Открытый урок в ГПД по теме: "Дуслык тау күчерә"
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
ГБСКОУ «Азнакаевская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа VIII вида»

Открытый урок в ГПД
на тему: “Дуслык тау күчерә”

Автор: воспитатель Шарифуллина Гюзель Гарифзяновна

2012 год

Тема. Дуслык тау күчерә
Максатлар:
-Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуын аңлату.
-Зирәклекне, тапкырлыкны үстерү;бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
-Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау: Мәкальләр язылган өй өлешләре, фотосурәт, өй түбәсе.

План.
I.Оештыру моменты.
II.Актуальләштерү.
-Бүген без сезнең белән “Дуслык тау күчерә” темасына сөйләшербез. Хәзер мин сезгә “Дуслар” исемле хикәя укып китәм. Сез түбәндәге сорауга җавап әзерләгез:
- Камил нинди малай?

Кәрим белән Камил аерылмас дуслар.Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар.Дәресләргә дә бергә әзерләнәләр.Урамда да бергә уйныйлар.Арып туктагач,йә берсенә,йә икенчесенә кереп ял итәләр, тамак ялгыйлар,телевизор карыйлар.”Менә ичмасам дуслар” –диләр алар турында.
Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач,Кәримне шифаханәгә салдылар.”Кимендә бер ай ятарга туры килер,- диделәр табиблар,-малайның үпкәсенә салкын тигән”
Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларны җыйды.Аның сүзе кыска булды.
-Иртәгәдән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы бар.Беренче кем бара,-диде.
Барсы да Камилгә карады.Ләкин Камил эндәшмәде.
-Ник эндәшмисең Камил?-диде укытучы.Дустың янына барырга теләмисең мени?
-Минем спорт секциясенә барасым бар,-диде.
Камилдән мондый җавап кәтмәгәннәр иде.Укытучы да үзен өстенә бозлы су сипкәндәй тойса да сер бирмәде. Шул вакыт яңа гына килгән Рөстәм: “Үзем барырга телим”-диде.
Укытучы:
-Синең мәктәпкә килгәнеңә 2-3 көн генә, Кәрим белән юньләп танышырга да өлгермәдең?
-Анысы шулай, тик шифаханәдә ныклап танышырбыз дип уйлыйм, - диде Рөстәм.
Чын күңелдән яңгыраган үтенечкә укытучы җавап итеп:
-Рәхмәт, Рөстәм, син чын кеше икәнсең,-диде.
(җавапларын тыңлау)
-Камил чын дус була аламы?
-Ни өчен?
-Кәрим терелеп чыккач алар үзләрен ничек тотарлар?
(җавапларын тыңлау)
-Ә сезнең чын дустыгыз бармы?(1-2 укучыдан сөйләтү)
III. Төп өлеш.
-Ә хәзер бергәләп “Дуслык өе” төзибез. Сез класста үзара нинди мөнәсәбәттә, ярдәмчелме, дуслыгыгыз нинди дәрәҗәдә булуын белербез. Хәзер сез укучылар түгел, ә төзүчеләр буласыз. Агач өй төзер өчен нинди төзелеш материаллары кирәк?(саныйлар)
-Өй нык, җимерелеп төшмәсен өчен нигезе (фундаменты) ныклы булырга тиеш. Чөнки ул бер генә түгел, ә гомер буена җитәргә тиеш.
1нче өлеш.”Сүз таралды” дип атала. Нинди сүз икәнен өйне төзеп бетергәч белерсез. Кайсыгыз чыгып нигезне сала?
2нче өлеш. “Бүрәнәләрне өю”.Һәрбер бүрәнәгә мәкаль язылган. Бүрәнәләрне куя һәм мәкальләрнең җавапларын аңлата барасыз.
1)Яхшы дус кара көндә беленер.
2)Матурлык- бер көнлек, дуслык гомерлек.
3)Күп дус эзләгән дуссыз калыр.
4)Яңа дус тап, искесен ташлама.
-Өй төзелеп бетте диярлек. Тагын кайсы өлеше кирәк?
-Әйе, түбәсе.(1 укучы куя)
-Түбәдә тәрәзә урыны бар. Без анда класс белән төшкән фотосурәтне куярбыз.(укытучы куя)
-Хәзер нигезгә әйләнеп кайтабыз. Анда нинди сүз яшеренгән икән.
(1әр укучы чыгып хәрефләрне куя)
-Нинди сүз, бергәләп укыйк әле.(дуслык)
-Дус булмасагыз бу өйне тиз һәм ныклы итеп төзи алган булыр идегезме?
-Әйе, үзара дус, тату булганда гына классыгыз ныклы булыр. Класстагы дустыгызга гына түгел, ә башка классташларыгызга да игъ-
тибарлы, ихтирамлы булыгыз.
-Менә безнең өебез дә төзелеп бетте. Нинди матур өй барлыкка килде. Төзегәндә үзара дустанә мөнәсәбәттә булдыгыз?
-Дуслыкның үзенең кагыйдәләре бар.Тактадагы язмаларга карыйбыз.
Дус классның кагыйдәләре:
1.Гафу итә белергә.
2.Ярдәм кулы сузарга.
3.Кешелекле булырга.
Катгый тыела(строго запрещается)
1.Начар сүзләр әйтергә.
2. Кыерсытырга.
-Бу кагыйдәләрне исегездән чыгармыйча һәрвакыт исегездә тотыгыз. Мәктәпне бетереп төрлегез төрле якка таралышып бетәрсез. Яңа дуслар табарсыз. Ләкин класстагы дуслык, бергә укыган чаклар бер- кайчан да онытылмый.
-Дәресебез ахырын “Чын дус” дигән җыр белән тәмамларбыз.
(такта янына чыгып җырлау)

У вас нет прав для создания комментариев.