Татарстан - минем республикам!
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Питрәч районы
МБОУ “Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Дәрес темасы:
«Татарстан – минем республикам!»

(5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен).

Төзеде: Шакиров Илгиз Вакыйф улы,
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы.

2013 нче ел

Тема: Татарстан – минем республикам! (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Максат: Рус телле укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмен һәм тыңлап аңлау сәләтен үстерү;

укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру;

туган ягыбызның табигате, танылган кешеләре турында сөйләшү.

өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә һәм язуда уңышлы итеп куллана белергә өйрәтү;

балаларда туган як белән кызыксыну һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: ТР турында рәсемнәр, флагы, картасы, аудиокассета, гимн, президентның портреты, китаплар,компьютер, интерактив такта.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату

Методлар: сүзлек эше, кросссворд чишү, сорауларга-җаваплар, тәрҗемә эше.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Уңай психологик атмосфера тудыру.
Укытучы: Хәерле көн!
Балалар, дәресебезгә кунаклар килде. “Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач” дигән әйтем бар. Без дә, елмаеп, кунакларыбызны сәламлик. Бүген гадәти булмаган бүлмәдә белем алырбыз.

2. Блиц сораулар.
Әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле.
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?
- Хәзер ничәнче дәрес?
- Нинди дәрес?
- Нинди тема өйрәнәбез?
( Татарстан – минем республикам! 1 нче слайд)

II. Яңа тема.

Укытучы:
- Дәресебезне Г. Зәйнәшеваның “Туган җирем – Татарстан!” шигыреннән өзек белән башлыйсым килә.
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан.

2 нче слайд (Укытучы)
- Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан - иң зур республикаларның берсе. Туксаннан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши.

3 нче слайд ( 1 нче укучы)
- Татарстанның табигате төрле. Анда калын урманнар да, киң далалар да бар.
Урманнарында поши, аю, бүре, бурсык, төлкеләр очрый.

4 нче слайд ( 2 нче укучы)
- Татарстанны “дүрт елга иле” дип йөрткәннәр. Татарстан аша Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага.

5-6 нчы слайд (3 нче укучы)
- Республикабызда зур шәһәрләр күп. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга,Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә - иң зурлары.

7 нче слайд (Укытучы)
- Ә хәзер Татарстан Республикасының дәүләт символикасы турында сөйләшик.

8 нче слайд ( 4 нче укучы)
- Татарстанның гербы 1992 нче елның 7 февралендә кабул ителде. Аның авторы – рәссам Риф Загреевич Фәхретдинов.

9 нчы слайд ( 5 нче укучы)
- Татарстанның флагы 1991 нче елның 29 ноябрендә кабул ителде. Аның авторы – рәссам Тавил Хуҗиәхмәтов.

10 нчы слайд ( 6-7 нче укучы)
- Гимнның музыкасы 1993 нче елның 14 нче июлендә кабул ителде. Гимн музыкасының авторы – Рөстәм Яхин.
- Гимнның сүзләре 2013 нче елның 21 нче февралендә кабул ителде. Гимн сүзләренең авторы – Рамазан Байтимеров.
Укытучы:
- Ә хәзер,укучылар, басып,Татарстан Республикасы гимнын тыңлыйк.
( Магнитофоннан гимн тыңлау)

11 нче слайд ( 1 нче укучы)
- Татарстанның беренче президенты – Минтимер Шәрипович Шәймиев.

12 нче слайд ( 2 нче укучы)
- Татарстанның хәзерге президенты – Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич.

13 нче слайд (3 нче укучы)
- Татарстанның башкаласы – Казан. Казан – илебезнең иң борынгы шәһәрләреннән берсе. Аның бай тарихы мөһим вакыйгалар, төрле чорларда яшәгән күренекле кешеләрнең исемнәре белән тыгыз бәйләнгән.

14 слайд ( 4-5 нче укучы)
- Шәһәрнең үзәгендә, Казансу елгасы ярында тарихи һәйкәл – Кремль балкып тора. Кремль ак таш стена белән әйләндереп алынган.

- Биредә Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы урнашкан.Кремль каршындагы мәйданда герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.

15 нче слайд ( 6 нчы укучы)
- Республикабызда йөздән артык милләт вәкиле исәпләнә.
Татарстанда татарлар,руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләтләр дус яшиләр.

16 нчы слайд ( 7 нче укучы)
- Республикабызда нефть, газ, битум чыга.Самолётлар, вертолётлар, автомобильләр, суднолар төзелә. Кырларда мул уңыш үсә, терлекчелек, кошчылык зур үсеш алган.

Физкультминутка
Әкрен генә басабыз,
әзрәк уйнап алабыз,
тиз-тиз чүгеп алабыз,
аннан туктап калабыз.
Уңга таба бегелик,
сулга таба бегелик,
салмак кына әйләник,
җайлап кына утырыйк.

III. Белемнәрне тикшерү:
- Ә хәзер бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карыйк. Кроссвордны дөрес чишсәгез, уртада безнең дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак:
1. Татарстанда яшәүче милләт.(татар)
2. Татарстандагы зур елгаларның берсе.(Кама)
3. Нократ елгасының хәзерге исеме.(Вятка)
4. ТРның дәүләт символы.(флаг)
5. Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема.(карта)
6. Гербта сурәтләнгән рәсем.(барс)
7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе.(нефть)
8. ТРның башкаласы.(Казан)
9. Көйгә салынган дәүләт символы.(гимн)
т
а
т
а
р
с
т
а
н

-Димәк, сез дәрестә тыңлап, аңлап утыргансыз икән. Бик яхшы!

IV. Нәтиҗә ясау.
- Кроссвордны бик яхшы бик яхшы эшләдегез.
- Ә хәзер дәресебезне йомгаклар вакыт җитте. Татарстаныбыз - нинди республика ? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).
- Әйе, балалар Татарстаныбыз турында бик матур фикерләр әйттегез. Чыннан да Татарстаныбыз дөньяда иң матур республикаларның берсе. Татарстан – ул дуслык дәүләте, тынычлык дәүләте, кунакчыл дәүләт.

V. Йомгаклау.

а)
- Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?
- Нинди яңалыклар белдек?

б) Өй эше: Татарстан Республикасы турында диалог төзергә.

в) Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.