Галимҗан Ибраһимов иҗаты – XX гасыр татар әдәбиятының йөзек кашы
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
МГББУ “ТР Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе”

Галимҗан Ибраһимов иҗаты –
XX гасыр татар әдәбиятының йөзек кашы

Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы, МГББУ “ТР Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013
Сыйныф: 10
Дәрес төре: фәнни - тикшеренү конференциясе.
Максат: - укучыларның мөстәкыйльлекләрен үстерү,
аңа салынган мәгънәне ачу;
әсәрдәге үзәк вакыйганы билгеләргә өйрәтү.

Җиһазлау: Г. Ибраһимов портреты, “Сайланма әсәрләр” җыентыклары, интерактив такта, компьютер, иллюстрацияләр.

Дәреснең методы: иҗади уку, эзләнү.
Дәрестә кулланылган алымнар: мәгълүмат бирү, укытучы сүзе, укучы сөйләве, әңгәмә, күрсәтмәлелек.

Дәреснең планы.
І. Актуальләштерү.
1. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.
2. Укучыларга иҗади уңышлар теләү.
3. Жюри әгъзалары белән таныштыру.
ІI. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1. Һәр укучыга чыгышын сөйләтү, сораулар бирә бару.
2. Цитатаны сәнгатьле уку (укытучы).
3. Укучыларның сәнгатьле укулары.
3. Сораулар буенча әңгәмә.

IІІ. Йомгаклау. Дәреснең кайсы өлеше күңелегездә ныграк калды? Бу дәрес сездә нинди хис-тойгылар уятты?
ІV. Өй эше. “Казакъ кызы” әсәрен укып бетерергә.




Дәрес барышы.
1. Актуальләштерү.
1. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.
2. Укучыларга иҗади уңышлар теләү.
3. Жюри әгъзалары белән таныштыру.
2. Төп өлеш.
Укытучы сүзе. “Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә. Ләкин кызганыч
тән яшәве белән түгел, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә”. Г.Ибраһимовның бу сүзләрен дәресебезнең эпиграфы итеп тә алырга мөмкин булыр иде.
Конференция – латин сүзе.
1.Бер урынга җыю, туплау.
2.Теге яки бу китап күбесе тарафыннан укып чыгыла да аны укыган кешеләр үзара фикерләшәләр, үзләре өчен мөһим бер нәтиҗәгә киләләр дигән сүз
Китап укучылар конференциясе бер китап буенча да, берничә әсәргә багышлап та үткәрелә ала.
Укытучы конференция планын укучылар белән киңәшеп, аларны теләк – тәкъдимнәрен истә тотып, җентекләп төзи: бертөрлелекккә юл куелмасын, укучыларның фикер агышына юнәлеш бирерлек һәм фикер уртаклашырга омтылырлык шартлар тудырылсын, сораулар ихлас күңелдән сөйләшүгә тартырлык булсын.
Укучылар конференциясенә зур әзерлек эшләре алып барыла һәм монда укучыларның укуларын оештыру әһәмиятле бурыч булып тора. Алдан ук кабинет җиһазлана, укырга өстәмә чыганаклар тәкъдим ителә. Тикшерелергә тиешле сорауларны да алдан бирелеп куелуы максатка ярашлы: укучылар уйлана, фикерләшә.
Конференцияләр, гадәттә, 9-11 сыйныфларда үткәрелә. Әмма аның кайбер элементларын 6-8, хәтта түбәнрәк сыйныфлардан ук дәресләрдә куллана башлау үзен аклый.
9-11 сыйныфларда тикшерелергә тиешле мәсьәләләр проблематик планда алына һәм вакыйгаларга,геройларның эш – хәрәкәтләренә, әсәрдә язучыларның дөньяга карашы чагылуга фәнни һәм социаль позициядән чыгып бәя бирелә. Фикер алышуга катнашучылар сөйләменә дәлиллелек, нигезләнгәнлек хас.
Мәктәптә бара торган конференциясенең махсус уку йортларында, студент яшьләр арасында, өлкәннәр белән клубларда оештырылганнарыннан
аерылыбрак торганлыгын искәртеп үтәргә кирәк. Мәктәптә укытучының җитәкчелек итүе, юнәлеш бирүе бик тә әһәмиятле. Мәктәп конференциясендә әсәрдә чагылган нинди дә булса мәсьәләне күтәреп, аны тирәннән ачудан бигрәк, укучыларның үзара аңлашуы, фикер алышуы, укытучы куйган сорауларга үз мөнәсәбәтен дәлилләп белдерүе кулайрак күренә.
Без бүген, хөрмәтле укучылар, әдәбиятыбызның күренекле вәкиле, татар прозасының аксакалы Г.Ибраһимов турында фәнни – тикшеренү конференциясенә җыелдык. “...Укучы күңеленә эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллимнең бирә ала торган хезмәтләренең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Бу – мәңгелек бер нур”, - дигән иде язучы үзе. Аның бу сүзен куәтләп, эшебезне башлап җибәрик.
Укучыларның чыгышлары түбәндәге тәртиптә бара:
1.Минкашева Лилия – Галимҗан Ибраһимовның тормыш баскычлары
2.Хәйруллин Раил - Язучының “Көтүчеләр” хикәясендә образлар системасы
3.Фәсхетдинова Гүзәл - Г.Ибраһимов әсәрләрендә исем - атамалар
4. Әхмәтшин Айназ - Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә персонажлар теле
5. Вәлиева Алия - Галимҗан Ибраһимовның ХХ йөз башындагы иҗатында яшьләр темасы
6. Гимранова Гөлназ - Г. Ибраһимов – дуслык җырчысы

