Бөек милләт шагыйре Мифтахетдин Акмулланың тормышы һәм иҗаты.
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
9нчы татар сыйныфында әдәбият дәресенә план-конспект.

Тема:
“Бөек милләт шагыйре Мифтахетдин Акмулланың тормышы һәм иҗаты”

Конспектны язучы:
Яр Чаллы шәһәре 40 нчы урта
мәктәпнең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Таҗиева Рузалия Рәвгат кызы



Тема: Бөек милләт шагыйре Мифтахетдин Акмулланың тормышы һәм иҗаты.
Максат: 1) Укучыларны 19 йөзнең икенче яртысында яшәп иҗат иткән шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тормыш юлы белән таныштыру, иҗаты турында башлангыч белем бирү,башка авторларның аның турындагы фикерләре белән танышу.
2)Әдәбият теориясе буенча өйрәнгән төшенчәләрне Акмулла иҗаты белән бәйләү.
3) Укучыларда Акмулла иҗатына карата хөрмәт тәрбияләү, аң-белем алуга омтылыш булдыру, шигърияткә кызыксыну тудыру.
Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү
Методы: өлешчә эзләнү, лекция
Җиһазлау:
Дәреслек,М.Акмулла турында презентация, төрле авторларның аның турындагы фикерләре, афоризмнар, эпиграфлар, М.Әгъләмовның “Акмулла арбасы” исемле поэмасы.
Дәрес барышы:
1.Оештыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
а) Яңа темабызны өйрәнгәндә кирәк булачак кайбер теоретик төшенчәләрне искә төшерик.
- Нәрсә ул мәрсия?
-Нәрсә ул мәдхия?
-Нәрсә ул газәл?
б) Тестлар чишү(19 йөз татар әдәбияты буенча)
в) 19 йөзнең икенче яртысындагы поэзия турында сөйләшкәнче, 19 йөзнең 1 нче яртысын искә төшерик. Бу чор поэзиясенә нинди сыйфатлар хас? (1.дини-суфыйчыл, дөньяви-реалистик юнәлеш)
-!9 йөзнең икенче яртысында татар поэзиясенә гомуми күзәтү ясыйк.
1 укучы сөйли.
- 19 йөздә иҗат иткән шагыйрь Гали Чокрый иҗатын искә төшерик.
3. Яңа темага керешү
Һәр заманның үз җырчысы була.
-Укучылар, без бүгенге дәресебезне 19 йөз башкорт әдәбиятының алдынгы , күренекле вәкиле, гуманист, шагыйрь, мәгърифәтче һәм укытучысы булган М. Акмуллага багышларбыз.
Акмулланы 3 тугандаш халык - татар, башкорт, казакъ халкы үзенең шагыйре дип саный. Дәрестә кызыклы да , хәсрәтле дә тормыш юлы белән танышырбыз, иҗаты турында башлангыч белемнәр булдырырбыз.(Экранда шагыйрьнең портреты, күренекле шәхесләрнең Акмулла турындагы фикерләре)
Күренекле галим Миркасыйм Госманов болай дигән: “Акмулланы Тукай алыштыра. Ике арада Мөхәммәдъяр гына бар. Г.Тукай- үзе Акмулланың тулы варисы”

“Төне генә түгел, көннәре дә
Кара булган чакта халыкның.
Эзләгәнсең, наданлыкны ерып
Кайда икәнлеген халыкның” дип язган моннан 15 ел элек Акмулланың якташы Н.Яруллин.

Акмулланы ак һәм пакъ булганга
Халык саклый, укый, табына.
Үз чичәнен казакъ далалары,
Урал тавы, Идел сагына.
Әхмәт Рәфис

Шигърияттә, моңлы шигърияттә
Уралы син башкорт халкының.
Еллар үтә, шигъри учакларың
Саклый һаман йөрәк ялкының.
Тарихларда олы шагыйрьләрнең
Үз урыны була, үз даны.
Синең урын халык йөрәгендә,
Син бит аның шигъри вөҗданы”
Дамир Гарифуллин.

