Шөгыльнең исеме. Мәктәп белән танышу яки Кирлемән бездә кунакта.
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе ТатарстанРеспубликасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре
“Катнаш төрдәге 9нчы “Салават күпере” балалар бакчасы
тәрбиячесе Гарипова Гөлназ Дилшат кызының шөгыле

Шөгыльнең исеме. Мәктәп белән танышу яки Кирлемән бездә кунакта.

Максат. Балаларны мәктәп тормышы белән таныштыру, мәктәп белән кызыксыну хисләре уяту, белем алырга омтылыш тәрбияләү.Тирә-юньдәгеләр кыен хәлдә калганда күрә белергә, ярдәмгә килергә өйрәтү. Иптәшләреңнең һәм үзеңнең эш-гамәлләреңә дөрес бәябирү. Начар сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. Үзеңнең хисләреңне рәсемдә күрсәтү.
Ярдәмлек. “Мәктәпкә” рәсеме, портфель, уку әсбаплары, кыңгырау, рогатка, кадак, таш, малай һәм кыз рәсемнәре ясалган рәсемнәр, төсле буяулар, кисточкалар.
Дәрес барышы.
Балалар каршысына “Мәктәпкә” дигән рәсем эленә.
Тәрбияче. Бу рәсемне ничек дип атарга мөмкин?
Балалар. Мәктәпкә бару. Укырга бару.
Тәрбияче. Ни өчен сез балаларны мәктәпкә бара дип уйлыйсыз?
Балалар. Алар портфельләр тотканнар.
Тәрбияче. Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип әйтәбез?
Балалар.Укучылар.
Тәрбияче.Укучыларның портфельләрендә нәрсәләр бар дип уйлыйсыз?
Балалар. Дәфтәрләр, пеналлар, китаплар һ.б.
Тәрбияче. Юу әйберләрне бер сүз белән әйткәндә ничек атап була?
Балалар. Уку әсбаплары, уку кирәк-яраклары.
Тәрбияче. Рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән?
Балалар. Көз ае.
Тәрбияче. Һәр елны көз җиткәч, 1нче сентябрьдә укулар башлана. Мәктәп ул—белем йорты. Бу йортка беренче булып атлап керү – һәркем өчен зур бәйрәм.Мәктәп ишеген ачып кергәч тә, ягымлы елмаеп, сезне укытучы каршы ала.Ул сезне дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне дөрес куярга, укырга, язарга өйрәтер.Табигать тормыш серләрен аңларга ярдәм итәр. Ә шушындый матур кыңгырау балаларны дәрескә чакыра.
Кыңгырауны чылтрата. Кинәт тавышланып Кирлемән килеп керә, кулында портфель.
Тәрбияче. Кем син? Син каян килдең монда?
Кирлемән. Мәктәптән качтым.
Мин Кирлеиән , шук малай.
Шук малай да, ут малай.
Нигә миңа текәлдең?
Карама миңа алай!
Мин укырга яратмыйм
2 ле, 1 леяратам
Кызларның чәчен тартам
Рогаткалардан атам.
Тәрәзәләрне ватам.
Песи койрыгын тартам.
Жевачкадан куык ясап,
Шартлатырга яратам.
Тәрбияче. Ай-яй, Кирлемән, начар гадәтләрең күп икән синең. Балалар, Кирлемәнне тыңлый күрмәгез, гел киресен генә сөйләгәнгә Кирлемәнгә әөләнгән бит инде ул!
Кирлемән. Ярар, ярар, әле арагызда минем дусларда бардыр? Кайсыгызминем дус? (Берәр бала янына килеп.)Әйдә минем дустым бул. Киттек тәрзә ватарга.
Бала. Юк, мин синең дустың түгел.
Кирлемән. Нишләргә инде миңа, беркем минем белән дуслашмый, уйнарга теләми?
Тәрбияче. Кайгырма, Кирлемән.Без сине хәзер тәрбияләрбәз.Синнән шәп малайясарбыз. Иң элек өс-башыңны рәткә китерик.(Якасын әйбәтли, чалбар балагын рәтли,Сәдәфләрен дөрес итеп эләктерә.)
