Куян белән тиенне чыршы бәйрәменә чакырабыз.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Олы Әтнә балалар бакчасы"
" Куян белән тиенне чыршы бәйрәменә чакырабыз"
икенче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге
Тәрбияче:Исхакова Фирая Мансур кызы
2014 нче ел
Бурычлар:
Балаларның кышкы урман турында алган белемнәрен ныгыту, кышкы табигатьнең характерлы үзенчәлекләре,кыргый җәнлекләр турындагы күзаллауларын киңәйтү, тикшеренүләр барышында суның үзлекләре турында мәгълүмат бирү, авазлар артикуляциясен ныгыту.
Балаларның игътибарын, хәтерен үстерү,танып белү активлыкларын формалаштыру.
Балаларда Яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф,шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру,кыргый җәнлекләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлар:боздан ясалган муенса,тәлинкә,кәрзин,йомшак куян һәм тиен уенчыклары,чыршы агачы макеты,кишер,чикләвек,тылсымлы тартма , кәгазьдән ясалган кар бөртекләре.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче:Әйдәгез, балалар, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Балалар,тиздән нинди бәйрәм якынлаша? (Яңа ел бәйрәме.Чыршы бәйрәме). Дөрес,балалар,Яңа ел бәйрәмен һәр кеше көтеп ала.Бар җирдә Яңа ел чыршылары бизәлә.Урман җәнлекләре дә бу бәйрәмне яраталар,балаларга кунакка киләләр,бергәләп уйныйлар, күңел ачалар. Мин бүген эшкә килгәндә ак карда куян эзләре күрдем һәм шул эзләр янында менә бу муенсаны таптып. (Тәлинкәдә боздан ясалган муенса күрсәтелә)
Тәрбияче:Балалар муенса нәрсәдән ясалган,тотып карагыз әле? (Боздан). Боздан ясалган муенса нинди:салкынмы (юешме,шомамы)? (Салкын,юеш,шома).Балалар,бу төймәләрне кем төшереп калдырды икән? Сез ничек уйлыйсыз?(Куян төшереп калдырган.Тиен төшереп калдырган.Аю төшереп калдырган).Әйдәгез,муенсаның хуҗасын эзләргә урманга барыйк.Төймә муенсаны менә бу кәрзингә салабыз.
Тәрбияче: Балалар, урманда нинди җәнлекләр яши әле? (Куян,тиен,бүре,аю,төлке)
Әйдәгез, балалар"киресен әйт" дигән уен уйнап алабыз.
-Аю зур,ә куян (кечкенә)
-Боз каты,ә кар(йомшак)
-Балалар якында,ә урман (еракта)
-Җәй көне җылы,ә кыш көне (салкын)
Әйе, балалар, кыш көне салкын, без дә урманга барганчы киенеп алыйк (балалар киенә)
"Кар көртләрен" ерып ,аякларны күтәреп атлап барыгыз.Менә шулай (тәрбияче күрсәтә).
Тәрбияче:Менә аланга килеп җиттек.Балалар карагыз әле бу нинди тылсымлы тартма?(Тылсымлы тартма эченнән рәсемнәр алына.Балалар белән рәсемнәр буенча сөйләшү алып барыла)
Аю өнендә йоклый.
Балалар кар бабай ясыйлар.
Балалар чана шуалар.
Агачлар яфраксыз.
Кар боз булып ката.
Булдырдыгыз балалар, әйдәгез урманга киттек. Балалар,карагыз әле, куак төбендә нәрсәдер бар. Якынрак килеп карагыз әле. Нәрсә бу?(Тәрбияче куак төбендә утыручы куянга күрсәтә). Әйе,бу куркак куян.Куркудан куянның койрыгы калтырый. Менә шулай (тәрбияче телен чыгарып уңга,сулга хәрәкәтләр ясый). Әйдәгез, сез дә телләрегезне чыгарып, уңга-сулга хәрәкәтләр ясап алыгыз. Булдырдыгыз! Куян, кил әле монда. (Тәрбияче куянны кулына ала). Исәнме,куянкай! Балалар,куян белән исәнләшегез. Куянның ашыйсы килгән, аны сыйларга кирәк. Куян нәрсә ярата? (кишер,кәбестә). Дөрес, балалар, куян яшелчәләр ярата. Куян,син муенса югалтмадыңмы?(куян карый да кача). Балалар, куян җавап бирмәде, качты(тел шартлата). Әйдәгез, без дә сезнең белән куянның качканын аңлатып, тел шартлатып алыйк. Балалар, куянны сыйлый алмый калдык. Яңа ел күчтәнәче итеп, чыршы төбендә кишер калдырыйк, ул үзе сыйланыр.