“Иң әүвәл пакъләү кирәк эчнең керен”
М.Акмулла.
“Мифтахетдин”- гарәп теленнән тәрҗемәсе “ачкыч саклаучы” дигәнне аңлата. Чыннан да, Мифтахетдин күңелендә башкорт поэзиясенә ачкыч саклаган.
Акмулла башкорт, казах, татар халкы арасында яшәп, аларга үзенең шигырьләрен сөйләгән,поэтик ярышларда катнашкан..Халык арасында талантлы шагыйрь, саф ,ак, чиста күңелле,гадел укытучы –мулла булып таныла. Шуңа халык аңа Акмулла дип исем кушкан.
1905 елга кадәр татар шигъриятендә Мифтахетдин Акмулла – иң зур шагыйрь. Габдулла Тукай ныклап килеп кергәнче, татар шигъриятен Мифтахетдин язган әсәрләр җитәкләгән, җан керткән. Яңа чорда да (1905 елдан соң!) татар шигъриятенә Акмулла ясаган тәэсир бик зур. Хәзер Акмулла турында кайбер галимнәребез, язучыларыбызның фикерләре белән танышыйк.
Акмулла турында Ризаэддин Фәхреддин: "Акмулла – классик төрки-татар әдәбият традицияләреннән тыш, казакъ халык поэзиясе белән сугарылган, дала поэтик мәктәбендә дә тәрбияләнгән, шул ике башлангычны бергә кушкан кабатланмас шагыйрь... Кардәш халыкларыбызның уртак улы", – дип яза. Галим Акмулланы күреп тә белгән.
Миркасыйм Госманов аның хакында : "1905 нче елдан соң татар әдәби тел үсешенең башында, Акмулланы Тукай алмаштыра. Әлеге ике арада (Мөхәммәдъяр – Тукай), поэзиянең сугышчан иҗтимагыйлеге җәһәтеннән шагыйрьләрнең бик сирәкләре генә Мифтахетдин Акмулла белән ярыша ала. Габдулла Тукай үзе – Акмулланың туры варисы, аның иҗтимагыятен яңа баскычка, биек үрләргә мендерүче", – дигән фикерләрен әйтә.
Акмулла турында башка фикерләр экранда күрсәтелә.
М.Акмулланың “Башкортларым, уку кирәк” исемле шигыре аның галим иясе, мәгърифәтче икәнлеген исбатлый.
(экранда шигырь, укытучы укый.)
Башҡорттарым, уҡыу кәрәк!*
1. Башҡорттарым, уҡыу кәрәк, уҡыу кәрәк!
Арабыҙҙа наҙандар күп, уҡыу һирәк.
Аңғыра айыуҙан Уралдағы ҡурҡҡандай,
Эй, туғандар, наҙанлыҡтан ҡурҡыу кәрәк!
2.Илтифат ит: уҡыуҙалыр шәрафәттәр,
Яһиллектән килә ятыр ҙур афәттәр.
Уҡығандар күктә осор, һыуҙа йөҙөр,
Юҡтыр унда әүлиәлек, кәрамәттәр.
3. Уҡығанға был донъяла жәләл булыр,
Харам тигән күп шәйҙәр хәләл булыр.
Ырыҫ, дәүләт шишмәһен асам тиһәң,
Ғилем-һөнәр берҙән-бер әмәл булыр.
4.Алтыға берҙе ҡушып, һан ун булмай,
Сәғәтте алға бороп, төн көн булмай.
Белемлелек — арыҫландан көслө батыр,
Шуға атланмай, һинең төшөң һис өн булмай

