Гаилә бәхете – балада
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

Гаилә   бәхете – балада

Зурлар – мәктәпкә  әзерлек  төркеме 

балалары  өчен  бәйрәм  иртәсе

Нигматуллина Раушания Фаиловна югары категорияле тәрбияче

2015

Максат:Гаиләдәге җылы мөгамәлә, татулыкның үзара уңай мөнәсәбәтләр, игътибарлылык, ярдәмчеллеккә бәйле булуын аңлату.Үз гаиләң белән горурлану хисе, гаилә әгъзаларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Барышы: Алып  баручы: Хәерле  көн, хөрмәтле  әти-әниләр, кадерле  балалар,килгән  кунаклар.Бүген  бездә  зур  бәйрәм – гаилә  бәйрәме. Гаилә  һәр  кешегә  кирәкле  җылы  учак  ул. Гаилә  никадәр  нык  булса, аннан  килгән  җылылык  та  шул  кадәр  көчле  була. Димәк , гаилә - ул  иң  олы  таянычыбыз, иң  ышанычлы  сыеныр  урыныбыз. Анда  бер-берсен  яраткан, бер-берсе  турында  кайгыртучанлык  күрсәткән  кешеләр  яши.Әти-әни  гаиләнең  тоткасы  булса, балалар-гаиләнең  көзгесе. 

Без  бүгенге  кичәгә  дә  бер-берсен  яратышып, күгәрченнәр  кебек  гөрләшеп  яшәүче  гаиләләрне  чакырдык. Әгәр  дә  бүген  сезнең  кәефегез  яхшырып, күңелегез  күтәрелә  икән, бу  залда  кабынган  елмаю  өйләрегезгә  озата  кайта  икән, без  бик  шат  булыр  идек. 

Шулай  итеп, бәйрәмебезне  башлыйбыз. 

1б.  Шатлыклар-күңелебездә,              2б.Бу  кичәбез  гөрләп  үтсен,   

        Ал  кояш  күгебездә.                               Истә  калсын  гомергә.

Рәхәтләнеп  бәйрәм  итик-                        Бәйрәмнәрсез  яшәп  булмый

Гаилә  бәйрәме  бездә.                                    Җирнең  якты  йөзендә. 

3б   Бәйрәмнәр  кирәк  әтигә! 

       Бәйрәмнәр  кирәк  әнигә! 

        Бәйрәмнәр  кирәк  сезгә  дә ! 

        Бәйрәмнәр  кирәк  безгә  дә! 

        Кирәк  һәммәбезгә  дә. 

       Бүген  бездә  зур  бәйрәм 

       Күңел  ачыйк  бергәләп.   

“ Хәерле  иртә “  җыры. 

А.б. Гаиләләр  төрле-төрле  була.2-3  кешедән  торган  кечкенә  гаиләләр, 4-5  кешелек  гаиләләр, хәтта  9-10  кешедән  торган  зур  гаиләләр  дә  була. Ә  хәзер  Нәзир  сезне  үз  гаиләсе  белән  таныштырып  китәр. 

Шигырь  “Бармаклар “ Мәхмүт  Газизов. 

А.б.  Балалар, әйтегез  әле, гаиләдә  иң  баш  кеше, гаиләнең  терәге, таянычы  - ул кем? (әти ) Дөрес, безнең  әтиләребез  гаиләнең  башлыгы, барыбыз  турында  кайгыртучы, безне  саклаучы, яклаучылар.  Өйдәге  иң  авыр  эшләрне  дә  әти  эшли,ул  бар  нәрсәне  дә  белә.Әти  булганда  безгә  бернәрсә  дә  куркыныч  түгел.Әйдәгез, әтиләребез  турында  сөйләшеп  алыйк  әле. Сезнең  әтиләрегез  нинди? Сез  әтиләрегез  белән  нинди  эшләрне  бергә  эшлисез?Ә  хәзер  әтиләребез  турында  өйрәнгән  шигырьләребезне  сөйләп  китик. 

