Овощи
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Максат:
1. Яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту.
2. Сөйләм телен үстерү.
3. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
Кирәкле материал: “Яшелчә җыйганда” рәсеме, “Тәменнән таны” уены өчен яшелчәләр, күз бәйләү өчен яулык, Сөмбелә, яшелчәләр турында табышмаклар, сүзтезмәләр, күчтәнәчкә ак күмәч.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Балалар, исәнмесез.
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче: Балалар, миңа бүген бер рәсем бүләк иттеләр. Әйдәгез бергәләп шул рәсемне карыйк әле. (балалар такта каршына утыралар һәм “Яшелчә җыйганда” дигән рәсемне карыйлар)
Тәрбияче: Балалар, сез бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?
Балалар: Бу рәсемдә без бер малайны, бер кызны һәм абый белән апаны күрәбез.
Тәрбияче: Әйдәгез әле аларга исем кушыйк.
Балалар: Малай Наил исемле, ә кыз Алсу исемле.
Тәрбияче: Алсу белән Наил нишлиләр?
Балалар: Алсу белән Наил яшелчәләр җыялар.
Тәрбияче: Нинди яшелчәләр җыялар?
Балалар: Алсу белән Наил суган, бәрәңге, кәбестә җыялар.
Тәрбияче: Алар кемнәргә булышалар?
Балалар: Алар әниләренә булышалар.
Тәрбияче: Дөрес. Ә рәсемдә елның кайсы вакыты?
Балалар: Рәсемдә көз.
Тәрбияче: Әйе, көз. Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, безнең бакчада нинди ел фасылы?
Балалар: Безгә дә көз килде.
Тәрбияче: Димәк, сез дә әти-әниләрегезгә көзге бакчада булышасыздыр, әйеме? Сөйләп күрсәтегез әле.
(берничә баланың хикәясе тыңлана)
Тәрбияче: Молодцы, балалар. Зурларга һәрвакыт булышырга кирәк. Көзге уңыш мул булдымы сездә?
Балалар: Көзге уңышны мул итеп җыйдык.
Тәрбияче: Ә нәрсәләр җыйдыгыз?
Балалар: Суган, чөгендер, помидор, кәбестә, бәрәңге җыйдык.
Тәрбияче: Ярар, балалар. Хәзер мин сезне тикшереп карыйм әле. Яшелчәләрне җыйган булсагыз, сез аларны тәменнән дә танырга тиешсез. Уен уйнап алабыз. Уеннын исеме “Тәменнән таны” дип атала.
( Уен уйнала. Балалар, күзләрен йомып, ашап карап, яшелчәләрне танырга тиешләр)
Тәрбияче: Булдырдыгыз. Сез чыннан да әниләрегезгә булышасыз икән.
(кемдер ишек шакый)
Тәрбияче: Чү, балалар. Безгә кемдер килде ахрысы. Кем икән ул? Керегез.
(Уңыш кызы Сөмбелә керә)
Сөмбелә:Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче: Сөмбелә, син безгә нинди яңалыклар алып килдең?
Сөмбелә: Яңалыклар урынына табышмаклар алып килдем.Әйдәгез табышмак уены уйнап алыйк. Тыңлагыз.
1. Тора бер яшел йорт, эче тулы кеше. (Кыяр)
2. Эче кып-кызыл,тышы кып-кызыл, үзе татлы. (Помидор)
3. Ормый-сукмый, үзе кешене елата. (Суган)
4. Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (Кәбестә)
5. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)
(балалар Сөмбеләнең табышмакларына җавап бирәләр)
Сөмбелә: Дөрес, ә табышмаклар нәрсә турында?
Балалар: Табышмаклар яшелчәләр турында булды.
Сөмбелә: Әйе. Бигрәк уңган балалар. Шулай да мин сезне тагын сынап карыйм әле. Мин сезгә сүзтезмәләр әйтәм, ә сез җөмлә төзегез.
1.Яшел кыяр.
2.Әче суган.
3.Баллы помидор.
4.Зур кәбестә.
5.Тәмле бәрәңге.
(балалар Сөмбелә әйткән сүзтезмәләрдән җөмләләр төзиләр)
Сөмбелә: Булдырдыгыз, балалар, яшелчәләрне барыгыз да белә. Шуңа күрә мин сезгә күчтәнәч алып килдем. Менә ул, ак бодай оныннан пешерелгән күмәч. Рәхим итеп алыгыз, тәмле итеп чәй эчегез. Ә миңа китәргә кирәк. Саубулыгыз, балалар.
Тәрбияче: Рәхмәт, Сөмбелә. Саубул, Сөмбелә.
Балалар: Саубул, Сөмбелә, тагын безгә кил.
Тәрбияче: Балалар, сез барыгыз да яшелчәләрне беләсез икән. Молодцы. Шөгылебез тәмам, әйдәгез күмәч белән чәй эчик.

У вас нет прав для создания комментариев.