Татар халкында бер мәкаль бар: "Туганда ук бәхетсез булып туган инде!" Бу әйтем тулысы белән Мифтахетдин Акмулла өчен генә әйтелгән диярсең. Мифтахетдин гомере буена ачлы-туклы яшәп, орылып-кагылып, төрмәләрдә утырып, хатын назы күрмичә, ике юлбасар башкорт кулыннан фаҗигале рәвештә һәлак була.
Шундый бәхетсез тормышлы тагын нинди шагыйрьләрне беләсез?
- Г.Утыз- Имәни, Г.Тукай, Мөхәммэт пәйгамбәр.
Сүз укучыларга бирелә.
-1 укучы Акмулланың тормышы турында сөйли
Укытучы: Акмулла уку-язу, белем бирүдән тыш балта остасы да булган Аның, имеш, 3 бүлекле арбасы булган ди. Берсенә -китаплар, икенчесенә- эш кораллары, өченчесенә үзе утырып йөргән ди. Үги атасы белән яши алмыйча ул өеннән атка утырып чыгып киткән.Шагыйрь М.Әгъләмов Акмулла турында “Акмулла арбасы “ исемле поэма язган.М.Әгъләмовның үзен дэ шагыйрь Ркаил Зэйдуллин ---Мөхэммәдьяр-Акмулла- Тукай- М.Әгъләмов-- чылбырына куя.
“Акмулла арбасы “ исемле поэмадан өзек
Кайсы гына якка юл алмасын,
Кайсы гына якка бармасын.
Көтеп алган халык Акмулласын,
Өч бүлектән торган арбасын.
Йорт салырга оста кулын көткән,
Юл салырга шигъри хикмәтен.
Гомере сәфәр. Соңгы сәфәре дә
Кереп калган бәет, җырларга.
Ерак киткән арбасының даны,
Ә үзенең даны елларга...
...Тик бер гасыр үткән. Ишетелә
Келтер-келтер һаман барганы.
Теләр идем һәрбер чордашыма
Өч бүлекле шундый арбаны.
Башланмаган яңа гасыр әнә
Киләчәккә дәшеп торганда,
Йөзләп шагыйрь чыккан
3 урынлы
Шул арбага яулык болгарга!
Укытучы: М.Акмулла балалар укыта , шигырьләр яза, балаларны чичәнлек сәнгатенә өйрәтә. Ул-чичэн шагыйрь
Бу турыда 2 нче укучы сөйли :
Акмулла –чичән шагыйрь.Чичән- сүз остасы, хикмәтле сүз әйтү дигәнне аңлата..Чичән – зирәк акыл һәм хикмәт иясе, тапкыр һәм туры сүзле дигәнне аңлата.Чичәннәргә хас булган хикмәтле сүз, кинаяле, табышмаклы метафорик сөйләү, хәтердә җиңел калырлык афористик тезмәләр -Акмулланың төп сыйфатлары. Үзенең чичәнлеге, “Халыкка хак сүз сөйләүче пакъ мулла” булуы аны күп бәлаләргә дә дучар итә. Яла ягып, аны Троицк төрмәсенә ябалар. Әмма монда да шагыйрь атаклы шигъри хатларын халыкка ирештерә.
Саф алтынны нәҗескә буяу белән
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!- ди.
Төрмә тормышы аның әсәрләрендә тирән эз калдырган.
Минем кебек булыр микән бәхетсез,
Егет башым әсир булды вакытсыз,
Аһ,орып, аш эчмәй, кан йотабыз.
-Хәзер М.Акмуллага багышланган презентацияне карап үтик.
Укытучы Язучы ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН истәлекләреннән өзекләр укый
(Инженер-атомщик,ТР фәннәр академиясендә җитәкче, техник фәннәр кандидаты , отставкадагы полковник,ТР язучылар союзы әгъзасы,Г.Исхакый, Х.Атлас, М.Акмулла исемендәге дәүләт бүләге премияләре лауреаты, М.Акмулланың ерак туганы Зәки Зәйнуллин уртак ерак туганнары Әбү Нәгыйм истәлекләреннән:
“Акмулла мәдрәсәдә "самавырчы малай" булып тора һәм шәкерт чагында ук чын шагыйрьгә әверелә.