-Балалар, кар көртләрен ера-ера,аякларны югары күтәреп, алга таба китәбез. Карагыз әле, агач ботагында матур тун кигән тагын бер җәнлек утыра. Нәрсә икән бу? (тәрбияче балаларның игътибарын агач ботагында утырган тиенгә юнәлтә) (Тиен) Исәнме, тиен!(тәрбияче тел шартлата). Балалар,тиен сезнең белән шулай исәнләшә. Сез дә аның белән исәнләшегез: менә шулай тел шартлатыгыз.(Активлаштыру). Балалар,тиен нәрсә ярата?(Гөмбә,чикләвек) Тиен кайда яши? (Өендә).Тиеннең өе кайда була? (Агач куышында). Бергәләп кабатлагыз әле.Ул өендә үзе әзерләгән азыкны саклый. Тиен җәен чикләвек, чыршы, нарат күркәләре җыя, гөмбә киптерә. Ә кышын шулар белән туклана. Балалар,тиеннең кәефе юк, ул күңелсезләнгән. Тиен, нәрсә булды сиңа?(Тәрбияче тиенне тыңлый).Тиен боздан ясалган муенсасын югалткан икән. Тиен, без аны таптык, мә муенсаңны.(Тәрбияче кәрзин эчен карый). Балалар, кәрзин эчендәге тәлинкәдә муенса юк.(Тәрбияче сулы тәлинкәне кәрзин эченнән ала). Тәлинкәгә карагыз әле, боздан ясалган матур муенса кая киткән икән?(Активлаштыру). Дөрес,балалар, бүлмәдә җылы иде,шуңа күрә боз муенса эрегән. Муенса нишләгән? (Эрегән). (Активлаштыру) Балалар тиеннең кәефен ничек күтәрергә соң? Тиен,борчылма, без сиңа боздан ясалган түгел,ә чын муенса бүләк итәбез. Киеп куй әле.Яңа ел күчтәнәче итеп чикләвек бирәбез. (Тәрбияче тел шартлата). Балалар, ишетәсезме, тиен безгә рәхмәт әйтә.Тиеннең кәефе күтәрелде. Тиен белән куянны Яңа ел бәйрәменә чакырыйк:
"Тиен,куян белән Яңа ел бәйрәменә кунакка килегез". Әйдәгез,бергәләп кабатлыйк.
Әйдәгез, балалар бәйрәмнәре тагын да күңелле һәм матур булсын өчен чыршыга кар бөртекләре элик. Балалар, матур булдымы. Әйдәгез балалар хәзер уен уйнап алыйк.
"Кышкы урманда" дигән уен уйнала.
Кышкы урманга килдек
Матур урыннар күрдек
Тун кигән каен уңда
Ямь яшел чыршы сулда
Кар бөртекләре оча
Әйләнеп җирне коча
Ак куянкай сикерә
Ул бүредән өлдерә
Ә бүре безнең явыз
Бездә аннан йөгерәбез
Аю йоклый өнендә
Кызыл түшләр очалар
Бигрәк матурлар алар
Урманда рәхәт булса да
Өйгә кайтыйк балалар.
-Балалар,сезгә кышкы урманда ошадымы? Урманда нинди җәнлекләр күрдегез? Куян, тиен-кыргый хайваннар. Булдырдыгыз! Үзегезне мактап, кул чабыгыз! Шуның белән эшчәнлек тәмам.
Кулланган методик литература.
1. "Туган телдә сөйләшәбез" методик кулланма.
Авторлар:Хәзрәтова Ф.В, Шәрәфетдинова З.Г, Хәбибуллина И.Җ.
2 ."Хәрәкәттә бәрәкәт" Мияссарова И.Х.
3. "Балачак аланы" Валиевна З.К.
4. Тесты для детей дошкольного возраста.

У вас нет прав для создания комментариев.