Эш програмасы
Рейтинг:   / 18
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”
Килешенгән: ____________ Раслыйм:_______________
“Гомуми үсеш бирүче №7 “Гомуми үсеш бирүче №7
Актаныш балалар бакчасы”өлкән Актаныш балалар бакчасы”
тәрбиячесе Нуриахметова А.Ф. мөдире Харисова А.М.
Педагогик киңәшмәдә кабул ителде. Беркетмә №_______” ___” _________ ел

Мәктәпкә хәзерлек төркеме
Төзеде: Адгамова Кадрия Васимовна
2013-2014 нче уку елы
Аңлатма язуы.
Балаларны грамотага өйрәтү һәм сөйләм үстерү буенча эш программасы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” (М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова ред Мос. Прос. 2006г.) нигезендә төзелде.
Эш программасын тормышка ашыру өчен түбәндәге методик кулланмалар файдаланылды:
.
• “Туган телдә сөйләшәбез”.Методик кулланма. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова, Н.А.Меньшова, З,Җ,Минһаҗева, Л.Г.Хәйретдинова,А.Т.Хуҗина.Казан, 2012.
• Р.К. Шэехова «Мэктэпкэчэ яшьтэгелэр элифбасы: авазларны уйнатып»; эш дэфтэре. 1 нче кисэк. Казан, Хэтер 2011 ел.
• Р.К. Шэехова «Мэктэпкэчэ яшьтэгелэр элифбасы: авазларны уйнатып»; эш дэфтэре. 2 нче кисэк. Казан, Хэтер 2011 ел.
• Р.К. Шэехова «Мэктэпкэчэ яшьтэгелэр элифбасы: авазларны уйнатып». Методик кулланма. Казан, Хэтер 2011 ел.
• К.В. Закирова «Ин матур суз» Казан, «Мэгариф» нэшрияты, 2000 ел.
• М.Ф. Кашапова «Ин татлы тел – туган тел», Казан, «Мэгариф» нэшрияты, 2004 ел.

Эш программасы 36 шөгыльгә исәпләнгән.
Шөгыль -атнага 1 тапкыр, 30 минут дәвамында уздырыла.
Балаларның белем һәм күнекмәләр үсеш билгеләү буенча диагностика 2 тапкыр (ел башында һәм ел азагында) .А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С. Комарованың “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү” программасы буенча, балаларның программаны үзләштерүенең комплекслы диагностикасы журналы ( авторлар С.С.Дреер,А.Н.Потыкан,”Учитель” нәшрияты,Волгоград-2011ел) нигезендә үткәрелә.
Эш программасы грамотага өйрәнү һәм сөйләм үстерү буенча белем бирүне тормышка ашыруда түбәндәгеләрне күздә тота:
Мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларны грамоталык нигезләрен үзләштерү эшенә актив әзерләү алып барыла. Максатчан рәвештә балаларны тәкъдим ителгән һәр сүзгә аваз анализы ясарга: сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аера белергә, теге яки бу сүзне барлыкка китергән авазлар рәтендә ориентлашырга, бирелгән модельләргә туры китереп сүзләр сайларга өйрәтү күздә тотыла.
Сүзләргә аваз анализы ясау процессы адымлап башкарыла.
Беренче адым: авазларны әйтә-әйтә, күрсәткеч таякчыкны сүзнең схемасы буенча йөртү. Бу этапта анализ өчен 2-3 аваздан гына торган сүзләр бирү мөһим.
Икенче адым: Сүздәге авазларны интонация белән аерып, бер-бер артлы әйтү.
Өченче адым: интонация белән аерып алынган авазның үзен генә әйтү.Бу этапта “тере модельләр” уены оештырыла.
Дүртенче адым: интонация белән аерып алынган һәм аерым да әйтелгән авазны фишка белән тамгалау. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү исә эшчәлекнең төп бурычы. Мәктәпкәчә әзерлек чорында балаларның кечкенә күләмле текстларны бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камильләштерү дәвам итә.
Балаларга авазларны дөрес әйтү кәнекмәсе уңышлы формалашсын өчен, сөйләмдә авазларны һәм аваз кушылмаларын ачык , аңлаешлы итеп әйтү зарурлыгын төшендерерү.
Сөйләмнең синтаксик ягын камилләштерү өчен, балага үз фикерен дәлилле аңлата белергә өйрәтү мөһим. Моның өчен әзерлек барышында , махсус рәвештә, дәлилле фикер, инандыру тәлап ителгән ситуацияләр тудырыла.

Программа тәлап иткән бурычланың күбесе - шөгыльләрдә ,ә беразы- шөгыльдән тыш мөстәкыйль эшчәнлектә хәл ителә.

У вас нет прав для создания комментариев.