план конспект "Әкиятләр иленә сәяхәт"
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Максат: балалар белән көз турында белемнәрен ныгыту. Яңа өйрәнгән сүзләр хисабына сүз байлыкларын арттыру. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен кабатлау. Өйрәнгән шигырьләр, мәкальләрне искә төшерү, граматаларын ныгыту.
Сүзләр өстендә эш: көендерә, уңдырам, кытыршы.
Материаллар: рәсемнәр, хәрефләр, көзге байлыклар урман күренеше өчен җиһазлар.
Балалар белән алдан эшләнгән эш:Рус халкының “Казлар – аккошлар” әкиятен уку.

Әкиятләр иленә сәяхәт
Балалар, бүген безгә Алена килгән. Ул рус халкының “Казлар – аккошлар” әкиятеннән безгә килгән. Ул ярдәм сорый. Аның энесен казлар – аккошлар алып киткән һәм ул безнең булышуыбызны сорый. Без булышырбызмы , балалар? (әйе)
-Әйдәгез, балалар, Аленага ярдәмгә юлга чыгабыз.(күңелле көй яңгырый һәм балалар шул көйгә атлыйлар)
-Балалар, безнең алда нәрсә ул? (мич)
-Әйдәгез әле, балалар, мичтән сорап карыйк, бәлки ул беләдер. Мич, мич, мичкәй син күрмәдеңме казлар – аккошлар кайсы якка очтылар? (тәрбияче мич рәсеменә колагын куеп тыңлый)
-Балалар, мич “минем биремнәремне үтәсәгез әйтермен”- ди. Үтибезме биремнәрен (Тәрбияче конверт эченнән биремнәр ала)
1 бирем: Балалар, әйтегез әле безнең хәзер кайсы ел вакыты? (көз)
- Көз ел фасылы ничәгә бүленә? Алар ниндиләр?
- 3кә бүленш. Сентябрь, октябрь, ноябрь. (балалар һәрбер ай турында аерым – аерым сөйләп чыгалар)
- Молодцы, балалар, сез булдырдыгыз. Әйдәгез икенче биремне карап китәбез.
2бирем: Көз турында мәкальләр беләсезме?
*Күз өчен яз яхшы,
Авыз өчен көз яхшы.
*Язгы көн көендерә,
Көзге көн сөенднрә.
*Язның байлыгы – кояш,
Көзнең байлыгы – уңыш.
*Кышкы кар – көзге икмәк.
*Көзге көн ул бала кебек.
- Молодцы , балалар, без барлык биремнәрне дә үтәдек. Мич, мичкәй безгә әйт инде казлар – аккошлар кайсы якка киттеләр?
-Рәхмәт сиңа мичкәй, ә без балалар белән юлны дәвам итик. (күңелле көй астында юлны дәвам итәләр)
-Балалар, карагыз әле безнең алда нәрсә ул? (алмагач)
Әйдәгез балалар, алмагачтан казлар аккошларның айсы якка китүләрен сорыйбыз. Алмагачкай, син күрмәдеңме казлар аккошлар кайсы якка очтылар?
- Минем биремнәрегезне үтәсәгез әйтермен.
- -Үтибезме , балалар? (әйе)
- 1 бирем: Зирәклегезне тикшерү.
*Әрҗә төбеннән , бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он белән нәрсә пешереп була? (йомры икмәк)
*Алтын таракның төшеп калган урыны? (басмада)
*Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (ике)
*Әйт әле күбәләк,
Сөйләшик бергәләп... бу шигырь юлларының авторы кем? (Габдулла Тукай)
*Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә (Галигә)

*Әкиятләр гадәттә ничек башлана? (борын – борын заманда)
2бирем: Көз турында шигырьләр сөйләргә.
-Балалар сез беләсезме көз турында шигырҗләр? (әйе)
Г.Тукай “Көз”, Нур Гайсин “Көз”.(балалар шигырьләрне яттан сөйлиләр). Алмагачкай без биремнәрне үтәдек, әйт инде казлар аккшлар кайсы якка киттеләр?
-Уң якка китеәр бәлки куып җитәрсез. (күңелле көй астында балалар юлга чыгалар)
-Балалар, безнең алда нәрсә күренә? (сөт елгасы)
-Балалар, бәлки сөт елгасы казлар аккоәларның кайсы якка очканнарын күргәндер. Әйдәгез сорыйбыз.
-Исәнме сөт елгасы, син казлар аккошларның кайсы якка очканнарын күрмәдеңме?
- Минем биремнәремне үтәсәгез әйтермен
1бирем: Сүзләрне укы һәм тартык белән сузык авазларга аер. (Күмәч, әтәч, каз, көз, карбыз, иген)
2 бирем: Игътибарлыгыгызны тикшерү. Мин сүз әйтәм, ә сез шул сәзе икенче төрле әйтегез. Мәсәлән:өй- йорт.
Балалар – сабыйлар, нәниләр
Зур – дәү, олы.
Йөгерә – чаба.
Матур –чибәр, сөйкемле.
Дус – тату.
Кибә – корый, шиңә.
- Молодөы, балалар, бу биремне дә үтәдек. Сөт елгасы әйт инде кайсы якка очтылар? (сул якка очтылар)
- Рәхмәт сиңа сөт елгасы, син безгә булыштың.(матур көй астында юлга чыгалар һәм урман эчендә убырлы карчыкның өен күрәләр. Якынырак барып карасалар Аленаның энесен Убырлы карчык өендә күрәләр)
- -Убырлы карчык, син нишләп балалар урлап йөрисең? Бир безгә Аленаның энесен.
- Хи-хи-хи, бирмим. Ярар инде, әгәр минем күңелемне күрсәгез мин сезгә малайны бирермен. Менә минем монда табышмакларым бар шуларга җавап бирә алырсызмы?(Убырлы карчыкның табышмакларына балалар җавап бирәләр. Табышмаклар көзге байлыклар турында)
- -Юк, юк болай гына җибәрмим әле. Әйдәгез җырлап кәрсәтегез.(балалар җыр җырлыйлар)
- Бигрәк күңелләрем күтәрелеп китте. Алыгыз тизрәк бу малайны.Мин алай балалар урлап йөрмәм.Гафу итегез мине.
- -Яхшы Убырлы карчык, без сине гафу итәрбез.Сау бул. Әйдәгез, балалар, Алена үзенең энесен тапты урманнан өйгә кайтыйк(күңелле көй астында балалар урманнан кайталар. Алена белән энесе рәхмәт әйтеп өйләренә кайтып китәләр.)

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Зурлар төркеме өчен сөйләм телен үстерү шөгыленнән “Әкиятләр иленә сәяхәт” темасына план-конспект

Төзеде: 74 нче балалар
бакчасы тәрбиячесе
Романова Сиринә
Зөлфәт кызы.

Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре

У вас нет прав для создания комментариев.