Төсле карандашлар
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
 

Татарстан  Республикасы  Әтнә  районы

мәктәпкәчәбелем  бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

“ Олы  Әтнә   балалар  бакчасы”

 

Тема: “ ТӨСЛЕ КАРАНДАШЛАР “

( беренче кечкенәләр төркеме)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“ Олы Әтнә балалар

    бакчасы” тәрбиячесе:

 Гайфуллина Нурия Нурислам кызы

2014 нче ел

Бурычлар:

1.Пластилин белән эшләү алымнарын ( бармак очлары белән пластилинны йомшарту,уч төпләренә салып түгәрәк тәгәрәтү,туры юнәлештә хәрәкәтләр ясап әвәләү ) ныгыту;

2.Килеп чыккан таякчыкларның бер башын бармаклар белән кысып,карандаш формасы барлыкка китерергә йөрәтү;

3.Төсләрне аеру ( кызыл,яшел,сары,зәңгәр );

4.Пластилин белән эшләргә кызыксыну уяту,пөхтә эш итә белергә өйрәтү;

5.Үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар: кызыл,яшел,сары,зәңгәр төстәге пластилиннар,такта,салфетка,тартмалар,тылсымлы капчык,уенчыклар,төсле карандашлар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче.-  Балалар,безгә бүген кунаклар килгән,әйдәгез кунаклар белән исәнләшеп алабыз.

Балалар. – Исәнмесез!

Ишек шакыйлар,ишектән тылсымлы капчык тоткан куян керә (елый).

Тәрбияче. – Нәрсә булды. Куянкай,нигә елыйсың?

Куянкай. – Мин йокыга киткәч,минем төсле карандашларымны тычкан баласы оясына алып кереп киткән.Минем рәсем ясыйсым килгән иде,хәзер инде рәсем ясарга карандашларым юк.

Тәрбияче. – Борчылма әле син алай Куянкай,безнең бүген әвәләү шөгыле,без сиңа балалар белән күп итеп төсле карандашлар ясап бирербез. – Бирәбезме балалар?

Балалар. – Бирәбез.

Тәрбияче.- Куянкай, бу матур капчыкны каян алдың?

Куянкай.- Юлда килгәндә кар астыннан табып алдым.

Тәрбияче. – Кая әчеп карыйк әле эчендә нәрсәләр бар икән? Балалар капчык ачылмый,тылсымлы капчык икән бит бу. Башта минем белән “ Табышмак әйтәм,җавабын табыгыз” дигән уен уйнагыз ди. – Уйныйбызмы балалар?.

Балалар. –Уйныйбыз.

1.Йомры,йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә( чеби). – Чеби нинди төстә ( сары).

2.Сикерә белә, йөгерә белми (туп ). – Туп нинди төстә ( зәңгәр ).

3.Төсен үзгәртми бердә

Гел яшел күлмәк кия

Матур бизәнеп һәр елны

Безгә кунакка килә ( чыршы ). – Чыршы нинди төстә (яшел ).

4. Алсу битле кыз үсте

Кызарып җиргә төште ( алма ). – Алма нинди төстә (кызыл).

Тәрбияче.-Балалар,ә хәзер карандашларның үзлекләрен карап үтәбез( озынча,төрле төстә,бер ягында яза торган өлеше бар,матур тартмаларга салынган).

Ял минуты:

Менә минем бармаклар

Шаян алар,дус алар

Бармаклар гел уйныйлар

Уйный – уйный туймыйлар

Менә минем бармаклар:

Бабай бармак,әби бармак

Әти бармак,әни бармак һәм чәнчә

Бик дус алар,гел бергә.

Тәрбияче.-Ә хәзер балалар,мин сезгә карандаш ясарга йөрәтәм. Пластилинны кулларга алабыз,йомшартабыз,уч төпләренә салып түгәрәк тәгәрәтәбез,туры юнәлештә хәрәкәтләр ясыйбыз.Килеп чыккан таякчыкларның бер башын бармаклар белән кыскалап,карандаш формасына китерәбез. Ә хәзер шушы хәрәкәтләрне һавада ясап карыйбыз.

Урыннарга барып утырып,пластилин белән эшләргә керешәбез.

Йомгаклау. 4 төстәге тартманы өстәлгә куям. Балаларга кемнең карандашы нинди төстә,шундый ук тартмага китереп куярга тәкдим итәм.

Тәрбияче.-Менә.Куянкай,күрдеңме балалар сиңа ничек күп итеп карандашлар ясап бирделәр,хәзер инде рәхәтләнеп теләгән әйберләреңне ясый аласың.

Куянкай.-Рәхмәт сезгә балалар.

Тәрбияче.-Куянкай балаларның синең белән уйныйсылары килә. “Ап – ак куян юына” уенын уйныйбыз.

Кулланылган әдәбият:

1. Гыйздәтуллина А.М.Биләудәге  рәссам.-Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе»,2007.

2. Закирова К.В.Ин матур суз:Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре  өчен  хрестоматия.-Казан:Мәгариф,2000.

3. Ягъфаров Р. Татар балалар фольклоры.-Казан: «Раннур» нәшрияте,1999.

4. Зарипова Ф.Я.Могҗизалы  мәктәп  сәхнәсе: Балалар  бакчалары тәрбиячеләре  ,сыйныф  җитәкчеләренә  ярдәмлек.-Казан:Мәгариф,2003.

5. Закирова К.В.Әхлак  нигезе  –матур  гадәт(Гаиләдә  һәм  балалар бакчаларында  әдәп-әхлак  тәрбияләү):Методик кулланма.-Казан:Мәгариф,2004.

6. Закирова К.В.Уйный-уйный  үсәбез. Балалар  бакчасы  тәрбиячеләре  һәм физкультура  инструкторлары  өчен  методик  кулланма.-Казан:Татар.кит.нәш.,2010.

У вас нет прав для создания комментариев.