Ә менә бүген безнең аудиториядә утыручылар, конференциядә катнашучылар түбәндәгеләрне истә тотарга тиешләр:
- эш барышында күзәтүчеләр юк – барыбыз да актив катнашучылар;
- беркем дә акыл өйрәтми, һәркем үз фикерен ачыктан – ачык әйтә;
- чыгыш барышында үз тормышыңнан, дусларың, иптәшләрең тормышыннан, әдәби китаплардан мисаллар китерә аласың.
Шулай ук үзеңне кызыксындырган сорауларны бирергә, фикер – тәкъдимнәрегезне җиткерергә мөмкин.
Сүз жюри әгъзаларына бирелә, алар билгеле бер нәтиҗәгә килгән арада, бер кроссворд чишеп карыйк. Ул язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган. (Слайдлар белән)

“Һичбер халыкның авызына һичбер вакытта аның табигый телен тартып алып, үзең теләгән яңа бер тел куяр хәл юк. Әдәби тел һичбер вакыт ясалмый. Ул халыкның үз рухындагы мәгънәне нинди тел белән әйтергә теләвеннән килеп чыга”, - дип язды Г. Ибраһимов.

“Г. Ибраһимов... башкортның җанлы тормышын, табигатен тасвирлаудагы осталыгы белән башкорт әдәбиятының тууына да нигез булып тора”.
Даут Юлтый
“...Укучы күңеленә эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллимнең бирә ала торган хезмәтләренең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Бу – мәңгелек бер нур.”
Г.Ибраһимов
“...Иң мөһиме – шәкертнең рухында аң уяту булырга тиеш. Укылган белемнәр рухыбызның үз хәзинәсе булып китсен, рухыбызда шул хакта мәсьәләләр тусын; акылыбыз шөбһәләр, ялгышлар . аңлашылмаучылыклар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле булган иң кыйммәтле орлыклар”.

Чыгышларны бәяләү критерийлары.
1. Проблеманың актуальлеге (2 баллга кадәр).
2. Максат, бурыч, нәтиҗәләрнең булуы(5 баллга кадәр).
3. Тикшеренү өлешенең булуы (5 баллга кадәр).
4. Тиешле таләпләргә туры китереп тутырылуы:
• структурасы дөрес булу(2 баллга кадәр);
• эшнең сыйфаты(2 баллга кадәр);
• төрле чыганакларны куллану һәм аларны эштә күрсәтү
(2 баллга кадәр).
5. Конференциядә чыгыш ясау:
• чыгышның сыйфаты(3 баллга кадәр);
• чыгышның демонстрацион материал белән үрелеп барылуы һәм аның чыгыш вакытында кулланылуы(2 баллга кадәр);
• регламентны саклау(2 баллга кадәр);
• сорауларга төгәл җавап бирү(2 баллга кадәр)

Чыгыш ясау вакыты – 7-8 минут, сорауларга җавап – 2-3 минут.
Чыгыш ясаучы укучылар исемлеге һәм аларны бәяләү
№ Укучының исем- фамилиясе Чыгышның исеме Бәяләү - 1 2 3 4 5 Гомуми балл
1 Минкашева Лилия Галимҗан Ибраһимовның тормыш баскычлары
2 Хәйруллин Раил Язучының “Көтүчеләр” хикәясендә образлар системасы
3 Фәсхетдинова Гүзәл Г.Ибраһимов әсәрләрендә исем - атамалар
4 Әхмәтшин Айназ Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә персонажлар теле
5 Вәлиева Алия Галимҗан Ибраһимовның ХХ йөз башындагы иҗатында яшьләр темасы
6 Гимранова Гөлназ Г. Ибраһимов – дуслык җырчысы

Йомгаклау. Һәрбер укучы үзенең чыгышын презентация белән бергә алып бара, чыгыш соңында укучыга сораулар бирелә. Жюри чыгышларны бәяли, урыннар куя, грамоталар языла.
Кулланылган әдәбият

1. Г.Ибраһимовның томлыклары.
2. Татар мәктәпләре өчен 10 сыйныфка татар әдәбияты.

У вас нет прав для создания комментариев.