Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
 
Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль”районы Муниципаль берәмлеге “Лениногорск шәhәренең 4 нче саңлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. "Муса абый - балаларньң якын дусты" (мәктәпкә хәзерлек төркеме) Манакова Зөлфия Мөҗәһит кызы, 2 нче категорияле тәрбиячесе, 2013 ел. "Муса абый - балаларньң якын дусты" Максат : Балаларның герой - шагыйрь Муса Жәлилнең тормыш юлы hәм иҗаты турында төшенчә бирү, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүне үстерү, шагыйрь иҗатына hәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту. Февраль аенда без татар халкының бөек герой - шагыйре Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Бүгенге әдәби - музыкаль кичәбез дә Муса Җәлил иҗатына багышланган. Без сезнең белән герой - шагыйрь турындагы белемнәребезне ныгытырбыз, аның балалар өчен язган әсәрләрен укырбыз, яттан сөйләрбез, җырларын җырларбыз. Талгын гына көй яңгырый. Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез - чиксез Оренбург далаларыньң Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: күп укый hәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә, рәсем ясарга ярата. Абыйсы Ибраhимга ияреп 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Аннары Оренбургктагы "Хөсяния " мәдрәсәсендә белем ала. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. 13 яшендә "Бәхет" исемле шигыре беренче тапкыр газетада басыла. Шул вакытта аның иҗади эшчәнлеге башлана. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр, ә Нәҗип Җиhанов хәтта " Алтын чәч" поэмасына опера яза. Балалар, кичәбезнең исеме "Муса абый - балаларның якын дусты "дип атала. Дөрестән дә Муса үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган. Шуңа күрә без барыбыз да Муса абыйны дустыбыз дип әйтә алабыз. Ә хәзер, балалар, сезне шагыйрь туып ускән якларга сәяхәткә чакырам. Язмада кошлар тавышы яңгырый. А.б. Муса туып үскән авыл янында гаҗәп матур урман җәелеп киткән. Ә хәзер шул урмандагы имән агачы турындагы шигырьне тыңлап китик. "Имән " шигырь. А.б.Кечкенә Муса урманда hәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа "Күке " - шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле. "Күке " шигырь. А . б. Балалар , сез шагыйрьнең тагын нинди шигырьләрен беләсез? ( "Әтәч " , " Карак песи " , "Сәгать", "Маэмай", п . б .). А . б. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын табарсыз hэм кайсы әсәргә туры килүен йтерсез. Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләре белән тирәнрәк танышырбыз. Нәкъ үнике күзем бар Сиңа әйтер сүем бар Колагымны бор гына Уятырмын тор гына Ул нәрсә ? ( сәгать ). " Сәгать" шигырь . А . б . Бу шигырь нинди булырга өйрәтә ? А . б. Кешенең дусты , йортның сакчысы ? ( маэмай , эт ). " Маэмай " шигырь. А . б. Муса ишегалдындагы маэмайны да , өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары дип санаган . Ә хәзер песи турында, аның нинди хәлдә торуы турында җыр тыңлап китик. А . б. Балалар, М . Җәлилнең шигырьләре безне яхшылыкка өнди, тәрбияли . Яманлык эшләмәскә, уңган булырга өйрәтә . Авыл җирендә бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң әтәче "Кикрикүк " - дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар. "Әтәч" җыры. А.б. Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытларын бушка уздырмыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Шул уеннарның берсен, әйдәгез әле, без дә уйнап алыйк. Уен "Күгәрчен ". А.б. Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары дип санаган. Ә хәзер песи турында, аньң нинди хәлдә торуы турында җыр тыңлап китик. "Карак песи "җыр. А.б. Балалар, М. Җәлилнең шигырьләре безне яхшылыкка өнди, тәрбияли. Яманлык эшләмәскә, тырыш, уңган булырга өйрәтә. Әйдәгез әле Марат исемле малай турында тыңлап китик әле. "Сәгатъ " шигыръ, "Бакчачы " шигыръ, "Мой пес "шигыръ, "Кукушка " шигыръ, "Случай " шигыръ. А.б. Балалар, Гитлерчылар белән сугыш башлангач М. Җәлил фронтка китә. Фронтта да ул эшен дәвам итә, шигырьләр яза. Сугыш темасына багышланган бер шигырен тыңлыйк әле. "Кызыл ромашкалар" шигыръ. А.б. М. Җәлил 1942 елда каты яраналып әсирлеккә төшә - немецлар кулына эләгә. Җәлил hәм аның иптәшләре тоткынлыкта да дошманга каршы көрәшәләр. Аларның кораллары булып - шигырьләр юллары була. Тотканлыкта М. Җәлил үзенең "Җырларым" дип исемләнгән шигырен яза. “Җырларым " шигыръ. А.б. Гитлерчылар М. Җәлил hәм аның иптәшләренең аларга каршы көрәшләре турында белеп алып аларны җәзага тарталар. М. Җәлил белән бергә аның ун көрәштәше дә үлем җазасына хөкем ителә. Сугыштагы батырлыгы өчен Муса Җәлил Советлар Союзы Герое исеме, ә иҗади батырлыгы өчен Ленин премиясе бирелә. Җәлилнең батырлыгы мәңгелек. Аны hәр илдә дә беләләр. М . Җәлил исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера hәм балет театры аның исемен йөртә. Шагыйьргә Казанда hәйкәл куелды. Мусага багышлап язучылар шагыйрьләр, драматурглар - романнар, поэмалар, сәхнә әсәрләре, композиторлар — җырлар, симфонияләр, рәссамнар — картиналар иҗат итәләр. Шагыйрь җыры - ялкынлы җыр, hичбер кайчан сүнмәс җыр. Ил - халкымның батыр улы - Җәлил үзе - үлмәс җыр. Җырны әсир итеп булмый Богаулап булмый аны Җәлилләр җыры танытты Бу дөньяга татарны. Җыр " Күңелле яшъләр".