Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы  Казан шәһәре Совет районы “167 нче татар телендә белем һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Тема: «Минем туган шәһәрем Казан»

                                                                            

Тәрбияче: Сафина Дилбәр  Илгизовна.

2016 ел

Тема: «Минем туган шәһәрем Казан»

Белем бирү бурычы:

Сөйләм үстерү бурычы:

Сүзлек эше:

Тәрбия бурычы:

Үстерү бурычы:

Җиһазлау:  Казан шәһәре, Казан Кремле, Спас манарасы, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете төшерелгән күрсәтмә рәсемнәр. Татарстан символикасы рәсемнәре, аудиоязмалар. 

Эшчәнлек барышы.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез балалар!
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.

Тәрбияче: Безнең илебез ничек дип атала?

Балалар: Безнең илебез Россия ,туган жиребез Татарстан Республикасы.

Тәрбияче: Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәhәр ?

 Балалар: башкалабыз Казан шәhәре.

Һәр бала автобуста (трамвайда)  кебек бер-бер артлы урындыкларга тезелеп утыра. Алда руль тоткан йөртүче һәм тәрбияче-экскурсовод утыра.(балалардан сайлап куярга мөмкин)

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән Казан шәһәре буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Ә аңарчы үзебезнең шәһәребез турында сөйләшеп алыйк.

Без яшәгән шәһәрнен исеме ничек?

Балалар: Казан.

Тәрбияче:  Әйе, Казан. Балала р бу рәсемнәргә игътибар итегез әле, аларда нәрсә сүрәтләгән? Татарстан символикасы: герб, флаг, гимн.

1. Бала. Бу рәсемдә Татарстан республика флагы. Ул яшел, ак, кызыл тосләрдән тора. Яшел төс – яшәү яшәрү ,билгесе. Ак төс – чисталык, намуслык. яктылык билгесе. Ә кызыл төс – азатлык ,бәйсезлек. матурлык билгесен анлата.

2 бала. Бу рәсемдә Татарстан гербы, гербта Ак Барс сүрәте тoшерелгән. Барснын ун аягы бераз күтәрелгән, ул анын боеклеген анлата. Ул үзенен канаты астында барлык кешеләрне яклый.Гербның кырыйлары яшел төстә.Ул җирдәге тормышны характерлый.Кызыл төс кояш энергия чыганагы көч һәм матурлык.

Татарстанның тагын бер символы - гимн бар.  Бүген без сезнең беләнТатарстан гимн тыңларбыз. Гимн ул тантаналы музыка һәр илнең үз гимны бар. Гимн ул хезмәтне, хезмәт сөйгән халыкны данлый. Без үзебезнең туган ягыбызны яратабыз аның белән горурланабыз.Шуңа күрә без гимны аягүрә басып , баш киемен салып тыңлыйбыз. (Аудиоязма, ).

Тәрбияче: Арыгансыздыр, хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк.

(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

Утырып иңде арыдык

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп.

 Башларны чайкап карыйк.

 Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып-торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк. (сәяхәтебезне дәвам итәбез)

Тәрбияче: Безнен президент кем?

Балалар: Рөстәм  Нургалиевич Минниханов.

Тәрбияче. Ә сез Казан турында нәрсәләр беләсез?

Тәрбияче: Балалар, безнең шәһәребез бик борыңгы шәһәр. Шәһәрдә истәлекле урыннар бик куп. 

Тәрбияче: Әйе, Казаныбыз ел саен үзгәреп, матураеп кына тора. Зур биналар, күперләр, юллар төзиләр, яңа мәчетләр ачыла. Ә хәзер Казан Кремле буенча сәяхәтебезне башлап җибәрик. Барыбыз да игътибар белән монда карыйк. (Кремль рәсеме күрсәтелә) Кремль турында нәрсәләр беләсез? Кемнең анда булганыгы бар?

(Балалар белгәннәрен сөйли.)

Тәрбияче: Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль. Безнең Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Безнең Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Һәм күп еллар буе безнең бабаларыбызны дошманнардан саклап килгән дә. Почмакларында манаралар тора.

Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. (Спас манарасы рәсеме күрсәтелә) Манарага керер алдыннан тирән чокыр казылган, ә аның аркылы күтәртмә күпер салынган булган.

Тәрбияче: Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? ( Сөембикә манарасы күрсәтелә)

Балалар: Сөембикә манарасы.

Тәрбияче: Дөрес.

(Л. Шагыйрҗанның«Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек укыла)

Кремльнең эчендә

Биек, биек, биеккә

 Ашкан бер манара бар,

 Исеме – Сөембикә.

 Балкып тора алтын ай

 Шул манара очында

 Карыйсы килә кереп

 Ни бар икән эчендә?

 Бик борынгы манара

 Исеме – Сөембикә.

Беләсебез бик килә:

 Кем икән ул, кем икән?..

 Хәзер үк әйтим микән,

 Хәзер үк сөйлим микән?

Патшабикә-ханбикә

 Булган ул Сөембикә.

Тәрбияче: Балалар, Сөембикә манарасы турында нәрсәләр беләсез?

(Балалар белгәннәрен сөйлиләр)

Тәрбияче: Сөембикә манарасы татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр тудырган. Сөембикә манарасы тагын серле манара дип тә атала.

Тәрбияче: Арыгансыздыр, хәзер, әйдәгез, әзрәк уйнап алыйк.

(Балалар түгәрәктә “кар бөртеге” уены уйныйлар, кул чабалар,әйләнәләр.)

Тәрбияче балаларга Кол Шәриф мәчете рәсемен күрсәтә.

Тәрбияче: Бу нинди корылма? Сез күргәнегез бармы? Кемнең анда булганы бар?

Балалар: Кол Шәриф мәчете.

(Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйлиләр)

Тәрбияче: Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Дүрт гасыр элек Казан ханлыгы башкаласың күп манаралы, дастаннарга кергән Кол Шәриф мәчете бизәп торган. Тикшеренүләр буенча сигез манаралы һәм ике яруслы мәчет дөньяның кыйтгаларына таба юнәлдерелгән була. Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. 1552 елда Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән мәчет өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып, мәчет баскычларында үтерелә. Явыз Иван Казан каласын яулап алганда мәчет тар-мар ителә.

1996 елда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетен торгызу турында Указ чыгара. 1996 елның 21 февралендә мәчет бинасы төзелә торган урынга беренче нигез ташы салына. 2005 елның 24 июнендә, Казанның меңъеллыгына, тантаналы рәвештә ачыла. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.

Тәрбияче: Балалар безнен шәһәребездә тагын нинди истәлекле урыннар бар? Балалар:

1. Цирк .          2. Опера балет театры.

3. Курчак театры.        4 .Кремль.       5. Кол шәриф мәчете.

6. Сөембикә манарасы.    7. Спорт сарае.      9. Камал театры.   10. Спасс башнясы.    11. Милли музей.         12. Стадион.         13. Зоопарк.

Тәрбияче: Тагын беркат искә төшерик Казан нинди шәhәр әле?

Балалар: Казан матур борынгы шәhәр.

Тәрбияче балаларга:  Туган илем –туган өем. Үз илем—үземә кадерле.

Туган ил ул—була бергенә, Туган илнең кадерен белгенә.

 Балалар, шуның белән Казан Кремле буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

Ә хәзер Казан турында жыр  -“Мин яратам сине Татарстан”җыр тыңлау.

Хушыгыз сәламәт булыгыз.