә ачык чагыла. Шуңа күрә тел хәзинәсен үзләштерү генә җитми, аны гамәли яктан куллана белү һәм тел күнекмәләренә ия булу да бик әһәмиятле. Тел кагыйдәләрен дөрес һәм төгәл куллану, матур һәм чиста итеп сөйләшә белү – югары мәдәниятлелек һәм зыялылык билгесе. Тел кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне дә, аларның үз-үзен тотышын да һәм җәмгыятьтәге урынын да билгели.
Телнең тылсымлы тәэсир итү көче, барыннан да бигрәк, кешенең аңына, хис-тойгыларына һәм эчке кичерешләренә йогынты ясавында. Бу исә үз нәүбәтендә күптөрле алымнар, тел-стиль чаралары аша тормышка ашырыла. Элек-электән кешеләр сүзнең тәэсир итү көченә, аның тәрбияви ягына игътибар иткәннәр. Антик дөньяда ук инде – борынгы Грециядә, Римда, Һиндстанда – матур сөйләм сәнгате аерым фән булып үскән. Ул заманнарда ук дөрес, төгәл һәм нәфис сөйләмне барлыкка китерә торган чараларны өйрәнгәннәр.
Сүз чынбарлыкны танып-белүдә зур роль уйный. Без телдә аерым сөйләм төрләре белән очрашабыз. Реаль чынбарлыкны, җәмгыять һәм табигать кануннарын сәнгатьчә сурәтләү аша һәм фәнни - логик алымнар аркылы да танырга мөмкин. Шуларның төренә карап тел хәзинәсеннән махсус чаралар тасвирлау алымнары сайлап алына. Аларны бер максатта ярашлы рәвештә, мәгънәгә һәм эчтәлеккә туры китереп куллана белү аеруча әһәмиятле. Бу стиль дигән катлаулы төшенчә һәм ул телдәге стилистик кануннар белән бәйләнгән.
Телнең күп үзенчәләкләре сөйләмгә кергәч кенә бөтен тулылыгы белән тагы да зур көчкә әверелә һәм төрле мәгънә төсмерләрен белдерә башлый. Шул рәвешле, сөйләм байый, тулылана, аның махсус төрләре барлыкка килә. Алар телдә аерым стильләр булып үсеп китәләр. Нәтиҗәдә шуларны өйрәнә торган стилистика фәне туган.
Җәмгыятьтә тел төрле максатлар өчен файдаланыла. Бу, үз нәүбәтендә, тел чараларының да күп вариантларын китереп чыгара. Һәр сөйләмгә хас сурәтләү алымнарын, лексик берәмлекләрне күрергә була. Тел чараларын сөйләмдә дөрес сайлап алу, аларны төрле мәгънә һәм эмоциональ сәнгатьчә төсмерләр бирү өчен файдалану, билгеле бер максатка туры китереп куллану принциплары стильнең төп нигезен тәшкил итә.
Билгеле булганча, әдәби тел, гомумхалык өчен иң кирәкле, иң матур сөйләм үрнәкләрен сайлап ала, теге яки бу телнең байлыгын чагылдыра. Җәмгыять тормышында телне төрле максатлар өчен файдалану төрле тел чараларыннан куллануны китереп чыгара. Мәсәлән, язучылар, публицистлар телнең үзенә бертөрле алымнарыннан файдаланалар, гыйльми хезмәткәрләр исә шулай ук аерым сөйләм алымнарын кулланалар. Игътибар белән караганда, һәр сөйләмгә хас тел чараларын, специфик лексик һәм фразеологик төрле грамматик үзенчәлекләрне күрергә мөмкин. Тел чараларын дөрес сайлап алу, сөйләмне баетуда аларны төрле мәгънә һәм эмоциональ-экспрессив төсмерләр бирү өчен файдалану, кешеләрнең иҗтимагый аралашуында телдәге үзенчәлекләрне система рәвешендә , билгеле бер максатка туры китереп сөйләмдә куллана белү принциплары стиль төшенчәсенең төп нигезен тәшкил итәләр. Тулаем алганда теге яки бу сөйләмгә хас функциональ төрлелекне, гомум һәм индивидуаль-специфик үзенчәлекләрне тел стиле дигән төшенчә астына берләштерергә мөмкин.
Тел стиле язучылар, галимнәр, публицистлар, журналистлар, ораторларның иҗаты тәэсирендә үсә, үзгәрә һәм байый бара. Автор теле дигәндә без гомумхалык теленнән сайлап алынган һәм билгеле бер максат белән иҗади эшкәртелгән тел чараларының җыелмасын күз алдында тотабыз. Автор чорга яраклы рәвештә теге яки бу стильгә аерым үзенчәлекләр кертә. Билгеле бер функциядә туры китереп, тел материалын индивидуаль файдалану системасы автор стиле була. Күренә ки, тел стиле белән автор стиле арасында аеруча тыгыз бәйләнеш яши.
Шул ук вакытта язучы иҗатында гомумхалык теленә хас үзенчәлекләренең индивидуаль ярашкан булуы автор теле белән автор стиле арасынадагы мөнәсәбәтләрне дә билгели.
Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләрендә лексик катламнарның тоткан урыны дип аталган әлеге хезмәтебезнең предметы булып М.Хәбибуллиның әсәрләре тора. Эзләнү-тикшеренүләренең төп объекты: лексик катламнар.
Фәнни хезмәтебезнең максаты: М. Хәбибуллин әсәрләрендә кулланылган лексик катламнарны өйрәнү һәм барлау.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1. Татар теленең лексик катламнары белән таныштыру.
2. М.Хәбибуллин иҗат иткән “Илчегә үлем юк” (Казан: Мәгариф, 2003 – 343 б.), “Кубрат хан” (Казан: Мәгариф, 2001 – 335 б.) әсәрләрендә лексик катламнарны барлау һәм системалаштыру.
3. Сайланган тема буенча булган хезмәтләр белән якыннан танышу һәм шуларны кулланып үз фикереңне формалаштыру.
М.Хәбибуллин – танылган язучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанганган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Кал Гали исемендәге премия лауреаты.
М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләре-сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар серияседер. Бу әсәрләрдә автор, тарихи чыганакларга таянып төрки , болгар , татар халыкларының борынгы дәверләрен, сикәлтәле, гыйбрәтле язмыш борылышларын хронологик тәртиптә һәм җанлы картиналарда сәнгатьчә гәүдәләндерүне максат итеп куя.
М.Хәбибуллин романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетлары көрәш-сугыш куренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булуы белән аерылып тора.
Фәнни хезмәтебезнең темасы бик ауктуаль.
Эшнең гамәли кыйммәте.
Тел белгечләре лексик катламнарны өйрәнүгә үзләреннән зур өлеш кертсәләр дә, аерым язучыларның әсәрләрендә лексик катламнар әле тиешенчә өйрәнелмәгән.
Фәнни эшнең структурасы.
Фәнни эш структур яктан кереш өлештән, төп ике бүлектән, йомгак бүлекләреннән тора.

I бүлек
Татар телендә лексик катламнар
Сүзләрнең кулланылышы телнең үзенә хас стилистик ка¬нуннарына нигезләнә. Стиль ягыннан сүзләр төрле катламнар¬дан торалар. Сөйләмдә сүзләр күптөрле мәгънәләргә һәм мәгънә төсмерләренә ия. Бу – контекст, андагы эчтәлек һәм сүзнең нинди сфераларда кулланылуы белән бәйләнгән. Сүзләрдә төрле стилистик бизәкләр барлыкка килә.
Чынбарлыктагы вакыйга, күренешләргә уңай һәм тискәре яктан бәя бирү өчен, телдәге сүзләр төрле төркемнәргә бүленәләр:
1. Төрле эмоцияләрне, хисләрне белдерү¬че сүзләр: горурлык, ярату, хуплау, тыйнаклык, шатлану, мактау, ышану,
2. Күренешләрне ачыклап килүче эмоциональ-бәяләү сүзләре (сыйфатлаулар): ачулы,сөйкемле, усал, саран,
3. Эмоциональ-экспрессив сүзләр: күгәрчен¬кәй, туганкай, кошчык, энекәш, сеңелкәш, китапчык, бүлмәчек һ. 6. Бу төркемдәге сүзләргә кушымчалар ялгану зур әһәмияткә ия. Еш кына иркәләү яки кечерәйтү кушымчалары төрле кисәкчәләр белән бергә дә килә алалар.
4. Тантаналы югары стиль сүзләре: галиҗә¬нап, олуг, бөек, галибанә, хөрмәтле, кадерле һ. б.
Телнең лексик берәмлекләре функциональ-стилистик юнәлештә кулланыла. Гадәттә, матур әдәбиятта художестволы-эмоциональ сүзләргә, публицистик сөйләмдә иҗтимагый-сәяси төшенчәле лексик берәмлекләргә, фәнни сөйләмдә һәм фән тармагына хас терминологиядә эш кәгазьләре телендә, канцелярия-дипломатия стилендә рәсмилекне белдерүче сүзләргә зур урын бирелә.
Язма китап теле һәм сөйләү теле арасындагы мөнәсәбәт. Барлык стильләр өчен ни¬гез булып гомумхалык теле ята. Ул борын-борыннан килгән язма китап теле белән тыгыз бәйләнештә тора. Җанлы сәйләмнең күп өлеше бөтен халык өчен уртак булган тел нормаларын тәшкил итә, икенче өлеше исә аерым урынчылы¬кларга хас яки әдәби телдә урнашып җитмәгән сүзләрне эченә ала. Щуңа күрә әдәби тел белән сөйләү теле арасын¬да һәрвакыт кайбер аерымлыклар яшәп килә, ләкин сөйләмнең бу ике төре бер-берсенә каршы куелмый. Сөйләү теле дә норматив телне баетучы зур чыганак һәм функциональ стилистиканың бер өлеше булып карала. Сөйләү теле нинди генә булса да, борын-борыннан бөтен халык өчен бердәм әдәби тел, уртак кагыйдәләр барлыкка килгән. Көндәлек аралашуда да әдәби тел кулланыла. Шул рәвешчә, әдәби тел язма тел белән сөйләү теленең тыгыз кушылмасыннан тора.
Сүзләр сөйләмдә туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә кулла¬ныла. Лексиканың стилистик мөмкинлекләре сүзнең күче¬релмә мәгънәдә кулланылуында аеруча ачык күренә.
Стилистикада сурәтлелек мәсьәләсе әһәмиятле роль уйный. Ул матур әдәбият әсәрләре телендә үзәк урын¬ны алып тора. Гомумән, образлылык теге яки бу күләмдә башка өслүбләргә дә хас.
Татар телендәге сүзләрне, сурәтләү чараларын икенче телдә сүзгә-сүз туры китерү мөмкин түгел. Монда мәгънәгә игътибар итү беренче урында тора, ә мәгънә һәрвакыт тел¬нең үз мөмкинлекләреннән, аның үзенә хас үзенчәлекләрен¬нән чыгып аңлатыла.

