Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек"
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева Гүзәлия Фәрит кызының 8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе.

Максат: укучыларда халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихы белән таныштыру, аларга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.
Формасы: дәрес – конференция.
Җиһаз: “Халкыбызның күңел бизәкләре” стенд, бүлмәгә чигешләр, сөлгеләр, җәймәләр эленгән, Г.Бәширов портреты, тактада аның сүзләре эпиграф итеп язылган, баян, китаплар күргәзмәсе, компьютер, проектор.
Дәрескә эпиграф:
“Халкымның гасырлар буена туплана килгән искерми торган күңел җәүһәрләре беркайчан да тутыкмас һичшиксез, яңа тормышка да хезмәт итәр”.
( Г. Бәширов )
Дәрестә: мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Равия апа, баянчы Усманов Илгиз катнашалар.

Дәрес барышы.
Дәреснең максаты белән таныштыру:
Укытучы:
- Бүгенге дәресебез халкыбызның күңел байлыгынабагышлана. Соңгы елларда халкыбызның милли үзаңы үсә бару нәтиҗәсендә тарихыбыз, традицияләр, гореф-гадәтләребез, әдәби мирасыбыз, тамырларыбыз, рухи мәдәниятебез белән кызыксыну көчәйде.
Рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен укучыга үтемле итеп җиткерүдә әдәбият һәм фольклорның әһәмияте бик зур.
Беренче слайдка игътибар итик әле ( сүзләрне уку, әңгәмә).
Борын-борын заманнарда язу сәнгате туганчыук. Халкыбыз төрле-төрле мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр, мәзәкләр, җыр-бәетләр уйлап чыгыарган.
Укучылар: безнең авылда да шигъри җанлы кешеләребез бар. Бүген бездә кунакта Равия апа. Хәзер сүзне аңа бирәбез. ( Ул солдатта үлгән улына багышлап язган бәетне укып китә).
Рәхмәт сезгә Равия апа. Нинди генә авырлыклар килсә дә сез сабыр, түземле, кешелекле булып калдыгыз.
Халкыбызның бөеклеге, шигърилеге, матур йолалары, гореф-гадәтләре, туган якка мәхәббәте һ.б. бик күп язучыларыбызның әсәрләрендә дә чагылыш тапкан.
Без моны Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә дә күрдек.
Укучылар! Мин сезгә әсәр буенча сораулар биргән идем. Хәзер шуларга җавапларны тыңлап китик әле.
1нче сорау. Әсәрдә халкыбызның нинди гореф-гадәтләре сурәтләнә?
Укучы:
- Г.Бәширов әсәрендә халкыбызның хезмәт сөючән, эчкерсез, дустанә мөнәсәбәтләре тасвирлана. Бабаларыбызның атка хөрмәте, орлык чыгару, чәчү, Сабан туе, аулак өйләр, өмәләр уздыру күренешләре сурәтләнә.
2 нче сорау. Табигать һәм кешеләр арасындагы бергәлек ничек бирелгән?
Укучы:
- Тормыш, авылдагы хезмәт, табигать кануннарына бәйләнгән. Табигатҗ кешеләрнең кәефе белән идарә итә. Әсәрдә беренче күк күкрәүгә, кыр казлары кайтуга, шаулап аккан ташуга карата кешеләрнең мөнәсәбәтләре, шатлык-куанычлары чагылыш таба.
( Әсәрдән өзек тә укый . Бу өзекне укыганда, Усманов Илгиз татар халык көе “Кошлар кебек” җырын уйный.)
3 нче сорау. Сабан туена хәзерләнгәндә нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш? Аңа кайчан хәзерләнерә башларга?
Укучы:
- Сабан туе – татар халкының иң гүзәл милли бәйрәме. Ул язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла. Авыл халкы аңа кар эри башлагач ук әзерләнә башлый.
( Әсәрдән өзек укый.)
Укытучы:
- Элеккеге һәм хәзерге Сабантуйларын чагыштырыйк эле? Нинди аермалы яклары бар икән?
( Сабантуй мизгелләре турында слайдлар карау.)
- Ә хәзер татр халык көе, М. Садри сүзләренә язылган “Сабан туе” җырны тыңлап китик әле.
4 нче сорау. Ни өчен бүләк җыючы егетләр, яшь килен төшкән йорт булмаса да, Бәшир агалар капка төбенә килеп туктыйлар? Өммикамал нәрсә белән дан тота?
Укучы:
- Чөнки Өммикамал оста чигүче булуы белән дан тота. Ә чиккән сөлге, тастымал, ашъяулык – татар хатын-кызының уңганлыгына һәйкәл ул.
( Әсәрдән өзек укый.)
Укытучы:
- Әйе, безнең хатын-кызларыбызның уңганлыгын менә бу бүлмәдә эленгән чигүле сөлгеләр, чигешләр, өстәл җәймәләре күрсәтеп тора. Алар нинди зәвык, осталык белән чигелгәннәр. Халкыбызның күңел бизәкләре төшерелгән рәсемнәргә игътибар итегез. Болар бар да кулдан ясалган. Ир-егетләребезнең дә уңганлыгы күрсәтелгән.
( Слайдлар карау).
5 нче сорау. Бәшир ага улына карата нинди тәрбия алымы куллана? Орлык чәчү вакытында киез итекләрен пычратып кайткач, Гомәрне ачуланмый? Ни өчен?
Укучы:
- Бәшир аганың бала тәрбияләүдә дә үз алымнары бар. Ул Гомәр киез итекләрен пычратып кайткач, башта сәбәбен ачыклый. Җирне начар тырмалавын күргәч, күрше малае Минзайны мактый. Нәтиҗәне Гомәр үзе ясый.
( Әсәрдән өзек укый).
Укытучы:
- Бәшир ага үзе балаларына үрнәк булып тора. Ул гел эштә. Шуңа күрә балалары да эшчән булып үсәләр.
6 нчы сорау. Чәчүгә ничек әзерләнгәннәр? Бу гадәт хәзер сакланамы?

