Куяннар бездә кунакта
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Актаныш гомүми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы»

Куяннар бездә кунакта.
Уртанчылар төркемендә математика белем бирү эшчәнлеге.

Белем бирү эшчәнлегенең максаты: 1- 4 кә кадәр цифрларны танырга өйрәтү, 4 кә кадәр санау күнекмәләрен үстерү, цифрларны предметларның микъдар саны белән туры китерү, геометрик фигуралар турында күзаллауларын ныгыту, тирә-юньнән төрле формадагы предметларны табу, балаларның игътибарын, сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Күрсәтмә материал: чыршы, төрле геометрик формадагы предметлар рәсемнәре, 3 куян рәсеме, кәбестә рәсемнәре, цифрлар, арба фотосы, төрле формадагы тәгәрмәчләр, санауга предметлы рәсемнәр.

Тарату материалы: 1-4 кә кадәр цифрлар, түгәрәкләр, өчпочмаклар, төлке һәм куян рәсемнәре төшкән рәсемнәр.

Исәнләшү.
- Балалар, хәтерлисезме, без Әби куянның оныкларына кишер җибәрергә булышкан идек. Бүген үзенең оныклары белән бабай куян кунакка килгән.
(Тактага куян рәсемнәрен кую)
- Әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты? (...)
- Тиздән нинди бәйрәм булачак? (...)
- Сез бәйрәмгә ничек әзерләнәсез? (...)
- Балалар, аларның чыршыларын икенче төрле, үзенчәлекле итеп бизиселәре килгән. Бабай куян “Оныкларыма чыршы бизәргә өйрәтегез әле”, ди. Булышабызмы?
( Чыршыны кую)
- Балалар, алар төрле формадагы уенчыкларын да алып килгәннәр.
Бабай куян
астан I ботакка (рәткә) квадрат формасындагы уенчыкларны тезәргә куша;
II ботакка - түгәрәк формасындагы;
III ботакка - өчпочмак формасындагы;
IV ботакка - овал формадагы уенчыкларны куярга куша.
Балалар чыгып, һәрберсе бер уенчык куя.
- Карыйк әле, балалар, дөрес булды микән? (Дөрес булмаса, дөресләү)
Чыршы өстенә йолдыз кую – менә балалар, барсы да дөрес булгач, йолдыз да кабынды.
- Куяннар нәрсәләр яраталар? (кишер, кәбестә, үлән)
- Әйдәгез бүген без аларга кәбестәләр бирербез.
- Бабай куян тактага цифрлар куйган, шулкадәр кәбестә куярга кирәк.
Уң яктагы куянга - 4, ә сул яктагысына - 3 кәбестә бирергә.
(2 бала чыгып куя)
- Балалар, уң якта ничә кәбестә булды?
Ә сул якта?...
Икесе дә тигезме, ничек тигезләргә була? (1 не кушып, 1не алып тигезлиләр)

- Балалар, безнең кәбестәбез артып калды, әйдәгез ансын бабай куянга бирик, ул да сөенсен. (Зур кәбестәне бабай куянга кую)
- Рәхмәт, балалар! Куяннар сөенделәр.

- Әйдәгез без дә бераз ял итеп алыйк. Физкультминутка.
Киң урманнан куяннар
Җиңел генә сикереп
“Алтынчәч” бакчасына
Кунакка дип килггәннәр.

Бер, ике, өч,
Куяннарда бөтен көч,
Дүрт, биш
Безне җиңеп булмый һич.

- Балалар, кәбестәләрне ташырга куяннар арба ясаганнар. Бабалары аны сезгә фотога төшереп алып килгән, карагыз әле: аларның арбалары йөрми ди. Ни өчен микән? Уйлап карагыз әле!
- Безнең өстәлләрдә тәгәрмәчләр бар, (квадрат, өчпочмак, түгәрәк формасындагы тәгәрмәчләр) Кайсын куяннарга җибәрәбез? Алар карап ясарлар.
- Бик дөрес, булдырдыгыз!
- Куяннар сезгә матур-матур рәсемнәр дә алып килгәннәр. Хәзер мин аларны күрсәтәм, рәсемдә ничә предмет бар, эчтән генә санап, цифрны күрсәтерсез, игътибарлы булыгыз!

( Ничә кыш бабай килгән? Ничә бүләк алып килгән? Ничә уенчык бар?) һ.б.

- Цифрларны искә төшердек, хәзер урыннарда дәвам итәбез. Куян белән төлке төзү материаллары белән уйныйлар, ә сез алар белән уйнарсыз: алар янына нинди цифр куелган, шулкадәр геометрик фигуралар куярсыз (куян янына түгәрәкләрне, төлке янына өчпочмакларны)
- Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә, куяннарга ярдәм иттегез, алар сезгә күчтәнәчләр дә алып килгәннәр, бик матур катнаштыгыз диләр, рәхмәт әйтәләр. (Куян формасындагы печеньелар тарату). Саубуллашу.

Кулланылган әдәбият:

1. Программа воспитания и обучения в детском саду.
под ред. Васильевой, Москва, Мозаика-синтез, 2005
2. Береславский Л.Я. Интельлектуальная мастерская. Москва 2000

3. Гаврина С.,Кутявина Н., Тагоркова И. Развиваем познавательные способности. Москва 2005

4. Петерсон Л.Г., Кочемасова Е.Е. Игралочка изд. Ювента Москва 2006

Тәрбияче: Халимова Рузалия Рифкатовна

У вас нет прав для создания комментариев.