Мәгънәдәш (синоним) сүзләрнең стилистик функциясе.
Татар телендә, бер үк төшенчәне белдереп, мәгънә ягын¬нан бер-берсенә якын булган, ә семантик-стилистик төсмерләре ягыннан аерылып торган бик күп сүзләр бар. Синоним дип йөртелгән мондый сүзләр төрле язылышта булса¬лар да, төп мәгънәләре белән бер-берсенә тәңгәл киләләр. Гамәли-практик яктан синонимнар төшенчәсе астында сөйләмдә (ягъни контекстта) сүзләрнең, грамматик формалар¬ның һәм төрле әйтелмәләр, тезмәләрнең бер-берсен алмашты¬ра алу мөмкинлекләре күздә тотыла. Бу яктан синонимнар стилистиканың үзәк мәсьәләләреннән санала. Анда сүзне дөрес куллану һәм сайлап ала белү принцибы ята. Сүзләрнең мәгънәви һәм өслүби үзенчәлекләре төрле җанрларда ачык чагылыш таба
Синонимнар сөйләмнең төгәллегенә ирешүдә, эчтәлекне ачуда әһәмиятле урын тоталар. Әгәр мәгънәне берничә мәртәбә бер үк сүз белән кабатлый башласаң, сөйләмнең яңгырашы кими, коры чыга, ул тыңлаучы тарафыннан теләп кабул ителми, сөйләмдәге матурлык, аһәң дә югала, урынсыз кабатлаулар барлыкка килә. Моннан котылу юлы – телдәге мәгънәдәш сүзләр хәзинәсеннән оста файдалану, һәр сүзнең үзенә генә хас мәгънә төсмере була. Ул кайсыдыр ягы белән бер оядагы мәгънәдәш сүзләрдән аерылып тора. Мәсәлән: былбыл – сандугач, тойгы – хис, өй - йорт, шатлык – куаныч, котлау – тәбрик итү. Синонимнарда мәгънәләрнең якынлыгы яки тәңгәл килүе стиль төсмерләре белән дә, кул¬ланылыш сферасы белән дә бәйләнгән. Синоним сүзләрнең сөйләмдә төрле стилистик һәм семантик төсмерләре барлыкка килә.
Сөйләмне баета торган мәгънәдәш сүзләр бик күп. Аларның кайберләре китап теле белән бәйләнешле рәвештә сирәгрәк кулланыла.
Китап теле һәм җанлы сөйләү теле арасында элек-электән аерымлыклар булган. Бу—алардагы үзара синоним сүзләрнең кулланылуында да ачык күренә.Стильнең түбәнрәк, гадирәк, халыкчанрак бу¬луы җанлы сөйләм, сөйләшү теле өчен хас. Мәсәлән: мәшһүр(китап теле) – танылган (халык теле).
Экспрессив-стилистик синонимнар сөйләмңең сурәтлелеген, яңгырашын көчәйтүдә зур урын тоталар. Алар еш кына авторның индивидуаль стиль үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә кулланыла. Мондый сүзләрнең мәгънәсе контекстта гына ачылганга күрә, аларны контекстуаль синонимнар итеп карарга мөмкин.
Сөйләмдә мәгънәдәш сүзләр предмет һәм күренешләрне тулырак ачарга мөмкинлек бирәләр.
Бер ук контекста синонимнарның куп төрләре очрый. Теге яки бу төшенчәне белдерү өчен төрле сүзләр кулланыла. Шу¬нысы үзенчәлекле: контексттан тыш аларда мәгънә якынлы¬гы югалырга да мөмкин. Контекст мәгънәдәш сүзләрне бер ояга беркетүче үзәк ролен үти. Телдә контекстуаль синоним¬нар киң таралган.
Синонимнар бер җөмләдә генә түгел, бөтен текстта яки әсәрләрдә киң таралган була. Бу очракта да алар бер үк сүзнең кабатлануыннан коткаралар, сөйләмдә төрле мәгънә төсмерләре бирүгә, аерым стиль үзенчәлекләре барлыкка ки¬терүгә ярдәм итәләр.
Нефтьне перифраз рәвешендә кара алтын, мамыкны— ак алтын, газны—зәңгәр алтын дип атау шулай ук контекстуаль синонимнар рәтендә карала ала.
Синоним сүзләрнең тарихи үсешен күзәтү шуны күрсәтә: гасырлар дәвамында сүзләрнең мәгънәсе аныклана һәм конк¬ретлаша барган. Синоним сүзләрнең мәгънәләре төрле чорлар¬да төрлечә була.
Хәзерге телдә элгәре синоним булып йөргән, аннары элекке мәгънәләрен югалтып, яңа төшенчәләр аңлатуга күчкән сүзләр шактый очрый. Мәсәлән, адаш сүзе элек дус, иптәш сүзләренә мәгънәдәш булса, соңыннан ул исемнәре бертөрле булган кешеләргә карата гына кулланыла. Күңел сүзе элек йөрәк мәгънәсендә йөрсә, аннары ул җан, тойгылар, хисләр белән бәйләнешле төшенчәләргә дә берке¬телә.
Башка телләрдән кергән алынма сүзләр дә теге яки бу синонимик ояга кереп, андагы сүзләрнең синонимы булып китәләр. Төрле стилистик төсмерләргә ия булып, телне лексик-семантик яктан баеталар. Гарәп, фарсы алынмалары борын-борыннан татар сүзләре белән янәшә кулланылган: иртә—сабах, йорт, өй—ханә, ел—сәнә һ. б XIX—XX га¬сырларда Көнбатыш Европа телләреннән һәм урыс теленнән кергән сүзләр дә синонимнар булып китәләр. Мәсәлән: швейцар— хадим, номер—бүлмә, портрет—сурәт һ. б.
Сөйләмдә теге яки бу сүзне башка лексик берәмлекләр һәм сүзтезмәләр белән алмаштырырга да мөмкин. Алмашты¬ру күчерелмә мәгънәлелеккә нигезләнә һәм мәгънәнең сакла¬нуын тәэмин итә. Мондый очракта да без сиионимик сүзләр һәм тезмәләр белән эш итәбез. Стилистикада бу чараны эвфемизм дип атыйлар. Ул сөйләмне әдәплерәк, йомшаграк, нәзакәтлерәк итеп корырга һәм турыдан-туры әйтүдән, тупас сөйләмнән качарга ярдәм итә. Эвфемизмнарда иркәләү төсмере дә,сурәтләнә торган җанлы предметны, күренешне олылау, зурлау, бәясен күтәрү дә ачык чагыла. Мәсәлән: сыерны сөтбикә, мәчене мияубикә, бозауны кунак кызы, назлыбикә, балаларны күгәрченнәр дип атау шу¬ның мисалы: Кыскасы, татар теленең бай сүзлек хәзинәсендә төрле-төрле мәгънә төсмерләре бирүдә, стиль үзенчәлекләре бар-лыкка китерүдә синонимнарның тоткан урыны гаять зур. Алар сөйләмнең төгәллегенә, нәфислегенә Һәм сәнгатьчә яңгырашына ирешүдә әһәмиятле чара булып торалар, эчтәлекне төгәл һәм дөрес чагылдыруга ярдәм итәләр , телдән файдалану мөмкинлекләрен арттыралар.
Күп мәгънәле сүзләрдә стилистик үзенчәлекләр
Сүзләр үзләренең кулланылышлары ягыннан бер мәгънәле һәм күп мәгънәле булалар.
Гадәттә, бер мәгънәле яки моносемантик (гр. monos – бер, semantikos – мәгънә) сүзләргә ялгызлык исемнәре, телдә яңа урнашып бара торган сүзләр, атама-терминнар, сирәгрәк кул¬ланыла торган лексик берәмлекләр керәләр.
Татар телендә сүзләрнең аеруча күп мәгънәдә кулланы¬луы күзәтелә. Моны сөйләм белән тыгыз бәйләнештә, контек¬стта ачык күрергә була. Күп мәгънәле яки полисемантик (гр. рогу—күп, ветапНкоз—мәгънә) сүзләр төп мәгънә җирле¬гендә сөйләмдә күптөрле яңа мәгънә төсмерләре барлыкка китерәләр. Төп үзенчәлек шунда: күп мәгънәле сүзләр бер-берсе белән аваздаш, ягъни аваз төзелеше ягыннан бердәй булалар. Бу – полисемия күренешенең төп билгесе булып то¬ра. Күп мәгънәле сүзләр телнең төрле лексик катлам сүзләрен үз эченә ала, телне семантик һәм стилистик яктан баетуда зур урын тота. Полисемантик сүзләр телнең лексик системасында башка категориядәге сүзләргә караганда киңрәк кулланылышта булулары белән аерылып торалар. Бер үк сүзнең төрле мәгънәләргә күчә алу сәләте дә шул тарихи җирлек белән бәйләнгән.
Телнең эволюцион үсешендә сүзнең күп мәгънәлелеге белән аваздаш—адаш сүзләр (омонимия) арасында тыгыз мөнәсәбәт яши. Әмма күп мәгънәле сүзләрне омонимнар белән буташтырырга ярамый. Омонимнар аваз төзелеше ягыннан охшаш булсалар да, аларның мәгънәләрендә бер-берсе белән якынлык күзәтелми. Омоним сүзләрнең һәркайсы бер-берсеннән ерак торган мөстәкыйль мәгънәгә ия. Сүзнең күпмәгънәлелеге – бөтенләй башка күренеш.
Анда бер төп мәгънә җирлегендә яңа мәгънәләр һәм мәгънә төсмерләре барлыкка килә.
Аңлатмалы сүзлек телдәге күп мәгънәле сүзләрнең туп¬ланмасы булып тора. Мәсәлән, анда күз сүзенең 18 мәгъ¬нәсенә игътибар ителгән. Шулай ук анда күз сүзе кергән ун¬бер сүзтезмә һәм ике йөздән артык фразеологик әйтелмә теркәлгән. Аларны әле тагы да арттырырга мөмкин. Сүзләрнең семантик-стилистик үзенчәлекләре аңлатмалы сүзлекләрдә киң чагылыш таба. Мәгънә төсмерләре аеруча эшне һәм хәрәкәтне белдергән сүзләрдә күп була.
Аерым стильләргә хас лексиканың үсүе дә сүзләрнең, төп мәгънәсе үзгәреп, икенчел мәгънә төсмерләре барлыкка килүгә бәйләнгән. Сүзләрдәге мәгънә үзенчәлекләрен, анда¬гы үзгәрешләрне күрсәтә торган төрле мисалларга мөрәҗәгать итсәк, күңел сүзендә мондый мәгънә төсмерләрен күрергә була: 1. Кешенең эчке дөньясы, киче¬решләре, хис-тойгылары. 2. Нинди дә булса фикер, уй мәгънәсендә. 3. Кәеф, рухи хәл. 4. Ярату, мәхәббәт хисе. 5. Эченнән. 6. Хәтердән. 7. Күтәренкелек, җанлылык. 8. Ямь, матурлык. 9. Нинди дә булса предметның, күренешнең нигезе, әсәрнең җирлеге турында.
Телнең аңлатмалы сүзлекләре полисемиягә һәм омоними¬ягә нигезләнгән. Күзәтүләр полисемиянең телдә аеруча зур урын тотуын күрсәтә. Бер үк сүзнең төрле мәгънә төсмерләренә ия булулары нәтиҗәсендә, сөйләм стилистик үзенчәлекләргә байый. Бу яктан караганда стилистиканың мәгънә (семантика) белән аеруча тыгыз бәйләнештә торган¬лыгы күренә.
Тел сүзендәге мәгънәләр һәм мәгънә төсмерләренә тукта¬лып үтик. Бу сүзнең төп мәгънәсе тәм тату, азык чәйнәргә ярдәм итү һәм кешеләрдә сөйләү өчен дә хезмәт итә торган әгъза. Шул мәгънәгә охшаш һәм якын күп кенә башка мәгънәләр ясала:
тел—халыкның үзара аңлашу, аралашу чарасы.
тел—сөйләм мәгънәсендә.
тел—МӘКТӘПТӘ ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН ФӘН .
тел—газета-журналда язу, телдән файдалану ысулы.
тел—язучы теле, әсәр теле.
тел—сүз сәнгатендә тасвирлау чаралары берлеге.
тел—мәгълүматлар алу өчен дошман ягыннан тотып кайтылган әсир.
тел—фән һәм сәнгатьнең нинди дә булса бер тәгъбирләү чарасы.
тел—гармун клавишалары.
Тел сүзенең фразеологик әйтелмәләр эчендә йөзгә якын төрле мәгънә һәм мәгънә төсмерләре барлыкка китерүен күрергә мөмкин.
Теге яки бу стиль күренешләре сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган очракларында тагы да көчлерәк си¬зелә.
Гасырлар дәвамында сүзнең мәгънәләре төрле үзгәрешләргә тартыла. Моны сүзнең күпмәгънәлелеге белән аваздаш-адаш сүзләр (омонимнар) арасындагы мөнәсәбәттә, төрле чорда кулланылган аерым тел нормалары мисалында ачык күрергә мөмкин.
Халык сөйләмендә саз сүзенең матур, яхшы мәгънәсен¬дә йөргән мәгънәсе дә күзәтелә. Мәсәлән: Аз булса да, саз булсын. Сүзе саз, эше аз. Сайлаган сазга, очраган таз¬га. Эш коралың саз булса, мәшәкатең аз булыр. (М.)
Бер үк сүз полисемантик һәм омоним төзелешле була ала. Боларны аеруның да стилистик яктан зур әһәмияте бар.
Телнең тарихи үсеше шуны күрсәтә: сүзләрнең күпмәгънәлелеге бер генә лексик катлам эчендә барып, төрле лексик катлам сүзләрен дә үз эченә алырга мөмкин. Мәгънә үзгәрешләре нигездә бер лексик катламга кергән, бер яссы¬лыктагы сүзләр сферасында бара. Беренчел мәгънәләр җир¬легендә шуңа якын торган яңа мәгънәләр һәм мәгънә төсмерләре ясала. Гомумән, бер катламнан икенче катламга стилистик күчешләр булырга мөмкин.
Омонимнарның стилистик кулланылышы
Сүзләрнең төп мәгънәләре бер-берсеннән ераклашканда телдә омонимия барлыкка килә. Омонимнар—алар аваздаш сүзләр. Анда һәр сүз мөстәкыйль мәгънәне белдерә. Омоним¬нарда мәгънә якынлыгы турында сүз булырга да мөмкин түгел. Шул яктан алар телдәге полисемик сүзләрдән – күп мәгънәле лексик берәмлекләрдән, тамырдан аерылып торалар. Аваз төзелеше ягыннан бер-беренә охшаш булган, мәгънә ягыннан бөтенләй төрле төшенчәләрне белдергән сүзләр омо¬нимнар дип йөртеләләр. Аларның стилистик вазифасы да сөйләмнең яңгырашын күтәрүдә, сөйләмгә аерым бер аһәң бирүдә күренә. Төрле мәгънәдәге аваздаш сүзләр сөйләмнең эчтәлеген баета, укучы һәм тыңлаучының игътибарын үзенә җәлеп итә.
Омонимнар, нигездә, бер үк сүз төркеменнән булып, күп очракларда полисемантик сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәгә күчүләре нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.
Предметлар һәм күренешләрне белдергән сүзләргә караган омонимнар:
Сабак. 1) Үсемлекнең төп өлеше; 2) Белем бирүгә бил¬геләнгән уку вакыты, дәрес.
Төш. 1) Урын; 2) Йокы вакытындагы кичерешләр, төш күрү; 3) Җимештәге каты кабыклы орлык, 4) Көн уртасы.
Омонимнардагы мәгънәләр телнең тарихи үсеше белән дә бәйләнгән. Мисалга яучы , вазифа сүзләрен алырга мөмкин. Яучы сүзе бер очракта яуда катнашучы, сугышчы мәгънә¬сендә кулланылса, икенче очракта ул кияүгә кыз димләп йөрүчене белдерә.
Атлыгъ сүзе, архаизмга әйләнеп, атлы (исемле мәгънә¬сендә) формасында гына калган. Хәзерге телдәге атлы(исем¬ле) һәм атлы (атлы кеше) сүзләре үзара омонимнар булып то¬ралар.
Омонимнар мәзәкләрдә үзенә бер урын тота. Төп эчтәлек шул аваздаш сүзләрнең мәгънәсе белән бәйләнгән була.
Исемнәр башка сүз төркемнәре белән дә үзара омоним бу¬лып килә алалар. Төрле сүз төркемнәреннән торган омоним сүзләр сөйләмнең тәэсир итү көчен тагын да арттыралар.
Еш кына сүзләр аваздаш булсалар да, алар үзара лексик омоним булу хасиятен югалталар, билгеле бер грамматик формада гына омоним булып торалар. Шунлыктан аларны грамматик омонимнар яки өлешчә омонимнар – омоформалар дип атау дөресрәк була. Бу, бигрәк тә, исем һәм фигыльләр мөнәсәбәтендә ачык күренә.
Сыйфат—фигыль, сан—фигыль, алмашлык—фигыль ара¬сындагы омонимик мөнәсәбәт тә очрый. Болары шактый сирәк кулланылышта була.
Сөйләмнең яңгырашын һәм аһәңен көчәйтүдә, стилистик төсмерләр бирүдә өлешчә омонимнар, омоформалар зур урын тоталар. Эчтәлек белән тыгыз бәйләнешле рәвештә, алар сөйләмдә каламбур булып киләләр.
Аерым кешеләрне һәм күренешләрне ачыклау һәм аларга бәя бирү рәвешендә дә омонимнар үзенчәлекле кулланылалар. Кайбер мисаллар:
- Атың ничек?
- Мин үзем ат, абый,
Тайдан да шәп чабам «тайганда»...
- Алай икән... Исме ничек «Атның»?
- «Зәңгәр бүре» диләр малайлар. (X. Т.)
Аваз төзелеше ягыннан бертөрле булсалар да, сүзләрдә басым төрле иҗекләргә төшәргә мөмкин. Мондый сүзләр омо¬графлар яки язылышлары бер, әйтелешләре төрле булган лек¬сик берәмлекләр рәтендә каралалар. Мәсәлән, карта сүзендә к авазы калын әйтелә, басым соңгы иҗеккә төшә, күшәүче хайваннарның ашказаны мәгънәсендә йөри.
Исем һәм фигыль сүз төркеменнән торган аваздаш сүзләр дә омографлар була ала. Аларга да шактый күп мисаллар ки¬терергә мөмкин. Мәсәлән, алма, бүлмә, басма, сөял, канат сүзләре сөйләмдә исем булганда басым соңгы иҗеккә, ә фи¬гыль булып килгәндә беренче иҗеккә төшә: алма (исем)— алма (фигыль), бүлмә (исем)—бүлмә (фигыль), басма (исем)—басма (фигыль), сөял (исем)—сөял (фигыль), канат (исем)—канат (фигыль) һ,. б.
Каламбурлар омонимнарның кайбер төрләрендә аеруча си¬зелерлек яңгырый. Шулар рәтендә омофоннарны алырга мөмкин.
Шул рәвешчә, мәгънә ягыннан бер-берсеннән ерак торган аваздаш сүзләр (омонимнар) стилистик яктан телне баеталар. Аларның кулланылышы ерак тарих белән бәйләнгән. Гасыр¬лар буе үсеш нәтиҗәсендә омонимнар төрле мәгънә үзгәрешләре кичергәннәр, кайберләре исә искереп, телдән төшеп тә калган.

