«Мөмкин түгел аны оныту...”
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Мөмкин түгел аны оныту...

Олысы-кечесе, яше-карты

Май айларын көтеп ала.

Һәр ел саен илебез халкы

Җиңү көнен каршы ала!

Буыннардан-буыннарга

Күчеп килгән бу бәйрәмдә,

Ветераннарга хөрмәт хисен

Югалтмасак иде күңелләрдә.

Сезнең алда баш иябез,

Кадерлеләребез безнең!

Бәхетле балачак, якты киләчәк

Бүләк иткәнегез өчен.

75 ел инде узса да,

Мөмкин түгел онытырга!

Һәр яз саен күңелләрдә

Кирәк аны яңартырга.

Рәхмәт сезгә, ветераннар -

Кыю, герой солдатлар!

Сез күрсәткән батырлыклар

Мәңге истә калырлар!

Гимадеева Чулпан Раисовна, май, 2020

 

МБДОУ «Детский сад60 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Советского района г.Казани Гимадеева

Чулпан

Раисовна

Литературное творчество – стих «Мөмкин түгел аны оныту...”

У вас нет прав для создания комментариев.