Конспект развлечения для разновозрастной группы, посвященный жизни и творчеству Г.Тукая "Тукай безнең йөрәкләрдә"
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Васильева Бужинский детский сад»
Арского муниципального района Республики Татарстан

Конспект развлечения в разновозрастной группе,
посвященное жизни и творчеству Г.Тукая,
«Тукай безнең йөрәкләрдә»

Подготовила и провела:
воспитатель 1 квалификационной категории Сабирова Резеда Агъзямовна

26 апреля 2013 года
Тукай безнең йөрәкләрдә

Курай моңы яңгырый. Бакча балалары ярымтүгәрәк итеп тезелеп урындыкларда утыралар. Мәктәп укучылары тамашачылар урынында.
Тәрбияче:Әле укый белмәсәк тә,
“ Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бу җыр дибез.
Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында дөньяга килгән. Ул бик иртә ятим калган. Ләкин шуңа да карамастан Г.Тукай бик күп матур шигырьләр һәм әкиятләр иҗат иткән. Габдулла Тукайның нинди әкиятләре сезгә таныш?

Барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйбыз.

Тәрбияче:Габдулла Тукай кешеләрне, табигатьне, дөньяны бик яраткан. Шушы мәхәббәтен ул шигырьләрендә дә күрсәткән.
“Кызыклы шәкерт”
-Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор; Аделҗ
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бит кечкенә, Инсаф
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә.
-Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй,-зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.

“Гали белән кәҗә”
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән. А.Ләйсән
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Матур көй яңгырый. Күбәләкләр оча. Кыз бала болында күбәләкләргә, чәчәкләргә сокланып йөри. Кызлар “Күбәләкләр биюе”н башкаралар.

Кинәт көй тына. Уртада Кыз бала белән Күбәләк кала.
“Бала белән күбәләк”
Бала: Зәринә
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк: Инзилә
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

Шомлы көй ишетелә. Залга кулына бүрәнә тоткан Шүрәле килеп керә.
Тәрбияче:Кем соң бу? Танып та булмый! Кайсы әкияттән килгән кунак икән бу? Балалар, сез таныдыгызмы?
Балалар: Шүрәле бит ул!
Тәрбияче:Нишләп йөрисең, Шүрәле дус? Адаштыңмы әллә?
Шүрәле: Исәнмесез, балалар! Юк ла, адашмадым, үзем сезгә кунакка килергә булдым әле. Кара урманда саескан Божа балалар бакчасында бәйрәм була дигән иде. Менә мин дә азрак күңел ачып кайтырга булдым әле.
Тәрбияче:Бик дөрес иткәнсең, Шүрәле дус. Син Былтырга бүтән үпкәләмисеңме соң?
Шүрәле: Юк, былтыр булган хәлгә быел үпкәләмиләр инде. Ләкин шулай да теге бүрәнәне гел үзем белән йөртәм: тагын бармакларым кысылып калыр дип куркам.
Тәрбияче:Без синең турында җыр да беләбез. Син утырып ял итеп тор, җырыбызны тыңла.
“Шүрәле” җыры башкарыла.

Шүрәле: Бигрәк матур җыр икән! Күңелләр күтәрелеп китте! Әйдәгез, бер уйнап та алыйк әле. Мин сезгә “Кулъяулык” уенын тәгъдим итәм.
“Кулъяулык” уены башкарыла.

Курай моңы кабат яңгырый.
Тәрбияче: Әнә тагын тылсымлы курай моңы безне әкиятләр дөньясына чакыра. Күзләрәгезне йомогыз әле, нинди әкияткә эләгербез икән?
“Су анасы” әкияте сәхнәләштерелә.
Рольләрне башкаралар:
Су анасы- Инзилә
Малай- Аделҗ
Әни-Зәринә
Этләр- Алишер, Инсаф
Әби- Әлфия Данисовна
Күбәләкләр- Карина, Г.Ләйсән
Чәчәкләр- Азалия, А.Ләйсән

“Су анасы”
(Бер авыл малае авызыннан)
I
Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» —
Бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.
Өй эче күрсәтелә. Әни камыр баса, әби көйли-көйли бишек тирбәтә.
Г.Тукайның “Бишек җыры” башкарыла.

Малай чабып кайтып керә.
Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.

Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни...

II
Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам:

«Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

Тәрбияче:Балалар, ә сез табышмаклар чишәргә яратасызмы? Әйдәгез, бергәләп чишеп карыйк әле!
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява, Азалия
Җирләр дымлана-
Бу кайчан була? (Көз)

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган, Алишер
Уйный җил, буран
Бу кайчак, туган? (Кыш)

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз)

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә. ( Җәй)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, җавапларын бик тиз таптыгыз!

Курай моңы яңгырый. Урман декорациясе куела, уртада учак рәсеме. Залга Кәҗә белән Сарык килеп керә. Кулларына тоткан киндер капчыкта бүре башы бар.
Рольләрне башкаралар:
Кәҗә- Алишер
Сарык- Инсаф
Кәҗә: Исәнмесез, балалар!
Сарык: Исәнмесез, сабыйлар!
Кәҗә: Без бик озак кара урманда йөрдек.
Сарык: Туңдык!
Кәҗә: Ашыйсыбыз да килеп бетте инде! Сезнең учак янында җылынырга рөхсәт итмәссез микән?
Тәрбияче: Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык! Рөхсәт итәбез, нишләп итмәсен! Без сезнең әкиятне яхшы беләбез! Балалар, кайсы әкияттән бу кунаклар?
Балалар: “Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән.
Кәҗә: Казанда ботка пешкәнче бер уен уйнап алыйк эле. “Тәңкә салыш” уенын беләсезме?
“Тәңкә салыш” уены уйнала.

Шүрәле: Миңа да китәргә вакыт инде. Сезгә бер серемне ачыйммы? Минем бүрәнәм тылсымлы бит! Карагыз эле! (сихерли)
Әпсен-төпсен,
Әәйләнеп китсен,
Сикерсен, бөгелсен,
Бүләкләр өләшсен!
Бүрәнә эченнән балаларга кәнфитләр алып бирә.
Шүрәле: Сау булыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә! Бик күңелле булды бәйрәм! (китә)
Тәрбияче: Сау бул, Шүрәле! Тагын кил безгә кунакка!
Тукай әкиятләрен сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
“ Су анасы”, “Шүрәлеләр”-
Безнең дуслар барсы да.

У вас нет прав для создания комментариев.