Неологизмнар һәм алардагы стилистик төсмерләр
Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз үзгәрешләр бара. Та¬тар теленең сүз ясау һәм эчке мөмкинлекләрен файдалану, ха¬лыкара сүзләргә мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә йөзләрчә уңыш¬лы яңа сүзләр һәм атамалар барлыкка килә. Яңалыклар XX гасыр һәм бигрәк тә гасыр башында, 20—30 нчы елларда, XX гасырның соңгы чирегендә нык күзәтелә. Татар теле бик күп яңа сүзләр хисабына баеды. 20 нче еллар ахырында эшкәрте¬леп, телебезгә кабул ителгән сүзләр һәм атамалар саны ун¬биш меңнән артып китә . Монда телнең үз байлыгыннан файдаланып ясалган сүзләр зур урын ала. Мәсәлән: төзелеш, оешма, элемтә, ашлама.
Кушма сүзләр: кулъязма, тимерчыбык, тамыразык, бозваткыч, яшенкайтаргыч.
Парлы сүзләр: аң-белем, туфан-ташкын, кайгы-хәсрәт, фән-белем, җан-тән.
Тезмә сүзләр: эш башкаручы,утырыш залы ,хезмәт иясе , йорт кошлары , кош асраучылык , Ак диңгез һ. б.
Сүзләргә яңа мәгънәләр өстәлә. Мәсәлән, кәгъбә сүзендә кешенең тоткан юлын, сайлап алган юнәлешен, максатын белдергән яңа мәгънәләр барлыкка килә.
Яңа синоним сүзләр дә барлыкка килә. Гомуми һәм тулаем сүзләре шундыйлардан. Очкыч һәм аэроплан ,битараф һәм нейтраль кебек сүзләр дә шуңа керәләр.
Неологизмнар – парлы сүзләр төрле семантик-стилистик төсмерләргә ия булып торалар, күп очракларда җыймалык, бергәлек төшенчәсе бирәләр. Анда шулай ук төрле сүз төркемнәре катнаша.