А.б.  Җир  йөзендә  иң  гүзәл, иң  матур, иң  әйбәт  кеше- кем  ул?(әни) Дөрес, әннә  дип  безнең  телебез  ачылган. Иң  беренче  адымнарыбызны  да  әни  ярдәмендә  атлап  киткәнбез.Әни-  һәркемгә  якын, изге, газиз  кеше.Әниләрнең  ягымлы, йомшак  сүзләре  балага  гомер  буена  юлдаш  була. Әниләр  һәрвакыт  сезнең  янда – авырганда  да, борчылганда  да, шатланганда  да.Әйдәгез  әле , балалар, әниләрегез  турында  сөйләп  китегез  әле.

Әниләр турында шигырьләр яңгырый.

А.б. Балалар,ә  сез  әти – әниләрегезгә  ягымлы  итеп  эндәшә  беләсезме? Аларга  нинди  матур  сүзләр  әйтәсез ?(матур  сүзләр  әйтү.) 

Балалар, сез  тугач  та  әниләрегез  сезне  бишек  җырлары  көйли –көйли  йоклатканнар. Алар  шушы  җырлар  аша  сезгә  үзләренең  изге  теләкләрен, өмет – хыялларын  җиткергәннәр.Бишек  җыры  тыңлап  үскән  бала  беркайчан  да  каты  бәгырьле  булмас. Хәзер, әниләребез  бишек  җырлары  җырлап  күрсәтерләр. 

Хәзер  “мәкаль  әйтеш”  уены  уйнап  алабыз.Мәкальнең  яртысы  минем  авызымда, яртысы  шушы  тылсымлы  кулъяулык  төенендә. 

  1.                 Әткәй  шикәр -әнкәй  бал. 
  2.                 Олыласаң  олыны, олыларлар  үзеңне. 
  3.                 Дөньяда  иң  йомшак  нәрсә – әнием  кулы. 
  4.                 Ачтан  үлсәң  дә,әти – әниеңне  ташлама. 
  5.                  Ата - аналы  бала – алтын  канатлы  бала. 
  6.                 Өйнең  яме  ана  белән. 
  7.                 Атасы  барның  бәхете  бар. 
  8.                 Атаңны  башыңда  тот, 

Анаңны  учыңда  тот. 

Ә  хәзер, бераз  ял  итеп уйнап  алыйк.Уенга  2 пар  чакырыла. “Гаиләдә  бала  туды. Бу  сезнең  беренче  балагыз.Сезгә  аны  пеленкага  төрергә  кирәк. Ләкин  моны  әти-әни  бер  кулларыгыз  белән  билләрдән  кочакланышкан  хәлдә, бер  куллары  белән  генә  эшләргә  тиеш”.

Икенче  уенга  да 2  пар  чакырыла.  “Ә  хәзер  бәби  чүпрәкләрен  юганнан  соң, бауга  эләргә  кирәк.Әни   элә, әти  кер  кыстыргычы  белән  кыстыра. Ләкин  бу  уенның  да  сере  бар,аны  күз  бәйләгән  көе  эшләргә  кирәк”. 

А.б.  Балалар ,безнең  күбебезнең  өйләрендә  безгә  газиз, якын  булган  әби-бабайларыбыз,дәү  әти-дәү әниләребез  дә  бар.Алар  инде  олы,зур,озын  тормыш  юлы  үткәннәр, сезнең  әти-әниләрегезне  тәрбияләп  үстергәннәр. Алар  әле  дә  өйдә  тәмле  ашарга  пешерүчеләр,сезгә  оекбаш, бияләй  бәйләп  киертүчеләр, матур  гөлләр  үстерүчеләр. Бәбкәм, улым, кызым  дип  сезгә  иркәләп  эндәшүчеләр  дә  алар. Без  аларны  һәрчак  яратырга,эшләрендә  булышырга,ягымлы  сүзләр  белән  эндәшергә  тиешбез.Сез  шулай  эшлисезме  балалар.Әйдәгез, әби-бабаларыбыз  турында  даматур  шигырьләр  сөйләп  китик.