"Сукыр суфи хәлфә (Зәки Шәмсетдин ул!) мәдрәсәдә Мифтахетдинне үз янына утыртып, аның язган шигырьләрен тыңлый торган иде. Алардан аз гына читтәрәк икенче хәлфә Гали Чокрый утыра. Болар инде сукыр хәлфә белән шәкерт Мифтахның шигырь тикшергәннәрен тыңлыйлар. Сүзсез, тавышсыз гына, сөйләшүләренә кысылмыйлар. Гали хәлфә янында утырган шәкертләр дә шагыйрьләр. Һәркайсы шигырь яза. "Зәки Шәмсетдин кебек" шигырь язарга өйрәнәләр.
Тик шигырьләренә Гали хәлфә бәя бирмичә, аларны Зәки хәлфәгә укырга җөрьәт итмиләр. Чөнки Гали хәлфә аларга алдан ук әйтеп куйган: "Сез язган шигырьләр арасында әле Зәки хәлфә укырдайлары сирәктер. Мин араларыннан яхшыларын сайлап алам, шуннан сез аларны Зәкигә укырсыз!
Зәки Шәмсетдин белән Гали Чокрый Мифтахетдин шәкертне ияртеп, самавыр, чынаяклар, вак бәлешләр, җәймә-кабартмалар, бал-май, сөт, каймак алып, ерактан ук күренеп торган Бакыр Чагыл тау янына еш кына "сәхрәгә" чыгалар иде. Шуларга кучер булып бер мәртәбә миңа да бару бәхете эләкте бит. Тау астында патша Петр I салдырган бакыр эретә торган мичнең урыны әле дә бар. Тау астында уңдарак, балан куагы төбеннән салкын чишмә ага. Шул чишмә янында атны туктаттык. Учак яктык, казан астык. Мин инде, кучер буларак, самавыр куям, бәрәңге пешерәм, табын әзерлим, зур чүпрәк паласны яшел үлән өстенә җәям. Болар, өчәүләшеп, Бакыр Чагыл тау башына менеп киттеләр.
Бераз вакыт узгач, нәрсә эшлиләр икән бу өчәү тау башында дип уйлап, мин дә артларыннан мендем.
Зәки хәлфә нәкъ тау түбәсендә, азрак алгарак чыгып баскан да үзенең моңлы тавышы белән салмак кына шигырь укый. Бу өч юләр, тау башына менеп, искән җилгә тыңлатырга дип, шигырьләрен укырга килгәннәр икән.
Чагыл тау башында шигырь укып туктадылар да тавышсыз бик озак басып торды болар. Мин түземсезлек күрсәтеп кузгала башлаган идем, Зәки хәлфә акрын гына миңа дәшә:
– Әбү Нәгыйм, энем! Шаулама, тыңла!
– Нәрсә тыңлыйм, хәлфә абзый?! Шылт иткән тавыш та юк бит. Хәтта җил дә исми.
– Син тыңла! Ишетерсең! Тыңлаган колак ишетә ул! – ди хәлфә абзый миңа.
Хәлфәнең тавышы тулы ниндидер сихри моң бар кебек.
Тыңлыйм, ике колакны да торгызып. Юк, бернәрсә дә ишетелми. Колакларны тагын да ныграк торгызам, тыңлыйм тырышып. Һәм...
Чак кына, ишетелер-ишетелмәс кенә булып, җыр кебек сузып-сузып бер моң ишетелә башлады бит. Тынды... тагын ишетелде... тагын тынды... тагын ишетелде... тагын... тагын...
Акрын гына сүзсез генә, искиткеч моң агыла. Күңел кылларын кузгатып, йөрәкне кысып сыкратып, әллә кайлардагы әллә нәрсәләрне акрын гына өзгәләп моң агыла да агыла. Иркәли дә, җылыта да, җырлата да... Моң!!! Чын татар моңы!!! Борынгы ата-бабалар моңы бит бу!!!
Ә тирә-якта шул моңны чыгаручы бер генә җан иясе дә юк. Бакыр Чагыл тау башында өч шагыйрь дә мин генә. Байтак басып тордык Бакыр Чагыл тау башында сүзсез моң тыңлап.