Стильләрдә диалекталь – аерым шивәләргә хас сүзләр
Төрле урынчылыкларда очрый торган җирле сөйләм сүзләре матур әдәбият әсәрләрендә, сирәк кенә иҗтимагый-публицистик стильдә үзләренең кулланылышларын табалар. Бу сөйләм таләпләреннән чыгып караганда аклана да .Диалекталь сүзләргә мөрәҗәгать итү:
а) авторның чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерү, тормыш-көнкүрешне тулырак сурәтләү һәм тирәнрәк ачу; б) әсәргә индивидуаль стиль төсмерләре бирү, сөйләмне җирле тел үзенчәлекләре белән баету; в) пер¬сонаж сөйләмендә әсәрдә катнашучыларның гореф-гадәтләре, холкы белән тулырак, таныштыру өчен төрле ма¬ксатлардан чыгып эшләнә. Бу бигрәк тә әдәби нормаларның үсү, ныгу һәм
тотрыклылану, әдәби язма тел белән җанлы сөйләм арасында аермалар бетә барган һәм әдәби телнең сөйләү теленә нигезләнгән чорында ачык күренә.
Җанлы сөйләмнең күп өлеше әдәби телгә керә, бер өле¬ше исә аерым урынчылыкларга гына хас күренеш булып ка¬ла. Шуңа күрә әдәби язма тел белән сөйләү теле арасында һәрвакыт аерымлыклар яшәп килә, ләкин сөйләмнең бу ике төрен бер-берсенә каршы куярга да ярамый. Тел күре¬нешләрен монысы әдәби, тегесе җирле сөйләм үзенчәлеге генә дип бәяләү дөрес түгел. Аралашу процессында аларның һәр икесе дә зур әһәмияткә ия. Җирле сөйләм әдәби телне баетучы зур чыганак һәм тел байлыгы итеп карала. Ул әдәби тел кысасына тыгыз үрелеп бара, телнең үсеш тарихын ачыкарга ярдәм итә. Әдәби тел сүзләре шактый хәрәкәтчән һәм үзгәрүчән. Вакытлар үтү белән андагы сүзләр һәм мәгънә төсмерләре халык телендәге башка төрләр белән дә алмашы¬нырга мөмкин. Мәсәлән, кайчандыр бармага, китмәгә кебек формалар әдәби телдә киң кулланылган булса, хәзер аларның барырга, китәргә дигән төрләре төп норма булып киткән. Боларның беренчесе дә юкка чыкмаган, ул халыкта үзенең яшәешен дәвам иттерә. Бу күренешләр телнең гасырлар дәва¬мында үсешен, тотрыклылыгын ачык күрсәтәләр. Әдәби тел¬нең халыкка якынаюы дигәндә, гомумән, телнең үз эчке мөмкинлекләре нигезендә үсү һәм камилләшә баруы күздә тотыла.
Мәдәниятле әдәби сөйләмдә эчтәлеккә, жанрга бәйле рәвештә телнең төрле өлкәләренә караган диалекталь күре¬нешләр урын алалар. Шуларны мисаллар белән раслап үтик.
Лексик диалектизмнар (шивә сүзләр).
Мөеш (почмак, чит - өйнең бер чите, әйбернең бер өлеше мәгънәсендә).
Сослан (кечкенә чүмәлә).
Яренгә (киләсе елга).
Тенәген, кенәген (кичә, кичәгенәк).
Семантик диалектизмнар да еш очрый. Бу очракта бер үк сүзнең әдәби телдә дә һәм шивәләрдә дә кулланылуы, ләкин аларның мәгънә ягыннан төрле булуы күздә тотыла.
Матур әдәбият телендә лексик-семантик диалектизм¬нарга шактый киң урын бирелә.
Фонетик диалектизмнар да сөйләмгә җирле колорит бирә. Алар төрле эчтәлеккә ия булып торалар.

