Ямьле Сабан туйлары
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «КОЯШКАЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ



Тема: «Ямьле Сабан туйлары»




Тәрбияче: Касыймова А.Р.

2013 ел
Максатлар:
1. Балаларның җәйге табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү.
2. Табигатькә сокланырга, аның матурлыгын тасвирлап сөйли белергә өйрәтү.
3. Балаларны татар халкының бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итеп, Сабантуй бәйрәме белән таныштыру.
Материал: магнитофон, “Сабан туе” җыры, “Ямьле җәй” рәсеме, Сабантуй күренешләрен сурәтләгә рәсемнәр.
Файдаланылган әдәбият: Гәрәфиева Г.З.Сөмбеләне кем белә? ̸ Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен методик ярдәмлек. – Казан: “Хәтер”, 2003. – 191 б.

Шөгыль барышы.
1. Балалар белән магнитофон язмасында “Сабан туе” җырын тыңлау.
2. “Ямьле җәй” рәсемен карау.
Тәрбияче: - Балалар, бу рәсемдә елның нинди вакыты сурәтләнгән?
Балалар: -Җәй көне.
Тәрбияче: Сез нинди җәй билгеләрен күрәсез?
Балалар: Урамда бик җылы, эссе.
Тәрбияче: Каян беләсез җылы икәнен?
Балалар: Балалар җиңел күлмәк, майка, шортиклар кигәннәр.
Тәрбияче: Күк йөзе нинди?
Балалар: Күк йөзе зәңгәр, чиста. Бер болыт та юк.
Тәрбияче: Тагын нәрсә күрәсез?
Балалар: Күктә кояш елмая, ул җылыта.
Тәрбияче: Балалар, ә җил исәме?
Балалар: Юк, исми.
Тәрбияче: Агачлар нинди?
Балалар: Агачлар яфрак ярган, яшел күлмәген кигән.
Тәрбияче: Рәсемгә карасагыз, кошларны күрәсез. Күбесе хәзер ояларында бәби чыгарырга күкәй басып утыралар.
3. Җәй турында хикәя.
Тәрбияче: “Менә җәй җитте. Урамда бик җылы, эссе. Күктә кояш елмая. Күк йөзе зәп-зәңгәр, чиста. Бер болыт та юк. Агачлар яшел күлмәген киде. Җир дә яшел үлән белән капланды. Чәчәкләр күренде. Күбәләкләр очалар. Кошлар сайрый.”
(теләгән балалар рәсемнән үзләре теләгәнчә хикәя төзеп, сөйләп күрсәтәләр)
3. Сабантуй күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр карау.
Тәрбияче: Балалар, бу рәсемдә нинди бәйрәм күрсәтелгән?
Балалар: Сабантуй.
Тәрбияче: Нинди бәйрәм соң ул, Сабантуй?
Балалар: Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм, матур бәйрәм.
Тәрбияче: Менә бу рәсемдә нишлиләр?
Балалар: Көрәшәләр.
Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ул “Татарча көрәш” дип атала. Ә менә бу уен ничек атала?
Балалар: “Капчык белән сугыш” уены.
Тәрбияче: Әйе, капчыкка салам салалар, чөнки ул бәрелсә дә авырттырмый. Кем беренче булып, бүрәнәдән сугып төшерә, шул җиңүче була.
Сабантуй – ул татар халкының җәй көне үткәрелә торган иң зур, иң күңелле бәйрәме. Менә бу рәсемнәрдә Сабантуй бәйрәмендә генә була торган ярышлар сурәтләнгән. Тиздән безнең бакчада да Сабантуй булыр. Сез кунакка үзегезнең дусларыгызны, әти-әниләрегезне, әби-бабаларыгызны чакырырсыз.
Ял минуты
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар,
Кулларны ял иттерик.
Кулларны өскә күтәрдек,
Әкрен генә чайкалдык.
Бу – агачлар урманда (кулларын югары күтәреп, җилпиләр)
Кулларны чайкадык,
Бармакларны селкеттек.
Бу – чыкларны җил коя.
Әкрен генә кул изибез.
Бу – безгә кошлар кайта.
Менә килеп кундылар,
Канатларын җыйдылар.
(балалар кулларын җилпеп “очалар” да, чүгәләп утыралар).
4. Шигырьләр өйрәнү.
Сабантуй. Э.Шәрифуллина.
Сабантуймы, Сабанту –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Чаптар өстендә чабып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп,
Татарча бил алышып,
Аркан белән тартышып,
Ватмый йомырка ташып,
Үткенлектә сынашып,
Җиңсәң әгәр, Сабантуй –
Эчкә шатлык туймас туй.

Сабантуйда Р.Миңнуллин
Колга тора мәйданда –
Биегерәк Айдан да!
Әтәч – колга башында,
Кызыктыра барсын да.
Тик менәалмый беркем дә,
Мин дә бар шул төркемдә.
Менә миңа да чират.
Менәм, мин дә бит ир-ат.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар, хәзер Сабан туенда уйнала торган берничә уенны уйнап алабыз. Алар сезгә инде яхшы танышлар.
“Таяк тартыш” уенын уйнау.
(балаларга уклау бирелә. Ике бала идәнгә утырып, таяк тартышалар.)
“Капчык чикереш” уены.
(балаларга кечкенә капчыклар бирелә. Берничә бала чыгып, капчык сикерү буенча ярышлар)
Тәрбияче: Балалар, без бүген шулай итеп, сезнең белән Сабан туе турында сөйләштек. Татар халкының милли бәйрәмен искә төшердек. Ә хәзер әйдәгез, уртага чыгып, барыбыз бергә татар халык биюен биеп алыйк.

У вас нет прав для создания комментариев.