Тукай в наших сердцах
- Подробности
- Автор: Амина
-
Категория: Дошкольное образование
-
Опубликовано 17 Сентябрь 2014
-
Просмотров: 2399
Тукай безнең күңелдә.
Бишек җыры белән башланып китә. Алып баручы “Бишек җыруын”башкара,ә кызлар курчакларын йоклата,көйли. Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла,углым,йом күзең,
Йом,йом,күзең,йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем; Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син,кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым,шатлыгым
Тик син минем,синсең,син!
А.б.Бәләкәй Абдулла йоклап та китте.
Бүген без сезнең белән олы бәйрәмгә-Габдулла Тукай Туган көненә җыелдык.Тукай татар халкының иң бөек шагыйрьләренең берсе булган.
1бала:Тукай бөек шагыйрь булган,
Язган күпме әсәрләр.
Алар безнең күңелләрдә
Онытылмый яшәрләр.
Сөйләшәшә-сөйләшә Апуш белән Акбай килеп керәләр.”Кызыклы шәкерт” шигыренең энсценировкасын күрсәтәләр.
А.б.-Исәнме, Акбай!
Акбай:Һау-һау!
А-Исәнме,Апуш!
Апуш:Иәнмесез,балалар!
А.б.-Карале,Апуш,карап торам да синең этең ялкауланырга ярата түгелме соң?
Апуш:-Күпме өйрәтәм үзен тырыш яшләй дип,ә ул барыбер тыңламый!
А.б.-Ә менә безнең балалар шундый тырышлар,шундый өлгерләр!Өйдә генә түгел балалар бакчасында да гел эштә,гел хәрәкәттә.Без бик яхшы мәкаль дә беләбез:
Балалар:Ялкаулык-хурлык,тырышлык-зурлык!
А.б.-Йә,Акбай,хәзер аңладыңмы инде нинди булырга кирәк?
Акбай:-Әйе,хәзер аңладым!Ялкаулардан барысы да көлә,аны берсе дә яратмый!Ялкаулык-хурлык,тырышлык-зурлык!
А.б."Эшкә өндәү"шигыреннән өзек укып китә.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ!Оят,хурлык,түбәнлекләр- иренгәннән килә.
И,сабыйлар!Эшләгез сез,иң мөкатдәс нәрсә -эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт бирер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң,эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел!
"Бала һәм күбәләк" мотивы яңгырый башлавына 2бала бии -бии чыгалар һәм җыр башкарыла.
-Исәнмесез,балалар!
-Исәнмесез!Без сезнең кем икәнегезне беләбез.Сез бала һәм күбәләк.
-Әйе.Тукай абыебыз безнең турында да матур шигырь язган.
Диңгез тавышы ишетелүгә Су анасы пәйдә була.Каты тавыш белән кычкыра башлый:
-Су анасы мин,китер,кайда минем алтын тарак?
Бир!Бая көндез алып качты синең углың, карак!
А.б. -Абау,балалар,Су анасы бит бу!Сиңа бездән ни кирәк?
Су анасы: -Кая ул карак?Ә кая минем тарак?
А.б -Су анасы,тукта әле,җаным!Ашыкмый гыны барысын да сөйлә әле!
Су анасы: -Минем тарак әни бүләге иде бит ул!(елыбрак)Матур гына озын чәчләремне тарап утырганда урлады бит теге малай минем таракны!(елый башлый)
-Ә-ә!Менә хәзер аңлашылды.Балалар,без Су анасының тарагын алмадык бит?
Балалар:-Юк,без алмадык!
А.б.- Безнең "Теремкәй"балалары кеше әйберенә сорамыйча кагылмыйлар!Шулай бит,балалар?
Балалар:-Әйе!Бездә андый начар гадәт юк!
Су анасы:-Кара әле аларны,нинди тәртиплеләр!Гафу итегез инде мине!Ә тарак?..(елый)
А.б.-Йә,инде елама!(тынычландыра)Ярдәм итәбезме Су анасына?
Балалар:-Әйе,безнең серле янчыкта ниләр генә юк!(Серле янчыкны актаралар да, өръяңа тарак килеп чыга)
Балалар:-Мә, Су анасы, бездән бүләк булсын!
Су анасы(шатланып)-Зур рәхмәт,сезгә балалар!Бүләккә бүләк булсын,әйдәгез уйнап алыйк.(Очты-очты һәм Түбәтәй уенннарын уйнатып ала)
Ишек шакыйлар һәм яңа геройлар килеп керәләр.
-Исәнмесез,балалар!
-Исәнмесез!
-Әйдәгез танышабыз.Мин-Борһанетдин.
-Мин-ат.
-Мин-умарта корты.
-Мин-кош.
"Һәркем эштә"әкияте куела.
А.б.-Менә шулай ул-хәрәкәттә бәрәкәт!
-Карагыз эле,балалар,Габдулла Тукай безнең өчен нинди кызыклы әкиятләр,шигырьләр язып калдырган!Без Тукайны һәрчак укырбыз һәм шигырьләрен ятларбыз.( Барлык геройлар тезелешеп басалар)
А.б. һәм балалар бергә:
Яңа дуслар таптык бүген-
Күңелгә рәхәт!
Күпне белдек,күпне күрдек-
Тукайга рәхмәт!
А.б.-Сау буллашыр вакыт та якынлашып килә.Хушлашканчы әйдәгез бергәләшеп "Туган тел"не җырлыйк."Туган тел " җыры белән тәмамлана.