"Йомры икмәк"
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясы “Олы Әтнә балалар бакчасы”

 

Тема: Йомры икмәк.

(хезмәт, аралашу, танып белү, әвәләү, матур әдәбият, музыка).

 

                                                              Төзеде : беренче квалификацион

категорияле тәрбиячесе

Сөнгатова Р.Э.

Максат:

1) балаларны Рус халык әкияте белән таныштыру, әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү. Түгәрәк әвәләү күнекмәләрен ныгыту. Бармак очлары белән йомшартып, түгәрәкләп тәгәрәтеп әвәләү ысулларын ныгыту, үстерү.

2)әкият геройлары белән кызыксындыру, кабул итү сәләтен, игътибарны үстерү.

3)чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, әвәләгән әзер эшләрен күреп шатлану хисләре алулары.

Методлар һәм алымнар:

  1.      Презентация
  2.      Әңгәмә
  3.       Күрсәтмәлек
  4.      Җыр
  5.      Уен
  6.      Матур әдәбият

Җиһазлау: мультимедияле экран, проектор, ноутбук, тозлы камыр, такта, салфетка, күргәзмә икмәк, әкият геройлары.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Оештырылган эшчәнлекнең барышы:

Тәрбияче. Кәефләрегез ничек?

Балалар. Әйбәт.

Тәрбияче. Кунаклар белән барыбыз бергә исәнләшик әле балалар.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар сез әкиятләр яратасызмы?

Балалар. Без әкиятләрене бик яратабыз.

Тәрбияче : Бүген мин сезне Рус халык әкияте “Йомры икмәк” белән таныштырып үтәрмен, һәм без үз кулларыбыз белән “Йомры икмәк” әкиятендәге “Йомры икмәкне” беренче мәртәбә камырдан әвәләрбез.

Тәрбияче: Матур итеп утырдык балалар тыңлыйбыз.

(Тәрбияче сөйли экранда әкиятнең геройлары чыга бара)

Тәрбияче. Балалар сезгә әкият ошадымы?

Балалар. Ошады.

Тәрбияче. Әкияттә “Йомры икмәккә” нинди хайваннар очрады.

Тәрбияче. Без сезнең белән бик күп әйберләр әвәләдек, әйдәгез искә төшереп алыйк әле?

Балалар. Печенье, сушки,борчак.

Тәрбияче. Әйе балалар боларны без барысын да пластилиннан әвәләгән идек, ә менә без бүген сезнең белән “Йомры икмәкне” камырдан әвәләрбез.

(Тәрбияче күргәзмә икмәкне күрсәтә.)

Тәрбияче. “Йомры икмәк” нинди формада?

Балалар. Түгәрәк формада

Тәрбияче. Дөрес балалар.

Тәрбияче. Игътибар белән миңа карагыз әле балалар, мин сезгә “йомры икмәкне”  ничек әвәләргә кирәклеген күрсәтермен, аңлатырмын.

Тәрбияче.  Әзер камырны бармак очларыбыз белән йомшартып, ике уч арасында түгәрәкләндереп тәгәрәтеп “йомры икмәкне” әвәлибез. Чиста пөхтә эш итәбез. “Йомры икмәкне” әвәләп бетергәч куларыбызны дымлы салфека белән сөртәбез.

(Һавада эшләп карау).

Тәрбияче. Балалар әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

Физкультминутка. “ Уңган балалар”.

Безнең нәни аяклар

Шәп итеп йөгерәләр.

(балалар йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар)

Куллар да калышмыйлар,

Чәп –чәп итеп бииләр

(кулар чәбәклиләр)

Шушы нәни балалар

Уенчыкларны җыя

(чүгәләп уенчык җыю хәрәкәтләрне ясыйлар)

Уенчыклар җыяларда

Урыннарга куялар

(басып уенчыкларны куялар)

Апа әйткәч балалар

Беркая да бармыйлар

(урыннарына баралар)

Тыныч кына утыралар.

Тәрбияче. Балалар әйдәгез өстәл янына килегез, урындыкларга утырыгыз.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызга куелган тәлинкәләргә нәрсә салынган икән?

Балалар: Бу камыр.

Башта без тагын бер кат исебезгә әвәләү алымнарын һавада кулларыбыз белән  әвәләп төшереп үтик әле . Ә хәзер без сезнең белән “Йомры икмәкне” әвәлибез. Эшли башладык (музыка куела).

(Кыенсынган балаларга булышу, ндивидуаль эш).

Эшләп бетергәч дымлы салфеткага куллар сөртелә.

(Эшләр табага куела).

Тәрбияче һәм балалар табаны алып алдагы урындыкларга күчеп утыралар. (балалар мактала)

Тәрбияче. Балалар тәрәзәгә күз салыгыз әле, хәзер нинди ел фасылы?

Балалар. Яз.

(экранда мич кырыенда утырган карга кычкыра).

Яз хәбәрчесе Туган якларыбызга яз алып килүче карга нәрсә дип кычкыра икән ул? Әйдә бездә бергә “ Карга әйтә” эндәшеп әйтеп алыйк әле мичтәге икмәкләребез тизрәк пешеп чыгарлар.

Карга әйтә: “Кар, кар,

Мичтә икмәк бар,бар,

Мичтән икмәк алыр идем,

Өйдә кунак “бар,бар”

Менә икмәкләребез дә пешеп чыкты. Алар шундый уңып кабарып пешкәннәр булдырдыгыз балалр рәхмәт сезгә. Бүгенге эшчәнлектә нәрсәләр, кемнәр ошады сезгә?

                                                                                                                                                                                   

У вас нет прав для создания комментариев.