Гаиләдә  бала  туу  зур  шатлык  санала. Бала  туганнан  соң  иң  беренче  йола-  ул  балага  исем  кушу  йоласы. Татар  халкы  элек-электән  балага  исем  кушуга  бик  җаваплы  караган. Исеменең җисеменә  туры  килүен  теләгән. Яңа  туган  сабыйга  кушу  өчен  исемнең  җиңел  әйтелешле, яхшы  мәгънәле  һәм  аһәңлесен  сайлаган. Тикмәгә  генә, кыз  бала  исемендә  йолдыз  балкышы  яки  чәчәк  нәфислеге, ә ир-ат  исемендә  кылыч  чыңы  яки  китап  акылы  чагылсын  дип  әйтмәгәннәрдер  борынгылар.Ә  менә  безнең  төркемдәге  балаларның  исемнәре  ни  аңлата  икән? Шуны  әти-әниләреннән  сорап  карыйсы  килә (әти-әниләр  үз  балаларының  исемнәренең  мәгънәләрен  аңлаталар. ) 

Исемнәргә  багышланган  уеннарыбызны  дәвам  итәбез. Хәзер  мин  сезгә  “серле  чәчәк “ уенын  тәкъдим  итәм.Уенга  2 кеше  чакырыла, икесенең  кулында  да  серле  чәчәк.1  уенчы  10 “Г”  хәрефенә  башланган, ә  2  уенчы  10 “Р”  хәрефенә  башланган  хатын-кыз  исемнәре  әйтергә  һәм  чәчәк  таҗларын  йолкып  барырга  тиеш. 

Ә  хәзер, кадерле  әти-әниләр,мин  сезне  “балачак  иленә “ чакырам.Барыбез  да  кайчандыр  бала  булган. Бала  чакта  кем  генә  ак  халат  киеп,   курчакларны  дәваламаган.Шофер  булып,машиналарда  җилдермәгән. Артистларга  ошатып, шигырь  сөйләмәгән, яки  җырламаган. Әйдәгез, балачактагы  хыялларыбызга  кире  кайтыйк  әле.  “Тылсымлы  сандык “ уенын  уйнап  алыйк.  Биремнәр : 

  1.                 Сезгә  бүген  3  яшь  тулды.Әти-әниегез  сезне  котлап, яңа  машина  бүләк  итте. Әй, уйнадыгыз  да  соң  инде. Безгә  дә  уйнап  күрсәтегез  әле. 
  2.                 Кечкенә  вакытта  өйрәнгән  иң  беренче  шигырегезне  нәкъ  шул  вакыттагыча  сөйләп  күрсәтегез. 
  3.                 Кечкенә  вакытта  өйрәнгән  иң  беренче  җырыгызны  җырлап  күрсәтегез. 
  4.                 Бармак  уены  уйнап  күрсәтегез. 
  5.                 Кечкенә  генә  әкият  сөйләп  күрсәтегез. 
  6.                 Үзе  кечкенә  генә, вакыт-вакыт  елап  та  ала.Шуңа  карамастан,  аны  һәркем  ярата (бала ) 
  7.                 Ул  елга  бер  тапкыр  гына  килә. Аны  һәркем  көтеп  ала (туган  көн) 
  8.                 Тәмле  ашлар  пешерә,җылы  оекбаш  бәйли (әби ).
  9.                 Җирдә  яшәүче  барлык  кешеләр  өчен  дә  иң  ягымлы  кадерле  кеше (әни ).
  10.                 Аны  малайлар ныграк  ярата.Тотып  йөртү  өчен  мөгезе  дә  бар. Ул  ике  яки  өч  тәгәрмәчле  була (велосипед).
  11.                 Аны  әниләр  ясый. Ул  зур  да,уртача  да, кечкенә  дә  була. Ашап  туйганнан  соң , әтиләр  аңа еш  таяна. Авылда  ул  һәрвакыт  түрдә.  Ялгыз  кешеләр  аны  кочаклап  ятырга  ярата  (мендәр)
  12.                 Барлык  хатын-кызларга  хас  нинди  һөнәр  бар? ( хуҗабикә )     
  13.                 Туган-тумачаны, кан-кардәшләрне  үзенә  җәлеп  итеп  торучы, гаилә  шәҗәрәсен  сакларга  ярдәм  итүче...Нәрсә  ул ? (туган  нигез )
  14.                 Кайвакыт  ул  мамык  төсле  йомшак, кайвакыт  корыч  кебек  каты, Ә  кайчагында  баллы, ә  кайчакта  әремнән  дә  әче, кайвакыт  кылыч  кебек  үткен,елан  кебек  чага  да  ул (тел) 

