Кошлар безнен дусларыбыз
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

      Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №9 «Салават купере»  город Азнакаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

                                             

                          Название  занятии: “Безнең канатлы дусларыбыз”

                                         

                                        Воспитателя первой квалификационной категории:

                                        Тимеркаевой Нафисе Исмагиловне

                                                          2015год

                  Тема.  Безнең канатлы дусларыбыз

Максат: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.

Тәрбия бурычы: кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен үстерү. Логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Кышлаучы кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү. Тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгы), үз-үзләрен тотышларына, тавышларына карап кышлаучы кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен ныгыту,  

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку , танып белү, физкультура.

Ысуллар һәм алымнар: уен күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар,мультимедия проекторыннан рәсемнәр карау.

Җиһазлау һәм материал: мультимедия  проекторы, экран,   кышлаучы кошларның рәсемнәре; картон, кайчы, җилем, бау, тишкеч, ярмалар, орлыклар.

Сүзлек өстендә эш: чукыр, нарат күркәсе, чыршы кәркәсе, җим, җимлек.

Алдан эшләнгән эш:рәсемнәр карау, күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрү, матур әдәбият әсәрләрен уку(Ә. Кари “Кошлар туйдырам” шигыре, Д.Гарифуллин “Песнәк” шигыре, Г.Лотфи “Балалар ярдәм итә”); сынамышлар өйрәнү,” Табышмак әйтәм, җавабын тап” уены, дидактик уеннар”Нинди кош артык?”,”Дөрес әйт”, “Очты-очты!”. Әти-әниләр белән җимлекләр ясау.

Эшчәнлек төзелеше

-Хәерле көн, балалар! Минем яныма якынырак килегез, бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте!

-Балалар, сезнең кышкы урманга барасыгыз киләме? Әйдәгез, күзләребезне йомабызда  10га кадәр саныйбыз. Үзебезне урманда дип күз алдына китерәбез. Күзләрне ачтык.  Менә без сезнең белән кышкы урманда. (Бүлмәдә агачлар, агач төпләре “ак кар “ белән капланган, экранда кыш рәсеме, кыш турында көй уйный)

-Балалар, карагыз әле, нинди матурлык!

Кар яуган! Яуган

Мамык кебек кар,

Ап-ак булганнар

Урманнар, кырлар. (“Кыш” Ә.Кари)

-Исәнме, урман.

-Урманда тыныч, салкын саф һава, тәмле ылыс исе килә.  Әйдәгез, кышкы урман турында сөйләшеп алыйк. Урман тагын нинди ? (балалар җавабы)

-Сез нинди тавышлар ишетәсегез? Игътибар белән тыңлагыз әле.(Кош тавышлары ишетелә). Нинди кошларның тавышларын ишеттегез? (балалар җавабы).

-Кышкы урманда нинди кошлар яшиләр?(Кышлаучы кошларның рәсемнәрен слайдтан карау. Балалар кошларны танып исемнәрен әйтәләр).

- Бер сүз белән бу кошларны ничек атыйбыз?

- Ни өчен?

-Кышлаучы кошлар безнең табигатькә, бездәге һава торышына җайлашканнар.

Дидактик уен” Кайсы кошныкы” (гәүдә өлешләреннән тану, слаедлар куллану)

-Кыш көне кошларга суык куркыныч түгел, ә ачлык куркыныч. Буранлы, җилле көннәрдә аларга ризык табуы авырлаша.

Ни өчен аларга кышкы салкыннар куркыныч түгел соң? Чөнки аларның тәннәре йомшак, җылы мамык һәм каурый белән капланган. Алар җылыда, җиңелдә. (картонга ябештерелгән мамык белән каурыйны күрсәтү)

-Кышлаучы кошлар нәрсә белән тукланалар ?

Дидактик уен “Кем, нәрсә белән туклана”? (слаедлар куллану)

Сүзле хәрәкәтле уен “Килегез, кил кошкайлар!”

- Килегез,  кил кошкайлар,

-Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көндә кунак булыгыз.

-Чыпчык, чыпчык-чык-чырык

Җим сиптем, кил тиз очып!

Чыпчык битлеге кигән бала уртага чыгып “җим чүпли”.

-Песнәк, песнәк, кил тизрәк-

Җим сибәм сиңа әзрәк.

Сюрпризлы вакыт.

-Балалар, карагыз әле агач төбендә нәрсәдер бар.  Нәрсә бу балалар?     

 -Капчык. Үзе авыр. Эчен карыйк әле.  “Кошларга күчтәнәч. Кыш бабайдан” дип язылган.  Капчыкларда төрле ярмалар, бөртекләр.  Каян  килеп чыккан соң бу капчык монда?

-Минем уйлавымча Кыш бабай кошларга дигән бүләген төшереп калдырган. Хәзер Кыш бабайны каян табабыз инде, ул бит еракка китте.

-Ә ярмалар белән ни эшлибез?

-Ярмаларны җиргә сибикме? (балалар җавабы)

-Әйе шул, карга сипсәк кошлар аны күрмәячәкләр. Савытларга салыр идек,  савытларыбыз юк.

Әгәр дә сез риза булсагыз,  балалар бакчасына кайтыйк һәм җимлекләр ясыйк.

-Урманга рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.

Күзләрне йомып 10нан 1гә кадәр кирегә саныйк.

 Менә балалар без сезнең белән бакчага кайттык.

 Балалар өстәл артына утыралар, өстәлләрдә җимлекләр ясар өчен җиһазлар әзерләнгән.

Эш барышы:

-Без сезнең белән бүген экологик җимлекләр ясыйбыз.  Картоннан качы белән үзебез теләгән форманы кисәбез. Тишкеч белән тишеп тишек ясыйбыз. Аңа бау бәйлибез. Формаларга җилем буйыйбыз. Җилем өстенә ярмаларны сибеп ябыштырабыз.

Ни өчен бу җимлекләрне без экологик җимлекләр дип атыйбыз? Чөнки аның җилеме он белән судан ясалган, кошларга зыян китерми.

Балалар эше. Авырыксынган балаларга шәхси рәвештә ярдәм итү.

Балаларның эшләрен карау, мактау.

-Балалар без сезнең белән нинди кошлар турында сөйләштек? Нинди фикергә килдегез?  Сезгә нәрсәләр ошады ?

-Җимлекләрне саф һавага чыккач агачларга элербез. Кошларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә балалар!

-Кошлар безнең дусларыбыз.  Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына игътибарлы  булыйк.

У вас нет прав для создания комментариев.