Педагогическая консультация для родителей «Как быть если ваш ребёнок боится»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Курку баланың шәхси сыйфаты булып китмәсен. Андый кешеләр һәрвакыт эш башларга куркып торалар, көн саен нинди дә булса начар хәбәр килүен көтәләр, хисси яктан бер чиктән икенчесенә ташланучан булалар, беркемгә дә ышанмыйлар. ә бу исә турыдан- туры неврозга китерә.
Психологлар куркуны шәхеснең үз- үзен тотышының бер төре дип саныйлар.Курку бөтен сәламәт кешегә дә хас. Куркуның тиешле дәрәҗәдә булуы кешенең эчке мөмкинлекләрен эшкә җигәргә ярдәм итә. Иң мөһиме-
Курку килеп чыгуның сәбәбе - баланың эчке конфликты, аның үз- үзе белән клешмәве, максатларының теләкләре белән туры килмәве нәтиҗәсе.
Бу нидән килеп чыгарга мөмкин? Беренчедән, балага капма-каршы таләпләр куелудан. Мәсәлән, әни кеше аңа нәрсәдер эшләргә куша, әтисе шуның өчен орыша, әбисе эшләргә кушкан әйбер өчен әнисе орыша, һ.б. Шулай итеп, өйдәге низаг баланың эчке дөньясына күчәргә мөмкин. Бала күңеле ике якны да килештерергә тели, ул ике якка бәргәләнә. Әгәр инде ул хисчел булса, барлык әйберне дә күңеленә якын алса, ул үзенә нинди генә эш кушсалар да, аны куркып башкара башлый.
Икенчедән, эчке конфликт балага көче җитмәгән таләпләр кую нәтиҗәсе
Булырга мөмкин. Иң киң таралган ситуация – «син иң яхшы булырга тиеш». Андый бала үзен яратсыннар өчен тырышырга мәҗбүр була. Үзен яратмаслар дигән эчке фикер баланы куркучан итү ихтимал. Шулай ук ата-ананың баланы яратмаган шөгыль белән шөгыльләнүгә мәҗбүр итүе дә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әйтик, әти кеше спортны нык яратып, баласының да спортчы булуын тели. Күңел тартмаган спорт төре белән шөгылҗләнү балада “ә җиңелсәм ни булыр?” дигән курку тудыра, ә бу исә вәсвәсәле, шөбһәчел булуга китерә.
Өченчедән, эчке конфликт баланы кимсетә торган таләпләр, якын кешеләре тарафыннан эмоциональ якынлык булмау нәтиҗәсе. Балаларны яратырга кирәклеген бар кеше дә белә, тик менә бала темпераменты, зәвыкләре, кызыксынулары белән ата-анага охшамаган булса, еш кына ике арага киртә барлыкка килә. Ата-ана баланы үзенеке буларак ярата,ләкин шул ук вакытта холкы-фигыле белән беркемгә дә охшамаганлыгы өчен чит итә. Балага карата тискәре хисләрне ата-ана яшерергә тырыша, ләкин гел алай булмый шул. Ни өчен биш минут элек кенә яратып, хэзер инде сәбәпсезгә ачулануны бала аңлый алмый. Ул тискәре хисләр кичерә бер яктан ул әти-әнисенең яратуын күрә, икенче яктан шушы хисләрне югалтудан курка. Бала тормышта терәкләрне югалтудан курка башлый. Бала өчен якын кешеләр никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Мәсәлән, ул әнисе белән генә торса, башка якын кешеләре булмаса, бердәнбер якын кешесенең орышуы аның өчен фаҗига булуы ихтимал – чөнки ул яшәү мәгънәсен югалтырга мөмкин.

У вас нет прав для создания комментариев.