Табын әзерләп, ризык-тәгам җыярга чишмә янында, чүпрәк палас өстендә тезелешеп утырыштык. Урнашып бетергәч, Суфи хәлфә миннән сорый:
– Әбү Нәгыйм! Нинди моң тыңлаганыңны беләсеңме син?
– Юк бит, хәлфә абзый! Ул асыл моңның каян агылып, безгә килеп җиткәнен аңламадым.
– Бакыр Чагыл тауның кояш баешына караган, текә, кылган баскан битен өйләдән соң кояш җылыта. Шунлыктан ул моң өйлә вакытында гына, кояшлы, җилсез көннәрдә генә була. Моңның чыгу вакыты – көн уртасында, өйлә намазы алдыннан. Ишетелер-ишетелмәс булып башлана да, аннан инде бераз вакыт узгач, ачык итеп ишетелә башлый. Менә нәкъ бүгенгедәй. Без ул моңны "кылганнар моңы" дибез. Тау бите кояшта җылына, һәм шул җирдән һава, җылынып, тау бите буйлап өскә таба үрмәләп агыла башлый. Ак ефәк башлы кылганнар арасыннан агыла ул җылы һава. Менә шул кылганнарның ап-ак, озын ефәк кебек йомшак чачаклары, һава дулкыны белән тибрәнеп, бер-берсенә тиеп, кылганнар моңын китереп чыгара.
( Укытучы: Менә бит нинди сизгер күңелле , табигатьтәге күпләр сиземли дә алмаган моңны сизгәннәр икән бит бу шагыйрьләр.Бигрәк тә сукыр укытучы Ш.Зәки)
Мифтахетдин Акмулла казакъның Сыр-Дәрья якларыннан атлы арба белән ел аралаш бер мәртәбә Эстәрлебашка килә торган булган. Минем әтием аны 1895 елның җәендә Эстәрлебашта базар мәйданында күргән. Әтигә ул урыс телендә Н.Гогольның "Тарас Бульба" исемле китабын һәм Лев Толстойның "Рассказы" исемле хикәяләр китабын бүләк иткән”
Йомгаклау.
- Бүген дәрестә нинди белемнәр алдык?
Башкортстанда күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмуллага багышланган чаралар ел саен декабрь аенда үткәрелеп килә. Шул хакта 2006 елда Акмулланың 175 еллык юбилеен билгеләгәндә, Республика президенты Мортаза Рәхимов фәрман чыгарган
Әлеге юбилей көннәрен үткәрү Башкортстан дәүләт педагогия университеты җилкәсенә төшә. Чөнки шушы югары уку йортына Мифтахетдин Акмулла исеме бирелгән. Акмулла музеенда яңа күргәзмә ачылган. Ә 10 декабрьдә педагогия университетында “Акмулла нәсыйхәтләре” дигән кичә үткәрелгән, талипларга Акмулла исемендәге стипендияләр тапшырылган.
“Чараларда Казакъстаннан да галимнәр катнашкан

Башкорт галимнәре Акмулла турында сөйләгәндә аның саф башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе булуын гына тәкърарлый. Татар, казакъ һәм башка милләтләргә зур йогынты ясаган башкорт мәгърифәтчесе дип бәялиләр аны. Шушы бәяләмәне аклау өчен Башкортстанда Акмулла истәлеген мәңгеләштерү өчен икеләтә-өчләтә көч салына.
Акмуллага 175 ел тулуга багышлап, Казакъстанда, Татарстанда да .Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әдәби- музыкаль кичә булды.

Өй эше. Хрестоматиядән Акмулланың “ Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе”н сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә, шагыйрь турында сөйләргә әзерләнергә

У вас нет прав для создания комментариев.