Нәкый Исәнбәт. "Туган ил" шигыре. 6 нчы сыйныф
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский»
Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

Открытый урок.
Тема. Нәкый Исәнбәт.
“Туган ил”шигыре.


Кашапова Фануза Анваровна,
заместитель директора по вопросам национального образования, учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории

Актюба, 2012 год

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе



Ачык дәрес.
Тема. Нәкый Исәнбәт.
“Туган ил”шигыре.

Төзеде: югары категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Кашапова Ф. Ә.

Актүбә, 2012 нче ел.

Тема. Нәкый Исәнбәт. “Туган ил”шигыре.
Максат.1. Язучының тормышы, иҗаты белән таныштыру, сәнгатьле уку, эчтәлеген үзләштерү;
2. Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү дәрәҗәсен үстерү;
3.Укучыларда туган илгә, туган җиргә мәхәббәт, табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, китап күргәзмәсе, мәкальләр китабы, газета – журнал материаллары, Җинан Гарифуллинаның “Йөрәк җыры” китабы, төрле рәсемнәр.
Дәрес тибы : яңа материалны аңлату.
Дәрес барышы.
(Эш өчен 2 төркем алына. Төркем җитәкчеләре алдан сайлап куела. Алар өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшереп чыга.Сыйныфның дәрескә әзерлеге турында укытучыга хәбәр итә.Өй эше дәрес вакытында тикшерелә).
Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.
- Исәнмесез, балалар!
- Исәнмесез, саумысез!
- Хәерле көн, балалар!
-Имин үтсен көнегез!
-Кәефләрегез ничек соң?
-Кояшлы иртә кебек
-Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Уку мәсьәләсен кую.
Әйе, укучылар, без сезнең белән Тукай телен, ана телен өйрәнәбез. Бүген без сөекле шагыйребез иҗатын дәвам итүче шагыйрь, прозаик, драматург Нәкый Исәнбәтнең тормышы, иҗаты белән танышырбыз.
1. Кереш өлеше.
Шагыйрь Н. Исәнбәтнең тормышы турында укучы чыгышы.
Сорау һәм биремнәр өстендә эш.
- Н. Исәнбәт кайчан һәм кайда туган?
- Ул кайларда белем ала ?
- Н. Исәнбәтнең тууына ничә ел тулды?
2.Укучыларга караоке һәм җыр сүзләре тәкъдим ителә. (Җыр. Э.Мөэминова. “Туган телем”).
Дөньяда иң матур ил –
Ул минем - Туган илем.
Дөньяда иң матур тел –
Ул минем туган телем.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә,
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:
- Сез җырлаган җыр нәрсә турында?(Укучылар җавабы тыңлана)
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Туган илебез, Ватаныбыз турында).Әйе, укучылар, безнең дәреснең темасы: Н. Исәнбәтнең “Туган ил” шигырен өйрәнү. Ә максат: шагыйрьнең иҗаты аша туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, туган ил нәрсәдән башлана? Нәрсә соң ул туган ил? (Төркемнәрдән төрле җаваплар алына).Үз – үзеңә бәя бирү.

Беренче бирем: 1 нче төркем.
Туган ил ул - алтын арышлар,
Туган ил ул - иркен болыннар.
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә - барыбыз бер туган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган илнең кадерен бел генә!
2 нче төркем.
- Ул - әби- бабайларның, әти-әниләрнең туган җире.
- Туган ил ул - безнең чишмәләребез, биек тауларыбыз.
- Туган ил - завод- фабрикалар, кибетләр, мәктәпләр, без яшәгән бистә.
- Туган ил- минем өем, әти- әнием, дусларым, туганнарым. Туган авыл, туган як, туган җир, туган ил төшенчәләре һәркем өчен газиз һәм кадерле. Аның челтерәп аккан чишмәләре, киң болыннары, иген кырлары, саф һавасы, шифалы яңгырлары күңелгә рәхәтлек бирә. Һәркемнең үзенең туган ягында, табигать кочагында үзе яраткан урыны, үзенә ошаган изге почмагы була.
Укытучы.
- Туган ил сүзенә синоним бармы?
- Ватан. -Әйе, Ватан, Туган ил безнең өчен бик кадерле. Балалар, бүген без, Н. Исәнбәтнең “Туган ил” шигырен өйрәнербез.Ә хәзер сүзлек эше өстендә эшләп алырбыз.
Сөекле – любимый Аңкуы - издатие запаха Балкуы - сияние луны Моң –зар - горесть
3. Дәреслек өстендә эш.
Укытучы Н. Исәнбәтнең “Туган ил” шигырен укый.
Шигырьне чылбырлап укыту.
Алган белемнәрне ныгыту.
1.Сорау һәм бирем.
-Автор үзенең шигырендә нәрсә турында сөйли?
-Туган илгә мәхәббәт нәрсә ул?
-Н.Исәнбәтнең сөекле иленә, халкына, әнисенә мәхәббәте шигырьнең кайсы строфаларында аеруча ачык күренә?
Нәтиҗә. Шулай укучылар, туган ил бик кадерле ул.
Физкультпауза. Н. Исәнбәтнең “Туган ил” җырын караоке белән башкару.
Икенче бирем. Туган ил турында мәкальләр уйларга.
1 нче төркем. 2 нче төркем.
-Үз илем –алтын бишек. - Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.
- Туган илең –туган анаң. - Ватан белән ата - ананы чит җирдә таба алмассың.
- Ватан барыннан да газиз. - Илнең төтене дә тәмле.
- Илнең әреме дә хуш исле
Өченче бирем. Якташ язучыларның туган ил, туган җир турында язылган шигырьләре бармы? Ә хәзер үз шагыйрәбез Җинан Гарифуллинаның “Актүбәм” шигырен тыңлап үтик. (Берничә шагыйрьнең шигыре укыла).
Укытучы. Без дәресебезнең ахырына якынлашабыз.
Рефлексия.
- Укучылар, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? (Туган ил).
- Без Татарстан Республикасының кайсы бистәсендә яшибез? (Актүбә).Әйе, безнең туган җиребез Актүбә. Дәрес өчен үз үзеңә бәя кую.
Өй эше. 1 вариант. “Туган ягым - Актүбәм” темасына рәсем ясау. 2 вариант. “Туган телем” җырын ятлау. 3 Авыр үзләштерүче укучыга шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.Укытучы. Кадерле укучылар! Бүгенге дәресебез тәмам. Сезнең һәммәгезгә дә дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. Туган илегезне, туган телегезне һәрчак яратыгыз. Укучыларга “Актүбәм – ак калам” видеофильмы тәкъдим ителә.

Әдәбият исемлеге:
1. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф. 2005
2. Э. Мөэминова. Бәйрәмнәр. Шигырьләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004.
3. Җ.Гарифуллина. Йөрәк җыры. Шигырьләр. – Азнакай, 2000.

У вас нет прав для создания комментариев.