Стильләрдә (аеруча матур әдәбиятта) морфологик диалек¬тизмнар да кулланыла.
Әсәрдә катнашучыларның сөйләмен индивидуальләштерү өчен персонаж сөйләме төрле төр диалектизмнарны эченә алырга мөмкин.
Матур әдәбият әсәрләрендә диалектизмнар телнең тари¬хын ачыклауда, әдәби телне баетуда зур эш башкаралар.
Телнең үсү һәм камилләшү процессында искергән, кулла¬нылыштан төшеп бара торган сүзләрне дә очратырга мөмкин. Кайбер төрки-татар сүзләре элек-электән язма истәлекләрдә урын алсалар да, соңгы чорларга таба сирәк кулланыла баш¬лыйлар яки телдән бөтенләй төшеп калалар. Мәсәлән: турун (онык), йи (аша), бичин (маймыл), болак (елга, чишмә), эл (кул), ут (үлән), күни (кәнизәк) һ. б. XIX гасырның икенче яртысында XX гасыр башында язылган әсәрләрдә әле аларның кайберләрен очра¬тырга була. Кайбер искергән сүзләр хәзерге телдә аерым лексик берәмлекләр составында табыла ала. Мәсәлән: савыт-саба—савыт-савыт, мал-туар—мал-мал, бала-чага—бала- бала, кыз-кыркын—кыз-кыз. Вакытлар үтү белән, саба, туар, чага, кыркын сүзләре әдәби тел өчен архаик формага әйләнгәннәр яки искергәннәр. Мәгънә аңлатмасалар да, алар кулланылыш-ларын дәвам итәләр, кайбер төрки телләрдә Һәм татар теле¬нең аерым диалектларында элекке мәгънәләрен саклыйлар. Савыт—алынма сүз. Ул безгә фарсы теленнән кергән. Иранлылар сәбәд дип кәрзинне атыйлар. Төрки телләрдә ул төрле мәгънә үзгәрешләренә тарыган һәм әйбер сала торган башка әйберләрне атау өчен кулланыла башлаган. савыт белән саба сүзләре фонетик үзгәрешләр нәтиҗәсендә форма ягыннан бөтенләй үзгәргәннәр. Мал һәм туар—төрки тел сүзләре. Мал— безгә гарәптән кергән, байлык төшенчәсен белдерә, ә туар исә татарның үз сүзе. Бу сүзләрнең бергә килеп парлы сүз булып китүен мәгънә охшашлыгыннан чыгып аңлатырга кирәк. Мәгълүм ки, мал сүзендә дә, туар сүзендә дә ике мәгънә бар: 1) йорт хайваннары; 2) байлык, милек. Туар сүзе йорт хайваннары мәгънәсендә күптәннән йөри. Аның мөстәкыйль кулланылы¬шы XIX гасыр ахырларына кадәр дәвам итә. Борын заманнарда төрки халыкларда сәүдә эше хайваннар, җәнлекләр алмашу җирлегендә барган. Шунлыктан туар сүзе хайван мәгънәсендә генә түгел, бәлки, байлык, әйбер төшенчәсендә дә йөри башлаган. Тора-бара туар сүзе рус те¬ленә дә үтеп кергән. Анда кулланыла торган товар сүзе нәкъ шуннан үзгәреп ясалган. Шушы формада ул янә татар телендә кулланыла башлаган. Борынгы төрки туар сүзе әнә шулай үзгәрешләр кичергән. Тел белгечләре тауар сүзе белән тоз сүзе арасында тыгыз мөнәсәбәт бар һәм алар та¬рихи яктан бер нигез тәшкил итә дип саныйлар. Мәсәлән, чуаш телендә тозны тавар диләр.
XI гасырда М. Кашгарый сүзле¬гендә, XIII—XIV йөз болгар-татар ташъязмаларында кыз, кыркын сүзләренең мөстәкыйль кулланылышы очрый. Хәзер¬ге татар телендә кыркын сүзенең мөстәкыйль мәгънәсе сак-ланмаган. Ул бары тик кушма сүз составында, җыймалык төшенчәсендә йөри. Тарихи этимологик яктан кыз сүзе кы¬зу (аллану, оялу) фигыле белән бәйләнешле рәвештә кара¬ла.
Сүзләрдә башка төрле мәгънә үзгәрешләре дә күзәтелә. Сүз аерым лексик берәмлекләрдә бер аваз урынына икенче авазның кулланылуы, ягъни авазлар күчеше нәтиҗәсендә мәгънәнең үзгәрүе турында бара. Бу күренеш төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә зур урын тота. Мәсәлән, үксез, үги, өйдәш, өйле, өйләнү сүзләрендәге үк, үг, өй та¬мырлары – бер үк формалар. Аларда авазлар күчеше нәтиҗә¬сендә генә үзгәрешләр барлыкка килгән. Бу хәл мәгънәгә дә йогынты ясаган. Ил сүзе белән иш сүзе арасында да шун¬дый ук күренеш. [Ш] һәм [л] авазларының күчеше бер сүз нигезендә ике мөстәкыйль мәгънә тудыра. Иш сүзендә, ил сүзендәге кебек, бергәлек, коллективлык төшенчәсе сакланып калган. Халык авыз иҗатында, матур әдәбият әсәрләрендә, сөйләү телендә ул бик актив.
Борынгы телдәге багыр сүзеннән татар әдәби телендә мөстәкыйль ике сүз ясалган: бавыр һәм бәгырь. Бу очракта [г] ның [w] авазына һәм арткы рәт сузыкларының алгы рәт әйтелешенә күчүе мәгънә үзгәрешенә китергән. Элек бавыр сүзе йөрәк мәгънәсендә тойгылы сөйләм тудыручы, үзенә хас мәгънәле бер сүз булып йөргән. Халыкта минем бавырым, бавырга керү, бавырыма басу, бавыр бәйләү, бавырыма таш булып яту кебек борынгы тел күренешләре хәзер дә сакланган.
[ д-з] , [д-й ] авазларының тәңгәллеге дә йогынты ясый ала. Мисалга адак, бод сүзләрен алыйк. Борынгы телдә төрле мәгънә төсмерләренә ия булган адак сүзе татар телендә төп ике мәгънә белдерүгә күчә: 1) айак (аяк)—әгъза; 2) азак—предметның яки про¬цессның соңы, ахыры. Борынгы бод сүзе (гәүдә мәгънәсендә) шулай ук ике мәгънә бирә: 1) кеше гәүдәсе белән бәйләнешле буй сүзе; 2) бот – гәүдәнең бер өлеше.
Телнең үсеш тарихында сүзләр үзләренең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрле үзгәрешләргә тартылалар. Шунысы үзенчәлекле: бу үзгәрешләр барысы да гомумтел эволюциясе җирлегендә бара, тел системасындагы кануннарга нигезләнә.

Гади сөйләм сүзләренең кулланылышы .
Әдәби телнең һәм халык сөйләменең сүзлек хәзинәсен үстерүдә һәм функциональ стильләрне төрле яклап баетуда гади сөйләм сүзләре зур урын тота. Җанлы сөйләм үзенчәлекләре буларак, алар диалекталь сүзләрдән, тар урын¬чылыкта гына йөргән лексик берәмлекләрдән аерылып тора¬лар.
Гади сөйләм сүзләре—ул тарихи категория. Төрле чорлар¬да аның үзенә хас лексик-семантик үзенчәлекләре барлыкка килә. Аларның барысы да әдәби телдә тотрыклы урын ала ал¬мый, нормалашып җитми. Шуңа да карамастан, гади сөйләм сүзләре халыкта киң таралган лексик берәмлекләр рәтендә каралалар. Матур әдәбиятта һәм иҗтимагый-публицистик әсәрләрдә аларның үз функциональ кулланылышы күзәтелә. Гади сөйләм сүзләре эмоциональ-стилистик төсмерләр, телдәге мәгънә нечкәлекләрен бирүгә ярдәм итәләр һәм җан¬лы сөйләм күренеше булып торалар. Аларны төрле төркемнәргә бүлеп карарга мөмкин.
1) Гади сөйләм сүзләре, әдәби тел сүзләренә параллель рәвештә аларның бер төре буларак, үзләренә хас мөстәкыйль мәгънәдә кулланылалар.
2) Эш яки хәлне белдерүче гади сөйләм сүзләре, пред¬метның яки күренешләрнең нинди хәлдә торышына карап, эшенең ничек үтәлүенә охшатылып ясалган булалар.
3) Әдәби телдәге сүзләрдә синоним рәвешендә төрле мәгънә төсмерләрен эченә алган гади сөйләм сүзләре дә күп очрый. Мондый сүзләрнең кулланылышында заман рухы, төрле өлкәдәге үзгәрешләр чагыла.
4) Әдәби телдәгегә караганда гади сөйләм сүзләре фонетик-морфологик яктан берникадәр үзгәртебрәк тә бирелә ала. Авазлар кыскартылу, аларның бер-берсе белән алмаштырылу күренешләре шактый еш күзәтелә.
5) Алынма сүзләрне әдәби телдән читләштереп, халыкның җанлы сөйләменә җайлаштырып әйтү дә гади сөйләм сүзләренең бер төрен тәшкил итә. Мәсәлән: Ярман (гер¬ман) , әфисәр, вылач.
Гомумән, гади сөйләм сүзләренең төгәл мәгънәләре кон¬текстта гына ачыклана, башка сүзләр белән бәйләнешкә ке¬реп, алар төрле мәгънә төсмерләренә ия булалар. Матур әдәбият әсәрләрендә һәм сөйләү стилендә алар аеруча күп кулланыла
Гади сөйләм сүзләренең кайберләре әдәби телдә норма бу¬лып та китә. Бер өлеше исә, телнең аерым лексик катламы буларак, үзенең кулланылыш хасиятләрен саклый.

Матур әдәбият стилендә гади сөйләм сүзләре
Язучыларның үзләренә генә хас стиль үзенчәлекләрен ачыклауда һәм әдәби телне баетуда гади сөйләм сүзләре зур урын тота. Бу аеруча классик әдипләрнең әсәрләрендә ачык күренә.
Гади сөйләм сүзләренең үзләренә хас мәгънә нечкәлекләре күзәтелә. Алар әдәби телдәге сүзләргә мәгънәдәш булып килмәскә дә мөмкин. Шунлыктан мондый лексик берәмлекләр, телдә аерым функциональ урын биләп, сөйләмне эмоциональ-стилистик яктан баеталар. Тел остала¬ры, иҗат кешеләре гади сөйләм сүзләрендәге киң мәгънә үзенчәлекләреннән оста файдаланалар. Хәзерге чор әдәбия¬тында да без моның белән еш очрашабыз.
Матур әдәбиятның төрле жанрларында сөйләү теле өчен генә хас булган сүзләр күп очрый .Поэтик сөйләмдә кулланыла торган мондый сүзләр әдәби телдә нормалашып җитмәгән булалар. Алар сөйләмне эмоци¬ональ яктан баеталар, стиль төгәллегенә ирешүгә ярдәм итәләр. Телнең үсеш процессында бу сүзләрнең кайберләре әдәби телгә дә үтеп керә, кайберләре исә, язучы стиле үзенчәлекләре буларак, әдәби әсәрләрдә генә сакланып кала. Яки гади сөйләү телендә кулланылышын дәвам итә. Мондый сүзләр телнең эчке мөмкинлекләре нигезендә туалар, телне аерым стильләргә хас лексик берәмлекләр белән баетуда зур урын тоталар .
Сүзләрдә бер-беренә мәгънә ягыннан булган якынлык төрле күләмдә,традицион яктан бик ерактан килә, ә кай¬берләре исә соңрак чорларда гына барлыкка килгән тел үзенчәлекләре булып саналалар. Телнең тарихи үсеше нәтиҗәсендә бу параллель вариантларның берсе өстенлек ала һәм әдәби телнең төп нормасы булып китә.Төрле катламнар¬га караган гади сөйләм сүзләрен исәпкә алуны, сүзлекләргә теркәүне киләчәктә тагы да активлаштырырга кирәк.
Матур әдәбият стилендә язучыларның индивидуаль стиле рәвешендә дә яңа гади сөйләм сүзләре ясала. Мәгънә үзгәрешләренә тартылган сүзләр дә гади сөйләм теле үзенчәлекләре булып карала ала. Шуны истә тотарга кирәк: һәр сүзнең үз урыны, үз яңгырашы бар. Сүзләрне, үз җирлегеннән аерып, аларны кирәгеннән артык еш куллану, сөйләмне чуарлау стильне бозуга һәм төрле төгәлсезлекләргә китерергә мөмкин.
Әдәби тел халык сөйләү телендәге сүзләр хисабына байый бара.
Күп кенә сүзләр әдәби тел нормалары дәрәҗәсенә күтәрелә бара. Мәсәлән: богыл (печән өеме), агын (елганың каты ага торган урыны), тегелмә (га¬зета җыелмасы), ыргым (спорт термины), көчәйткеч, турайткыч, зурайткыч, үзбушаткыч һ. б. Әлбәттә, мондый сүзләр башта, ияләшеп беткән сүзләргә ка¬раганда, ятрак яңгырыйлар. Табигый ки, сүзнең киң халык массасына таралуы һәм нормалашып китүе өчен билгеле бер вакыт аралыгы гына кирәк.
Матур әдәбият телен тикшергәндә, авторның кайсы диа¬лект вәкиле булуын һәм персонаж сөйләмендәге тел чарала¬рының нинди максат белән кулланылуын ачыклау да әһәми¬ятле. Моның белән язучының ни дәрәҗәдә әдәби тел норма¬лары кысасында эш итүен билгели алабыз.

