Сагындым сине, Туган ил!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ТР Балык Бистәсе муниципаль районы
Иске Арыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Сагындым сине,Туган ил !” темасына 5 нче сыйныфта әдәбият дәресе

Укытучы: Сафиуллина З.Т.

Максат: Г.Кутуйның сугыш елларындагы тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру;“Сагыну” нәсерен анализлау;Туган илгә, Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау : Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты буенча слайдлар,альбом.

І. Дәресне оештыру.
1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2.Уңай психологик халәт булдыру.

ІІ. Белемнәрне тикшерү.
Ромашка уены.Чәчәк таҗларына язылган биремнәрне үтәү.
1.Г.Кутуй кайчан һәм кайда туган ?(Ул 1903 елда Самара губернасы Татар Кынадасы авылында дөньяга килә.)
2.Башлангыч мәктәптә ничек укыган ? (Өч ел эчендә дүрт еллык мәктәпне “5”легә тәмамлаган .)
3.Язучы таланты нинди сәбәпләр аркасында ачылган ? (1.Әнисе Динә апа шагыйрь җанлы булган,бәетләр , җырлар чыгарган.2. Татар Кынадысы мәктәбендә туган телне һәм әдәбиятны өйрәнү. 3.Самарада атаклы рус язучысы А. Неверов җитәкчелегендәге түгәрәккә йөрү.)
4.Беренче шигыре нинди телдә, кайда һәм кайчан басылып чыга ? (Рус телендә, Самарада, 1922 нче елда)
5.Ни өчен политехник институтының химия факультетына укырга керә ? (Чөнки әтисе , агалары үзләренең остаханәләрендә дегет куу, күн ясау, сабын кайнату кебек эшләр белән шөгыльләнгән.)
6.Нигә бер елдан укуын ташлый ? (Бу һөнәрнең үзенә кулай түгеллегенә төшенә.)
7. Г.Кутуйның яратып башкарган эшчәнлегенең берсе нәрсә булган ? (Укыту. Ул студент чагында ук укыта башлаган. Татар-башкорт хәрби мәктәбендә, Казандагы 12 нче мәктәптә, Казан авиация техникумында, төзелеш инженерлары институтында белем биргән.)
8. Г.Кутуйның төп эше ? (Язучылык. Ул шигырьләр,хикәяләр,пьесалар яза, матбугат битләрендә күп кенә мәкаләләр,очерклар һәм фельетоннар бастыра.)

ІІІ. Яңа дәрес материалы.
1.Кереш сүз. Шагыйрь иҗатына багышланган альбомны күрсәтү һәм сөйләү.
Г.Кутуйның бөтен көченә иҗат иткән чоры- Бөек Ватан сугышы еллары.
Сугышның беренче көннәреннән үк , бронь кәгазе булса да , әдип фронтка китә. Башта гади сугышчы,аннары хәрби журналист була.Һәрвакыт сугышчылар арасында,фронтның кырыс чынбарлыгы таләп иткән һәрбер эшне,һәр боерыкны намус белән үти: солдатларга кушылып атакага бара, разведчиклар белән дошман тылына чыгып керә,тәрбияче-оештыручы буларак үзен искиткеч сәләтле итеп күрсәтә,иҗат кешесе буларак газета битләрендә лирик шигырьләр, нәсерләр, очерклар, сугышчыларны көрәшкә рухландырган ялкынлы мәкаләләр белән чыгыш ясый. Барлык солдатлар кебек Г.Кутуй туган илен сагына .Сагыну хисләре әдипне “Туган ил” исемле шигырен язарга рухландыра.(Шигырь укыла).
Бу шигырьдә туган илне ярату хисе көчле бирелсә дә , Г.Кутуйны бу канәгатьләндермәгән.Әйтергә теләгән фикерләрен,хисләренең тирәнлеген ул шигырьгә сыйдыра алмаган.Солдат күкрәгендә кайнаган хисләрне, авыр чигенү кайгысын,тиңдәшсез җиңүләр шатлыгын,гаиләсен,балаларын,изге Туган җирне сагынуын, фашистларга булган нәфрәтен “Сагыну”исемле әсәрендә биргән.
2. Әсәр белән танышу, сәнгатьле уку,сүзлек эше.
3.Әсәрне анализлау.
а) Әдәбиятта жанрларга бүленешнең ничә төре бар ? (Эпик,лирик,лиро - эпик,драма.)
ә)Лирик әсәрләр дигәндә без нинди әсәрләрне күздә тотабыз ? (Лирик әсәрләр кешенең хисләренә, кичерешләренә корыла.
б) Нинди әсәрләр эпик төргә керә ? (Кешене башка кешеләр һәм вагыйгалар уртасында тасвирлаучы әсәрләр)
в)Ә “Сагыну” әсәре ? (Лиро –эпик ,чөнки ул үзенә эпик һәм лирик әсәр сыйфатларын туплаган. Эмоциональлеге ,ритмик төзелеше ягыннан шигъри сөйләмгә якын ,шигъри алымнар бар :кабатлау, риторик эндәш ,чагыштырулар эпитетлар. Хикәяләү ,сюжетлылык үзенчәлекләре күзәтелә . Чәчмә әсәр, ләкин эчтәлеген хис тәшкил итә, хис-кичереш эволюциясе бирелә .)
Мондый әсәрләрне нәсер дип атыйлар. (Билгеләмәне укучылар белән чыгару ,дәреслектәге билгеләмә белән чагыштыру, дәфтәрләргә язып кую )

IV.Белемнәрне ныгыту.
Нәсерне кабат укыту.Өлешләргә бүлдерү :
1.Әрем исләрен сагыну.
2.Елга һәм чишмә суларын сагыну.
3.Туган ил матурлыгын сагыну.
4.Туган халкын сагыну.
5.Нигезне сагыну.
Бүлекләрне сәнгатьле итеп укучылардан укыту.
Әсәрнең темасы-сагыну (исеменә чыккан ).Идеясе-Туган илне сагыну -аны ярату була.
Нәсернең эчтәлеге лирик герой исеменнән бирелсә дә,бу Г.Кутуйның үз сагышы,ул аны үзенең йөрәк каны белән язган.”Сагынуым көчле булганга ,кайтуым да ышанычлы .Кайтыр булмасам ,бу кадәр сагынмас идем”.
Әмма Г.Кутуй туган иленә кайта алмый .1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеш шәһәрендәге госпитальдә аның гомере өзелә .Ләкин без Г.Кутуйны һаман исән итеп күз алдына китерәбез,чөнки аның әсәрләре үлемсез ,ә үлемсез әсәрләр иҗат иткән әдипләр халык күңелендә мәңге яши .Без киләсе дәрестә “Рөстәм маҗаралары “дигән фантастик повесть белән танышырбыз .
V.Йомгаклау.
Г.Кутуй кыска ,ләкин искиткеч бай гомеренең һәр минутын,олы йөрәгенең һәр тибешен үз иленә хезмәткә багышлады.Ул чынлап илен яратты. Һәрберебезгә аннан үрнәк алырга кирәк!
Өй эше :
1.”Без мәйданга керәбез....”дип башланган өзекне ятларга.

У вас нет прав для создания комментариев.