Укучы:
- Чәчүгә чыгасы көнгә зур бәйрәмгә әзерләнгән кебек әзерләнә торган булганнар. Ишегалларын, урамнарны себергәннәр, идән-сәкеләрне юганнар, мунча кергәннәр...
( Әсәрдән өзек укый).
Укытучы:
- Бүгенге көндә уракка, чәчүгә ничек әзерләнгәннәр? Элек кул хезмәте булган, ә хәзер барысын да техника белән башкаралар, әби-бабаларыбыз тәҗрибәсенә таянабыз.
7 нче сорау. Кунакка йөрүнең ни өчен үз тәртибе, үз вакыты була?
Укучы:
- Әсәрдә авылга кунак килү һәм кунакка йөрүнең үз тәртипләре булуы турында әйтелә. Кунак кызы үз вакытын белеп, эшләр беткәч кенә килгән. Аларны аулак өйләргә чакырганнар.
Укытучы:
- Ә хәзер аулак өй күренешеннән өзек карап алыйк.
( Егет белән кыз такмак әйтешеләр).
- Равия апа! Сез аулак өйләргә йөргән кеше. Безгә берничә сүз әйтеп китмәссезме?
( Равия апа сөйли).
- Ә хәзер Луиза Батыр-Булгариның Г. Мөхәммәтшин сүзләренә язылган Айдар Фәйзерахманов башкаруында “Аулак өй” җырын тыңлап китик.
Дәрескә йомгак. Укытучы:
- Әлеге әсәр буенча шуны әйтәсе килә: гореф-гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, югалса, без үзебез дә татар халкы булып кала алырбызмы?
Рухи байлык үлгәннәр өчен түгел, исәннәр, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Халкыбызның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләтебез үткәнен хөрмәт итсен иде. Г. Бәширов иҗаты югалтканыбызны табарга, ә тапканны күз карасыдай сакларга өнди.
Ф. Яруллинның Г. Бәшировка багышлап язылган “Якты талант” шигыреннән өзек укып китәсе килә.

“...Муеннарны заман борган чакта
Шытырдатып йөз һәм мең кабат –
Аңладыгыз борылу ярамавын
Халык йөрәгеннән сулгарак...”
- Кунакларыбызга зур рәхмәт. Бүләкләр бирү.
Укучылар! Дәрестә актив катнаштыгыз, “5”ле билгеләре куям.
Өй эшен дәфтәрләргә яздыру.
Сочинеие “Туган як – кадерле төбәк”.

У вас нет прав для создания комментариев.