Кызыл китап ни сөйли?
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «КОЯШКАЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ



«Кызыл китап ни сөйли? »




Тәрбияче: Касыймова А.Р

2014 ел
Максатлар:
1. Балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу, бер-береңне тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру.
2. Кызыл китапка кергән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту, табигатькә карата сак караш тәрбияләү;
3. Балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру, аның әһәмиятен аңлату.
Җиһазлау: рәсемнәр, туп.
Кулланылган әдәбият: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова “Туган телдә сөйләшәбез”

Эшчәнлек барышы.
1. Мәкаль әйтү, эчтәлеге буенча фикер алышу.
Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган.
Тәрбияче: - Балалар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
Балалар: - Табигатьне сакларга кирәк, чөнки без анда яшибез.
2. Кызыл китап рәсемен күрсәтү. Балаларга сораулар бирү.
Тәрбияче: - Бу нинди китап?
Балалар: - Кызыл китап.
Тәрбияче: - Нәрсә соң ул “Кызыл китап”? ул нинди бүлекләрдән тора.
Балалар: - Бу китапка җир йөзеннән юкка чыга бара торган хайваннар, кошларкергән, алар турында мәгълүматлар тупланган.
Тәрбияче: - Ни өчен ул кызыл, кызыл төс нәрсәне аңлата?
Балалар: - Кызыл төс куркыныч янауны күрсәтә, җир йөзендә сирәк калган җан ияләрен саклагыз дип кисәтә, кирәк булган чакта ярдәм итәргә кирәк дип өнди.
3. Тәрбияче хикәясе.
Тзрбияче: - Язның матур бер көнендә балалар урманга бардылар. Урман аларны бик шатланып, матур җырлары белән каршы алды. Алан тулы умырзаялар, төрле чәчәкләр үсә икән. Балалар күпләп шул чәчәкләрне җыйдылар, урманда туйганчы уйнадылар. Урман гына никтер тынып, моңсуланып калды. Балалар өйләренә кайтып киттеләр?
- Ни өчен урман моңсуланып калган?
Балалар: - Чөнки балалар күп итеп аның чәчәкләрен өзгәннәр.
Тәрбияче: - Балалар урманга килгәч, нинди хата җибәргәннәр?
Балалар: - Урманга зыян салганнар.
4. Табышмак әйтү.
Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр,
Бетәбез дип торганда,
Бирешмәскә булганнар:
Саклар диеп, яклар диеп,
Аңа кереп тулганнар.
“Кызыл китап”
Тәрбияче: - Җир йөзендә бик сирәк очрый торган үсемлекләрне, хайваннарны, кошларны Кызыл китапка кертәләр. Алар саклауга мохтаҗ. Сирәк калган һәм бетеп баручы үсемлек, җәнлек, кош-кортларны саклап калуда тыюлыкларның әһәмияте зур. Анда эшләүчеләр мондагы хайваннарны, үсемлекләрне күзәтеп торалар, санын исәпкә алалар. Безнең Республикабызда бик зур Рифа тыюлыгы бар. “Кызыл китап” ачылмалы календарьга охшаган. Аның битләрен яңалары белән алыштырырыга яки бөтенләй алып куярга мөмкин. Тыюлыкларда яшәүче хайваннарның, үсемлекләрнең, кошларның һ.б. саны арта, үрчи бара. Әгәр дә без табигатькә зыян салмасак, үсемлекләрне күпләп өзмәсәк, кошаларны тотмасак, хайваннарны ауламасак, ул вакытта аларның саны артыр, алар саклауга мохтаҗ булмас иде. Шул вакытта аларны “Кызыл китаптан” чыгарырга да мөмкин булыр.
Ял минуты.
5. Үстерелешле уен “Урман кагыйдәләре” (туп белән)
- Чәчәкләрне өзәргә ярамый.
- Кошларның ояларын туздырырга ярамый.
- Агачларны сындырырга ярамый.
- Керпе балаларын өйгә алып кайтырга ярамый.
6. “Бирелгән сүзләрдән хикәя төзе” уены.
Мәсәлән: урман, балалар, кош баласы, оя, шатлана, рәхмәт әйтә, җыр.
Үрнәк: Балалар урманга бардылар. Марат агач төбендә кош баласын күреп алды. Балалар аны агач башына менгезеп куйдылар. Әни кош аларга рәхмәт әйтеп, матур җырын сузды. Балалар ярдәм итә алуларына шатландылар.
7. Сүзле уен “Урманда” (балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)
Бергәләшеп җыйналып,
Без барабыз урманга.
“Хәерле юл” теләп безгә
Күктә кояш елмая.
Канатларын җилпи-җилпи,
Күбәләкләр очалар.
Ак каеннар төпләреннән
Без гөмбәләр эзләдек.
Агач башында уйнаган
Тиеннәрне күзләдек.
Кызарган җиләкләрне
Салдык җыеп кәрзингә.
Урман озатып калды,
“Килегез!” – дип иртәгә.
Йомгаклау.

У вас нет прав для создания комментариев.