Фразеологик әйтелмәләр һәм аларның стилистик кулланылышы
Татар теле фразеологик әйтелмәләргә бай тел. Анда язма китап һәм сөйләү теленә хас әйтелмәләр, идиомалар, төрле экспрессив-стилистик төсмерләргә һәм сәнгатьчә яңгырашка ия булган күчерелмә һәм туры мәгънәдәге тотрыклы сүз тезмәләре, кереш-модаль сүзләр функциясендә йөри торган тезмәләр, кайбер эмоциональ әйтемнәр төп урынны ала.
Фразеологиядә халыкның бай тарихи тәҗрибәсе чагыла, эшчәнлеге, тормыш-көнкүреше, мәдәнияте ачык күз алдына килеп баса. Шунлыктан ул телне өйрәнүгә, андагы мәгънә төсмерләрен белергә, аларны дөрес кулланырга һәм, гомумән, сөйләм культурасын үстерергә ярдәм итә.
Фразеология үзенең мәгънәсе, тезелеше һәм функциональ
үзенчәлекләре ягыннан аерым сүзләрдән һәм гади сүз тезмәләреннән аерылып тора. Фразеология – ул, асылда, бербөтен мәгънә белдерүче, чынбарлыктагы күренешләрне тәэсирле, сурәтле һәм сәнгатьле итеп чагылдыручы, семантик һәм синтаксик яктан таркалмый торган тотрыклы сүз тезмәсе. Мәсәлән: балавыз сыгу, күңел тулу, күңел яра¬сы, баш күккә тию, ачыгавыз һ. б. Гадәттә, телдәге фра¬зеологияне ике төркемгә бүлеп карыйлар: идиоматик һәм фра¬зеологик әйтелмәләр. Алар сөйләмдә әзер килеш сакланалар, семантик яктан бөтен булалар һәм грамматик яктан таркал-мыйлар, сурәтлелек ягыннан аерылып торалар.
Фразеологик әйтелмәләрне төркемнәргә аерганда шулай ук аларның мәгънәләрендәге төрле үзенчәлекләрне искә алып эш ителә. Кайбер фразеологизмдагы сүзләрнең аерым-аерым мәгънәләре белән шул әйтелмә белдерә торган гому¬ми мәгънә арасында бернинди эчке бәйләнеш булмый. Боларны фразеологик ныгытмалар дип атыйлар. Мәсәлән: кот очу, сару кайнату, борчак ату, җик күрсәтү, лаеш шулпасы эчү, ләчтит сату, сөмсере коелу, теңкәгә тию, сөрән сугу һ. б. шуңа керә. Кайбер фразеологик әйтелмәләр составындагы аерым компонентларның мәгънәсе белән фразеологик әйтелмәнең төшенчәсе арасында уртак бәйләнеш булмаса да, шул төшенчәнең эчке мәгънәсен нин¬дидер охшашлыклар, тәңгәллекләр белән аңлатып бирергә була. Шуннан чыгып, без капчыкта ятмый, арыш бола¬мыгы, сөмсерен кою, кылны кырыкка яру, көймә комга терәлү, табан ялтырату, кәкре каенга терәтү, кебек бер төркем әйтелмәләр фразеологик бөтеннәр итеп кара¬лалар. Боларның икесе дә, нигездә, идиомалар рәтендә кара¬ла һәм анда күчерелмә мәгънәлелек, образлылык, сәнгатьле¬лек зур урын тота.
Фразеологик әйтелмәдәге кисәкләр (сүзләр) белән аның мәгънәсе арасында турыдан-туры бәйләнеш була. Болар фра¬зеологик тезмәләр дип йөртеләләр. Мәсәлән: акыллы баш, акылдан язу, җилгә очу, гомерем таңы. Шуны да әйтергә кирәк, татар теленең бөтен фразеологик байлыгын бу төрләргә генә кертеп бетереп бул¬мый. Ул аерым калыпларга гына сыеп бетми. Аның үзенчәлек¬ле яклары да бик күп. Аерым сүзләргә караганда, фразеоло¬гик әйтелмәләрнең мәгънәсе киңрәк. Аларның һәрберсе тари¬хи юнәлештә халыкның зирәк тәҗрибәсе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Сөйләмнең эчтәлегенә, нинди стильдә язы¬луына бәйле рәвештә фразеологизмнарның бер төре язма әдәбият—китап телендә (мәсәлән: мәгърифәт нуры, өмет маяклары, милли болытлар, азатлык кошы, дөнья куп¬тару һ. б.), ә икенчеләре сөйләм телендә {киләп сару, таяк ашау, морҗадан очу, тәлинкә тоту, алтын куллы һ. б.) зур урын алган. Моннан тыш, башка телләрдән сүзгә-сүз тәрҗемә итеп алынган фразеологик калькалар да күп. Мәсәлән: аю хезмәте, ачык ишеккә бәреп керү, ирекле тыңлаучы күзлегеннән чыгып караганда, бармактан суырып язу һ. б. шуңа керәләр.
Язма әдәбиятта, бигрәк тә публицистик әсәрләрдә махсус иҗтимагый-сәяси фразеология дә аерылып чыга. Алар шулай ук, сәнгатьчә һәм эмоциональ чара буларак, фикерне ачык һәм төгәл итеп бирүгә, сөйләмнең югары яңгырашлы булуы¬на ярдәм итәләр. Мисалга халык дошманы, җанлы мал, җанлы корал, милләт кортлары, халык канын эчү.
Сөйләмгә матурлык өсти торган образлы әйтелмәләр туры мәгънәдә кулланылган гади нейтраль сүзләрдән һәм сүзтезмәләрдән барлыкка килгәннәр. Мәсәлән: ут ягу (борчу),канат сыну (ятим калу), җәясен тартып карау (уй-фикерен белү), җилләр исү (югалу, юкка чыгу) һ. б. Мондый чаралар эмоциональ сөйләм туды¬руда зур урын тота. Кайбер тәгъбирләр аша халыкның тор¬мыш-көнкүрешен, һөнәрен дә күзалларга мөмкин. Мәсәлән: элекке чорда туку, җеп эрләү һөнәре белән бәйләнешле кул¬ланылган киләп сару сүзтезмәсе вакытлар үтү белән күче¬релмә мәгънәдә бөтенләй яңа төшенчәне (бушка вакыт уз¬дыру, тик йөрү мәгънәсендә) белдерә башлаган. Бер төркем образлы әйтелмәләр халыкның гореф-гадәтләре, этнографиясе белән тыгыз мөнәсәбәттә туган. Тәңре хакы, ата хакы ке¬бек тотрыклы тезелмәләр ерак тарихтан ук киләләр, ыруглык заманнарында кулланылган мәгънә төсмерләрен саклыйлар. Җир-су төшенчәсе астында төрки халыкларның туган, яшә¬гән җире күздә тотыла. Андый атамалар культ дәрәҗәсендә йөргән. Аларда халыкның оешканлыгы да, көче дә һәм гадәтләре дә ачык чагылган.
Сөйләмдә билгесез күплекне һәм абстракт күплек төшенчәсен белдергәндә аерым саннарның кулланылуы да – борынгы тел күренеше. Элекке язма истәлекләрдә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылган кырык, җиде, җитмеш саннарының мәкальләрдә һәм фразеологик әйтелмәләрдә киң таралган булуы шуны күрсәтә. Мәсәлән: кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, кырыкмаса кырык кат, кырыкка ярылу, кызлы өйгә кырык ат бәйләнер, җиде кат тирене тунау, җиде бабасына җитү, җиде төн уртасы, җиде ят, җиде ятып бер төшкә кермәү; егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз һ. б.
Халык иҗатында, язма әдәбиятның төрле стильләрендә яңа фразеологизмнар ясала һәм кулланылышка керә тора. Иҗат кешеләре—язучылар, шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен фразеологик әйтелмәләр белән баеталар. Бу—аларның инди¬видуаль язу үзенчәлекләре белән дә бәйләнгән.
Үзләренең төзелешләре һәм семантикалары ягыннан татар телендә төрле фразеологик әйтелмәләр очрый:
1) Беренче кисәге туры, икенче кисәге күчерелмә мәгънәдә килгән исем + исем моделе. Алар составындагы кисәкләр, бер-берсе белән тыгыз бәйләнеп, тулы бер төшенчә дә белдерә алалар, аерым-аерым мөстәкыйль мәгънәгә дә ия булып торалар. Гомумән, исем + исем моделе татар те¬лендә киң таралган фразеологик әйтелмәләр ясарга ярдәм итә.
2) Беренче өлеше күчерелмә, икенче кисәге туры мәгънәдә килгән исем + исем моделе. Мәсәлән: зәмзәм чишмәсе, тәүбә капкасы, җан азыгы, күңел кошы, сүз буасы, ямьсезлек даласы, күңел сагышы, күңел дәфтәре һ. б. Мондый төр фразеологизмнар беренче мо¬дельгә караганда әдәби телдә азрак таралган. Әмма аларда семантик яктан күптөрле үзенчәлекләр бар. Бер үк фразеологик әйтелмәдә вакытлар үтү белән бөтенләй яңа мәгънәләр тууы да мөмкин.
3) Беренчесе күчерелмә, икенче компоненты туры мәгънәдә килгән сыйфат + исем моделе. Мондый фразео¬логик әйтелмәләрнең беренче өлеше художестволы аергыч булганлыктан, алар нигездә эпитетлар булып китәләр.
4) Беренче кисәге күчерелмә, икенчесе туры мәгънәдә килгән сыйфат фигыль + исем моделе дә очрый.
5) Беренче компоненты туры, икенчесе күчерелмә мәгъ¬нәдәге исем + фигыль моделеннән торган фразеологик әйтелмәләр. Язучылар халык сөйләү телендә күп кулланыла торган мондый фразеологизмнардан бик иркен файдаланалар. Мисаллар: күздән төшерү, кулга алу, сүз бирмәү, кайгы-хәсрәт чигү, кулны кыска тоту.
Күпчелек фразеологик әйтелмәләрдә барлык компонентлар бергә оешып тулы бер мәгънә белдерәләр. Моңа мисаллар бик күп.
Гомумән, фразеологизмнар өчен компонентларның бөтен¬леге хас.