Тәрбияче. Кая сумкаңны карыйк әле, нәрсәләр бар икән монда?
(Тәрбияче сумкадан дәфтәрләр, китап, пенал, кадак, рогатка ала.)
Тәрбияче. Кадак?!
Кирлемән. Партага исемне язарга!
Тәрбияче.Рогатка?!
Кирлемән.Тәрзә ватар өчен!
Тәрбияче. Юк, Кирлемән эш болай бармый. Ягез балалар Кирлемәнгә Ярдәм итегез әле. Мәктәпкә барганда сумкага нәрсә салырга ярый , нәрсә ярамый икәнен аңлатыгыз.
Ике бала чыгып Кирлемәнгә сумка тутырып бирәләр.
Тәрбияче.Син хәзер әзер. Бар, Кирлемән, мәктәпкә.
Кирлемән.Юк, бармыйм! Мине Анда беркем яратмый. “Син, усал, Син, ялкау.” диләр.
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар Кирлемән белән бер уен уйнап алыйк әле. Бу уенның исеме “Киңәшемне тыңла!” дип атала.
Балалар түгәрәккә басалар Кирлемән уртада. Кирлемән балаларга туп ыргыта, балалар үз киңәшләрен әйтәләр.
1. Сине яратсыннар өчен киреләнмәскә кирәк.
2. Кызларның чәчен тартмаска.
3. Кадак белән партага язмаска.
4. Чиста, пөхтә йөрергә кирәк.
5. Тупас сүзләр әйтмәскә.
6. Һәрчак өй эшләрен эшләргә.
7. Җәнлекләрне, кошларны рәнҗетмәскә кирәк.
8. Тәрзәләр ватмаска кирәк.
9. Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.
10. Алдашмаска кирәк.
11. Рөхсәтсез кеше әйберен алмаска кирәк.
Кирлемән. Аңладым, рәхмәт, балалар. Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын. Ә хәзер миңа мәктәпкә барырга кирәк. Саубулыгыз.
Балалар утыралар. Тактада усал һәм ягымлы малайлар рәсемнәре.
Тәрбияче. Әгәр кеше яхшы күңелле булса, бүтәннәргә ярдәм итсә, кошларны, җәнлекләрне,әтисен-әнисен, дусларын, тәрбияче, укытучы апаларны яратса, юмарт, гадел, батыр, ягымлы булса, бу кешедән матурлык бөркеп тора. Бу кешенең йөзе нурланып, үзенә тартып тора. Яхшы, ягымлы кешеләр белән гел бергә буласы килеп тора.
Үпкәчел, саран, кире, тупас, усал кешеләр белән безнең бергә буласы килми. Андый кешеләрдән салкынлык бөркеп тора, йөзләре дә караңгы була, матур нурлар чәчеп тормый.
Сезгә , балалар кайсы малай рәсеме күбрәк ошый? Әлбәттә! Менә бу малай матур итеп елмаеп, көлеп тора. Әйдәгез, без бу малай янына кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ал төстәге матур нурлар, дулкыннар, чәчәкләр, йөрәк рәсемнәре ясыйк.
Ә бу малай безгә усал итеп карап тора. Безнең бу малай белән уйныйсыбыз килми.Бу малай янына караңгы төстәге нурлар, дулкыннар ясыйбыз.
Тәрбияче балаларга кыз, малай рәсемнәре тарата.
Тәрбияче. Әйдәгез, хәзер миңа сезнең кәефегез нинди булуын ясап күрсәтегез. Сезнең тирәгездә нинди нурлар , дулкыннар булуын телисез.
Рәсем ясаган вакытта “Доброта это...” җыры яңгырый. Балаларның рәсемнәрен карау. Аларның фикерләрен тыңлау.

Кулланылган әдәбият:
1.Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.
Закирова К.В. Мәгариф. 2000.
2. Күңел ачыйк бергәләп: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре һчен ярдәмлек.
Казан. Мәгариф. 2003. 303 б.

У вас нет прав для создания комментариев.