Ш.Галиев "Әткәйгә хат" поэмасы
Рейтинг:   / 14
ПлохоОтлично 
Татар әдәбияты. 8 нче сыйныф.

Тема: Ш. Галиев “Әткәйгә хат” поэмасы.

Максат: Поэманы уку, идеясын төшендерү.
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
Ата-анага хөрмәт тәрбияләү.

Җиһаз:
Дәреслек 164-173 нче битләр. Рефератлар. Ш.Галиев “Шәвәли хәйләсе”. “Мирас” журналы. “Казан утлары” журналы. Магнитофон; Тест. “Хәтер” китабы. Плакатлар:

1. – Син әтиең белән горурланырга тиеш! – диде әткәйнең күп еллардан соң очраган танышы.
Әткәй турында кырык елдан соң килгән хәбәр аны терелткәндәй булды, сөенеп, канатланып киттем. Исән калган танышлары бик сирәк шул...

2. “Элгәреге сугышлардан калган
“Кара пичтән” сүзе телләрдә.
Көтмәгәндә капкаларны шакып,
Кермәде ул инде кемнәргә...”

Дәрес барышы.

1. Дәресне өештыру.
2. Өй эшен тикшерү.
Ш.Галиев иҗаты буенча тест.
А) (1-2 укучы Ш.Галиевның шигырьләрен укый “Шәвәли”)
Б) Тест.
1. Ш.Галиев туган як.
- Арча районы, Өчиле авылы.
- Апас районы, Бакырчы авылы.
- Казан.
2. Ш.Галиев беренче шигерен кайчан язган?
- 1945 нче елда
- 1948 нче елда
- 1953 нче елда
3. Ш.Галиев
- драматург
- балалар язучысы
- лирик шагыйрь
- юмор-сатира остасы
4. Ш.Галиев кайсы елларда язучылар союзының әгъзасы итеп билгеләнә?
- 1958 нче елларда
- 1959 нчы елларда
- 1961 нче елда
5. Ш.Галиевка “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исем кайчан бирелә?
-1995 нче елда
- 1996 нчы елда
- 1997 нче елда
3. Яңа тема.
Ш.Галиев “Ятимлекнең беләм ни икәнен”
“Син күрмәдең, әткәй, бу көннәрне” бүлекләре.

1) Сүзлек өстендә эш.
Элгәре-элекке
Төн йокысы качу – йоклый алмау
Тол хатын – ирсез хатын
Тоеп – сизеп
Ятим –сирота

2) Укытучының кереш сүзе.
Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Аны ишетүгә үк, күз алдына янып каралган кырлар, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса. Сугыш гарасаты җир йөзенә котычкыч зур афәт алып килә. Күпме бала әтисез, яклаучысыз калды. Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды.

3) - Бүген без өйрәнәсе тема да Ш.Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасы.
Бу поэманы ул сугышта һәлак булган әтисенә багышлап язган. Сугыш башланганда ул 12 яшҗлек малай була. Сугыш чорының кырыс чынбарлыгын, ачлыгын, ятимлеген үз җилкәсендә татыган.
-“ Мин унике яшьлек малай идем” бүлеген бер укучы сөйли
Поэманы уку. Магнитофон тасмасын тыңлау.
- Сугыш чоры балаларының тормышлары әсәрдә ничек чагылдырыла?
- Укучы җавабы.
- “Илһамым – мәхәббәтем” китабыннан түбәндәге юллар укыла. (71 нче бит “Рус балаларына татар әдәбияты укыту)
“...Сугыш вакытының авырлыклары без үсмерләрне иртә чыныктырды, шул еллар шәхес итте, кайсыбызны язучы иткән. Шуннан да шәп белгән тормыш юктыр да. Ул вакытларны, ул тойгыларны язмасак та, алар тормышны аңларга ачкыч булган.”
“Сугыш елларында мин үсмер дә иң зур сынауны үттем. Сер бирмәдек, горур идек без. Киләчәк белән өметле идек. Өмет белән бәхетле идек .”
“Ат белән җир сордем, “А” хәрефенә охшашлы таяк белән җир үлчәдем. Тормыш әлифбасын шулай башлап киттем. Нинди генә эшләр кулдан үтмәде”

4) – “Ятимлекнең беләм ни икәнен” бүлеген уку. Әңгәмә үткәрү.
- Түбәндәге юлларны ничек аңлыйсыз?
Элгәреге сугышлардан калган
“Кара пичәт” сүзе телләрдә.
Көтмәгәндә капкаларны шакып,
Кермәде ул инде кемнәргә...