ІІ бүлек
М. Хәбибуллин әсәрләрендә лексик катламнар .
Тел - җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы.
Телебездәге сүзләр күпьяклы һәм катлаулы тел берәмлегенә керәләр, һәр сүзгә төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, стилистик бизәге, синтаксик үзенчәлеге, аерым лексик катламнарда тоткан урыны, кулланыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланылыш сферасы һәм башка күп кенә яклардан тасвирлама биреп була.
Әлеге бүлектә, без, М. Хәбибуллин әсәрләрендә аерым лексик катламнарның тоткан урынын карап китәбез.
Бу бүлек өчен авторның "Илчегә үлем юк" (Казан: Мәгариф, 2003. - 343 б.), "Кубрат хан" (Казан: Мәгариф, 2001. - 335 б.) романнарын мисал итеп алабыз.

"Илчегә үлем юк" романында аерым лексик
катламнардан мисаллар:

Күчерелмә мәгънәле сүзләр:
1. - Чит илләрдә солтан булганчы, үз илемдә олтан булсамчы,дигән борынгылар, шәех Игәнәй, - диде көтмәгәндә кәтиб Хафиз. (24 бит).
2. - Хөкемдарым-ханым, - диде Зәбәрҗәт ханбикә, түргә уза-уза,йомшак тавышы белән һәммәсен дә үзенә җәлеп итеп. (25 бит).
3.Нурлы йөзендә, кояштай елмаеп, бәхет тамчылары
уйный -дип уйларга өлгерде ат тотучы. (64 бит).
4. Ә менә бу тутуашны күргәч тутый кошны күрдем дип әйтәчәкмен
5.Фәрештәгә охшаган бу кызны кайнар сөю белән сөйде Мамак (243 бит).

Образлы мәгънәләргә караган сүзләр:
1. - Җырым белән дала иркәләдем, дошманыбызга каршы күңелемне куйдым, - диде Җик Мәргән. (242 бит).
2. - Кыз язмышына тамга сугу өчен бик күп кайгы-хәсрәт кичерергә туры килмәгәе, баһадир (243 бит).
3. Хәзер инде менә күрде дә тәмам йокыдан калды (243 бит).
4. Бу йөгәнне мин абамда да кия ала идем (255 бит).
5. - Ә син ике ут арасына кермә! (279 бит).

Эмоциональ мәгънәләргә караган сүзләр:
1. - Кайда мин, кайда?! Энекәем! - диде караңгылык эченнән бер тавыш (207 бит).
2. Чү-ү, кем анда авыр сулап алгандай итте? Курыкканга куш кына күрендеме? (205 бит).
3. - Алай димәс идем баһадир, хан кызы ла\ (250 бит).
4. - Качкын булу гына җитмәгән, инде хәзер хан кызын урларга ... Йа Хода, кем өчен( 251 бит ).
5. - Кая качасың, Хода бәндәсеме син, шайтан үземе? .. Йа, Аллам!.. (206 бит).

Синонимик мәгънәле сүзләр (синонимнар):
1. Бер эндәште, тынып торып, янә тавыш салды, әмма аңа эндәшүче булмады (207 бит).
2. Бер сугып алды, кисәк хәнҗәрен суырып алды, борылды да, ят затка кадарга дип сугылды (207 бит).
3. Хәзер инде сазаган кыз атын алса да, картаеп бетсә дә, кияүгә чыгарга һаман ашыкмады (227 бит).
4. - Кеше-кара күзенә чалынмагыз, сезне беркем дә күрергә тиеш түгел (226 бит).
5. Чарасыз туктап калды - соклангыч иде бизәк, өлкән бизәк төшерүчеләрнекеннән дә матуррак, камилрәк иде (300 бит ) .

Антонимик мәгънәле сүзләр (антонимнар):
1. Таң атар-атмас, шәех шәкертләре Гатый белән Тәкыйны чакыртып алды да, чиркәү урамы башында мелла Бәдретдинне көтеп торырга һәм, кылган гөнаһлары өчен кул-аякларын бәйләп, яванар урамындагы коега ташларга кушты (226 бит).
2. Иксез-чиксез далада үссә дә, ул урманны беренче күрүгә яратты (227 бит).
3. Уңга баксаң - Чулман елгасы, сулга баксаң - урман-кырлар.
4. Мин изгеләр өчен - изге, яманнар өчен - яман, Антоний (154 бит).
5. Әйтсәң - котыласың , әйтмәсәң - ничек түзмәк кирәк ... (75бит),

Омонимик мәгънәле сүзләр (омонимнар):
1. Хикмәтле халык ул хатын-кыз. Син аңа дөнья хакында сөйлисең, ул сиңа үз зарын сайрый. Кош сайрыймыни, сүзләре генә аңлашыла. (74 бит).
2. Бармакларында - алтын, күңеле дә - алтындыр Зөбәрҗәтнең (75 бит).
3. - Ат инде, кулыңдагы күсәгеңне, - дип кычкырды абасы Тубыкбай Җиз Мәргәнгә ат өстеннән генә. -Ат, харап буласың бит (140 бит).
4. Ләкин качкыннарга тимәбездер, көтүчеләр лә түгел, безгә азатлар кирәк, азат тормышны үзебез күрсәтәбез аларга (219 бит).
5. Зәңгәр һавада ялгыз бөркет талпына, ә Зәйтүнәнең бөркете аның янына урман аланына килергә (227 бит)


Архаик сүзләр :
1.Алпар баребер Сәлим хан колы булып калды , галиҗәнап монда да ипле чарасын тапты ( 4 бит ).
2.Чик аша бер генә сәүдәгәр дә, бер генә дәрвиш тә чыкмасын (18 бит
3.Болгар кам ислам динен кабул итмәде (38 бит).
4. - Гали олан , -дип килеп туктады йөзбаш (154 бит ).
5. Хан аны гафиллектә гаепләп,башын кистерә ( 177 бит ).
6. Нигә аңа бу җариянең исеме ? (232 бит ).
7. Меңбаш Таймас кешеләрне уратып алган ( 356 бит ).

"Кубрат хан" романында аерым лексик катламнардан мисаллар:

Күчерелмә мәгънәле сүзләр:
1. Иң элек, алтын сирпелгән китап тотып, дин әһеле патрикий Симеон төште (4 бит).
2. Кубрат хан, император Ираклий җибәргән хатны янә бер күңел күзе алдыннан уздырды ( 5 бит).
3. Йомшак табигатьле, ата-ана сүзеннән чыкмаган Чәчкәгәме каршы тору? (20 бит).
4. Ак бәхетләр насыйп булыр микән Чәчкәгә? (39 бит).
5. Таш күңелле Юстианга бирерләр микәнни аны? (36 бит)

Образлы мәгънәләргә караган сүзләр:
1. Тынып калган диңгез өстенә ай нурыннан көмеш сукмак салынды (35 бит).
2. Ай, ике яшьнең сөешүеннән агарынып көнләште (35 бит).
3. Ахырда ай түзмәде, оялып, болытлар арасына кереп качты (35 бит).
4. Ут дошман өчен (254 бит).
5. Диңгез навасы йомшак ястык булып идәнгә җәелә (227бит).

Эмоциональ мәгънәләргә караган сүзләр:
1. - Аһ! - дип куйды, аннары: - Йа, Аллам, нәкъ изге Мәрьям Ана! -диде (13 бит).
2. - Ку Чәчкәңне, ку-у! (35 бит).
3. - һә-лә-лә! - дип, чалбайлылар алар артыннан ташландылар (63 бит).
4. - Ур-ра, болгарлар! Алыпларым, ур-ра! (63 бит).
5. - Йә-йә, төптимерче, шуннан? (58 бит).