    Хуҗа  Насретдин  керә : Исәнмесез, кадерле  балалар,әти-әниләр. Бүген  Карадуган  балалар  бакчасында  гаилә  бәйрәме  дип  ишеттем  дә  сезнең  янга  ашыктым.  

    А.б. Бик  вакытлы  килдегез,Хуҗа  Насретдин.Сезне  бик  тапкыр,җор  телле  кеше  дип  беләбез,шул  дөресме ? 

Х.Н.: Әйе,шул.Сезне  дә  бик  тапкыр  балалар  дип  ишеттем.Шуны  тикшереп  карыйсы  килә, мин  әйткән  табышмакларның  җавабын  белерсез  микән. 

Ә  хәзер  әти-әниләр  өчен  табышмаклар : 

    Х.Н. :Табышмакларга  җавапны  бик  тиз  таптыгыз. Ә  хәзер  мәзәк  хәлләр  сөйләп  алыйк. Мәзәк  капчыгым  да  бушап  киткән.Сезнең  мәзәкләрегезне  капчыгыма  тутырып  китим  әле. Әти-әниләр, балаларыгызның  мәзәк  хәлләрен,көлкеле  сүзләрен  сөйләп  китегез  әле. (4-5  әти-әни  мәзәкләр  сөйли ) 

  А.б. Кадерле  балалар,хөрмәтле  әти-әниләр. Бәйрәмебезне  юкка  гына “Гаилә  бәхете  балада”дип  атамадык.Чөнки  бала  гына  гаилә  тормышын  тулы  итә, аны  ямьгә  төрә,яшәвебезнең  мәгънәсенә  әйләнә. Кадерле  балалар, сез  дә  әти-әниләрегезне  һәрвакыт  яратыгыз,аларга  ягымлы  матур  сүзләр  белән  генә  эндәшегез. 

Кояш  кебек  торсын  дисәк 

Бар  дөнья  балкып-көлеп. 

Эндәшик  без  әниләргә 

“Әнием-кадерлем!”-дип. 

Күчсен  дисәк  күңелләргә   

Саваплы  мең  игелек, 

Эндәшик  без  әбиләргә 

“Сөекле  әбием!”-дип. 

Әйтсәк  әгәр  тик  изгелек 

Изгелеккә  тарта  дип. 

Эндәшик  без  әтиләргә : 

“Кадерле  әтием!”-дип. 

Иңсен  дисәк  йөрәкләргә 

Миһербанлы  галилек, 

Эндәшик  без  бабайларга : 

“И  хөрмәтле  бабам!”- дип. 

Шулай  итеп, бәйрәмебез  ахырына  якынлашты.Гаиләләрегез  тату, күркәм  булсын.Балаларыгыздан  авыр  сүз  ишетмәгез, аларның  мәрхәмәтлелеге,шәфкатьлелеге  тормышыгызны  тагын  да  нурландырып  торсын ! 

“Җирдә  миңа  ни  кирәк”  җыры.

У вас нет прав для создания комментариев.