-Автор “Кош теледәй кәгазьгә” нинди мәгънә салган? (172 б.)
- Гаиләдә әтисеннән калган нинди якты истәлекләр саклана?
- Әтисен югалту кайсы юлларда көчле сурәтләнгән. (173 б.)

5) “Син күрмәдең әткәй бу көннәрне” бер укучы сөйли.
Җиңү килде, чәчәкле яз булып,
Уянды, яшәрде үләннәр,
Җилләр белән килде җан авазы
“Еламагыз!” диде үлгәннәр.

Бу юлларны ничек аңлыйсыз?
Бу ятимнәр соңгылары булсын булсын.
Кеше каны бүтән акмасын.
_Кемнәр соң алар ятимнәр?
Боек Ватан сугышы бик күпләрне әтисез калдырды.
Ш.Галиев: “Күңелемдә, тел очымда “Әткәй!” дип әйтәсе килү, күпме ярату, ачыргалану тыелып калган.”
- Бик күп бала “Әти”, “әткәй” сүзен әйтә алмый үскән. Әтиле балаларга да көнләшеп караган. Сез минем белән килешәсезме?
- Ә хәзер бүгенге көнгә килеп карыйк: ни өчен әле дә ятим балалар бар? Моның сәбәпләре нәрсәдә?
(Эчкечелек, ялгыз аналар, үз балаларын ташлап калдыру очраклары да бар)

6) Дәреслек белән эш.
Сорау һәм бирем өстендә эш. 174 б.
Яшь корбаннар сорап,
Җирдә һаман-һаман
Кабыналар сугыш утлары.
Шушы сугышларда ничә еллар
Башын сала халык уллары.
(Әфган һәм Чечен сугышлары турында әйтеп узу)

Туган илне саклау – ир-егетнең изге бурычы. Дөньялар тыныч булсын. Кирәкми безгә сугыш. Без тынычлык телибез!

7) Минем сезгә Хәнифә Миңнегулова шигырен укып китәсем килә. “Хәтер”
(“Хәтер” китабын күрсәтү)
Кулда “Хәтер”
Нинди бәхет бүген!
Әти кайтты өйгә
Мәңгегә.
Ничә ел үтсә дә, яп-яшь булып,
Сеңеп калган безнең күңелгә.
Шатлыктанмы, әллә
Сагыштанмы,
Яшь пәрдәсе күзне каплаган;
Балачакның кара ятимлеге
Җаныбызны теткән, таптаган.
Их, әйтәсе килгән көннәр булды,
Әткәй, диеп, авыз тутырып,
Әтиемнең көчле булганлыгын
Каян белгән сабый күңеле.
Күкрәгемә кочтым “Хәтерне” мин
Тышларыннан аны сыйпадым,
Гүя әткәмнең чал башына
Битләремне куеп еладым.
Үткәннәрнең авыр хатирәсе
Сыкрандырып, җанда яңарды.
“Хәтер” белән кайтып күренү
Күңелемә бирде дәваны.
(Сугышта һәлак булганнар истәлегенә “Хәтер” китабы басылып чыкты. Ул җиңүнең 50 еллыгына чыгарылган иде)
- Минем бабамның да исеме шушы китапка кергән.
8. Укытучы сүзе.
Бабам сугышка киткәндә әтиемә 4 яшь булган. Ул да “әти” сүзен ишетергә тилмереп үскән. Әле дә хәтеремдә “Хәтер” китабы басылып чыккач аның елавы.
Әйе, сугыш бик күп ятимнәр калдырды. Күпме ананың улы сугыш кырында ятып калды. Бүген әйтәсе килгән сүзебез:
Дөньялар һәрвакыт тыныч булсын!
Кирәкми безгә сугыш!
Без тынычлык телибез!
Безнең әткәйләргә төшкән бомба музейларда гына саклансын иде.
Исәннәргә матур гомер телик
Корбаннарга мәңге-мәңге дан!
Бу юлларга карата укучылар фикере.
9. Йомгаклау.
Ш.Галиевның “Җирдә миңа ни кирәк?” шигырен уку.
(Л. Гатиятуллина)
Билгеләр кую.
10. Өй эше. Сочинение язарга.
1. Кирәкми безгә сугыш!
2. Бөек җиңүгә 60 ел.
3. Ш.Галиев – лирик шагыйрь.
4. Батырларны онытмыйк!
5. “Әткәйгә хат” поэмасын укып бетерергә.
Вакыт калса Ш.Галиевның “Балалар туп уйныйлар” шигыре укыла.


Ш.Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы.

Укытучы:
Галиева Гөлнара Аринат кызы

У вас нет прав для создания комментариев.