Синонимик мәгънәле сүзләр (синонимнар):
1. Кубрат хан туңып китте, тәненә салкын йөгерде (227 бит).
2. Кичке салкын һава килә башлагач, ул тәрәзәләрне яптырды, берсен дә ачык калдыртмады (227 бит).
3. Төн килде, караңгы төште (235 бит).
4. Каравыл алыплар яр буйлап йөренәләр, күбесе тирә-юньне күзәтә- күзәтә атлый бирә (254 бит ).
5. Философта бу сүзләрдән соң югалып калды, ни әйтергә дә белмәде (269 бит).

Антонимик мәгънәле сүзләр (антонимнар):
1. - Алыш-бирешне хәзер үк хәл итәрсең, илче (268 бит).
2. Сул як дала аларныкы, уң ягы - безнеке (57 бит).
3. Ул һаман шулай яшь кебек миңа, мин генә карт бүре (193 бит).
4. Каравыл бу якка ашыгыр-ашыкмас кына кузгалды (240 бит).
5. Җитә! Җитмәс җирен көтеп торырлар (274 бит).

Омонимик мәгънәле сүзләр (омонимнар):
1. Шул көннән ул аңа кол дип түгел, аты белән дәште (15 бит).
2. -Атың ничек, мәргән? (58 бит).
3. -Атым Ташбулат, баһадир (58 бит).
4. - Киңәшем - мең алтын, кахан (59 бит ).
5. Кызлары Чәчкә дә көмеш күзле, тик чәчләре генә алтын җептән (68бит).

Архаик сүзләр :
1.Мин үзем дә Патшакалада тәрбия алган кеше (6 бит ).
2.Рум дәүләте бик күп илләрне , бик күп халыкларны канат астына җыйды (11 бит ).
3.Кубрат хан анамны кәвханына бирә (48 бит ).
4. Аның даны ерак Римга ,Табгачларга җитте (109 бит )
5. Сарациннар көчәеп килә (137 бит ).
6. Хан сиңа төп алаен ышанып тапшырды (316 бит ).
7. Табгачтан килгән халыклар (325 бит ).

Бу бүлектә без М. Хәбибуллинның тарихи әсәрләр сериясенә кергән романнарындагы лексик катламнарны өйрәндек.
М . Хәбибуллин әсәрләрендә төрле эмоцияләрне, хисләрне белдерүче сүзләрне дә, күренешләрне ачыклап килүче эмоциональ - бәяләү сүзләрен дә , эмоциональ - экспрессив сүзләрне дә , тантаналы югары стильсүзләрен дә очратырга мөмкин .
Әсәрләрендә шулай ук антоним , омоним , синоним сүзләрне дә еш куллана .Синоним сүзләрне бер - берсенә капма- каршы куеп куллану очрый .Тарихи әсәрләр сериясенә кергән бу романнарда лексик катламнарның күп өлешен тарихи сүзләр , архаик сүзләр алып тора , диалектальсүзләрне , фразеологик әйтелмәләрне дә куллана .
Матур әдәбият стилендә мәкаль һәм әйтемнәрне билгеле бер стильгә , жанрга яраклаштырып бирү киң таралган .М. Хәбибуллин әсәрләрендә дә мәкаль һәм әйтемнәр үзенчәлекле урынны алып тора .Ул аларны эчтәлек белән тыгыз мөнәсәбәттә бирә .Алар фикерләү үткенлегенә , сөйләмнең кыскалыгына ирешүдә әһәмиятле чара булып торалар .
М. Хәбибуллин әсәрләре лексик катламнарга бай булулары белән аерылып торалар .


Йомгаклау
Дәүләт теле буларак, татар теленең эчке мөмкинлекләре бик киң , тик аны белеп файдаланырга гына кирәк .Безнең тормышыбыз вакыйгаларга бик бай ,анда туктаусыз үзгәрешләр булып тора .Кеше үзенең яшәешендә гаҗәеп көчкә ия булган тел белән эш итә ,аның аша чынбарлыкка ,әйләнә - тирәгә үзенең мөнәсәбәтен белдерә .Үсеш - яңарыш анда тәртипсез ,буталчык рәвештә түгел , билгеле бер кануннарга нигезләнгән хәлдә бара.
Һәр чор телгә зур таләпләр куя .Телдәге сүзләрне ,күптөрле чараларны дөрес һәм нәтиҗәле итеп куллана белү , матур сөйләү һәм язу - югары мәдәниятлелек билгесе .Бу шулай ук кешенең әхлагы , тәрбиясе , гореф - гадәтләре белән дә тыгыз бәйләнгән .Тел мәдәнияте кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен дә , үз - үзләрен тотышын да , җәмгыятьтәге урыннарын да билгели .Телдән һәр кеше үзенчә файдалана , аны үз сөйләменә яраклаштыра .Күреп үткәнебезчә,телдә лексик катламнар да зур урын алып торалар .Алар , тулаем алганда телне саклаучы һәм тотрыклы итүче төп компонентлар булып торалар .
Татар теле фәнендәге күп хезмәтләргә нигезләнеп лексик катламнарны тирәнтен өйрәндек .Безнең чыгарылыш квалификация эшебезнең әһәмияте шунда - Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләрендә лексик катламнарның тоткан урынының яңа хезмәт булуында .
Бу фәнни эш дәверендә лексик катламнарга күзәтү ясалды , лексик катламнарның төрләре каралды .Һәм без бу хезмәтебездә Г . Х. Әхәтов , М . З . Зәкиев ,Ф .С .Сафиуллина, В. Хаковның хезмәтләреннән файдаландык . М . Хәбибуллин әсәрләреннән лексик катламнарга туры килердәй күп мисаллар тупладык .Без үзебезнең куйган максатыбызга - лексик катламнарны өйрәнүгә ирештек .Чыгарылыш квалификация эшебез югары уку йортларындагы, мәктәп - гимназияләрдәге татар теле укытучыларына да файдалы хезмәт булачак .
Кулланылган әдәбият.

Матур әдәбият исемлеге
1. Даутов Р. Балачак әдипләре : Библиографик белешмәлек / Р. Даутов - Казан : Мәгариф , 2006 . - Б. 91-96 .
2.Зарипов Р. Изге эшләр майтара ул - Кубратларны кайтара ул! / Р. Зарипов // Шәһри Казан . - 2006.- 6 октябрь - Б. 12- 15.
3.Зәкиев М. Гасырлар авазы / М. Зәкиев // Мирас - 1997. № 12 - Б. 12-15.
4.Кәримуллин Ә. Татар тарихына килгән әдип / Ә. Кәримуллин // Мирас. - 1997 . - №11 - Б. 89-94 .
5. Мостафин Р. Каләмдәшем - якташым / Р. Мостафин // Мәгариф. - 1998 . - №2 -Б. 54- 55.
6.Сирматов И. Тарих тузаннарын сөрткәннән соң / И. Сирматов // Мәдәни җомга. - 1997. - 5 декабрь .
7.Урманче Ф. Чорлар гасырлар илчесе / Ф. Урманче // Мәдәни җомга - 2002 .- 19 апрель - Б.11.
8.Урманче Ф. Мең ярым элек / Ф. Урманче // Казан утлары . - 2002. - №7. - Б. 149- 157 .
9.Хәбибуллин М. Илчегә үлем юк / М . Хәбибуллин - Казан : Тат . кит . нәшр ., 2002 . Б.384 .
10. Хәбибуллин М. Кубрат хан / М. Хәбибуллин - Казан : Мәгариф, 2001. - Б. 335.

Фәнни әдәбият .

1.Абдуллина Р. Телне каләм саклый / Р. Абдуллина // Казан утлары . - 1998. - №7- Б. 154-156.
2.Әхәтов Г. Х. Хәзерге татар теленең лексикасы / Г. Х. Әхәтов - Казан : Тат. кит. нәшр.,1979.- Б. 24-28.
3.Бәширов И. Халык хәзинәсен барлап И. Бәширова / Мәдәни җомга // - 2008.- 25 гыйнварь .- Б. 4.
4.Галиева Г. Диалект - милли бизәк ул /Г. Галиева // Мәгърифәт . - 2008 . - 26 июл . - Б. 6.
5.Ганиев Ф. Сүз байлыгын дөрес кулланыйк / Ф. Ганиев // Мәдәни җомга .- 2007. - 21 сентябрь - Б. 3.
6.Йосыпов Р. Сөйли белү - үзе бер сәнгать / Р. Йосыпов // Татар иле . - 2006. -№8- б.5.
7.Мәхмүтов Х. Ш. Канатлы сүз - хикмәтле сүз / Х. Ш. Мәхмүтов // Мәгариф.- 1999 .- №10 -Б. 5.
8.Мостафина Ф. Фразеология - күңел бизәге / Ф. Мостафина // Фән һәм мәктәп.- 1998. - №5 - Б. 151-153.
9.Поварисов С. Сөйләмдә сүзләрнең күп мәгънәлелеге С. Поварисов Мәгариф . - 2004 . - №10 Б. 15- 17.
10.Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле /Ф. С. Сафиуллина - Казан: Хәтер,1999. - Б. 34-38.
11.Сафиуллина Ф. С. Тел гыйлеменә кереш / Ф. С. Сафиуллина - Казан : ТарИХ,2001. - Б. 105 -124.
12.Сафиуллина Ф. С., М.З.Зәкиев Хәзерге татар әдәби теле / Ф. С. Сафиуллина , М. З. Зәкиев . - Казан : Мәгариф ,2002- Б. 37-52.
13.Хаков В.Татар әдәби теле / В.Хаков - Казан : Тат. кит. нәшр.,1999. -Б.304.
14.Хаков В. Сүзләрнең килеп чыгышы һәм аларда мәгънә үзгәрешләре / В. Хаков - КАзан :Мәгариф ,1999. -Б.14-16.
15.Хәбибуллин М. Ана телебезнең алтын сандыгы / М. Хәбибуллин / / Мәдәни җомга. - 2003. - 29 август.

У вас нет прав для создания комментариев.