Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Село-Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең Поршур авылы филиалының беренче категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Дмитриева Лариса Николаевна

            Юл йөрү кагыйдәләренә

              багышланган кичә

      “Юлга чыктык без бергә”

            

                                    2016 нчы ел

Максат.Кече яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү,аларны төгәл  

үтәргә күнектерү,үзең белгәннәрне иптәшләрең белән уртаклашырга,   бәла- каза килгәндә ярдәм күрсәтергә өйрәтү максатыннан үткәрелә.

Алгы стенага “Сау-сәламәт булыр өчен, юл йөрү кагыйдәләрен үтә!” дип языл-

ган плакат эленә, аска юл билгеләре тезелә.

         Кичә башланганда бөтен юл билгеләре арт яклары белән тора.

         Бүлмәгә алып баручы һәм берничә укучы керә.

Алып баручы.Дуслар, без кая килеп чыктык икән. Игътибар белән карагыз әле, берәр юл күрсәткече күренмиме? (Балалар төрле якка караналар.Берсе зур гына  конвертка салынган хат таба. Кычкырып укый.)

_ “ Без юл билгеләре.Халыкны,шофёрларны,юлаучыны төрле хәвеф-хәтәрләрдән кисәтәбез, безгә игътибар итмичә узып китүчеләр өчен борчылабыз.Ә беркөнне Кирлемән исемле бер тәртипсез бала тагын да зуррак хата эшләде. Безнең барыбызны да юл чатларыннан җыеп алды.Хәзер ул урыннарда сәгать саен тәрле юл хәтәрләре булырга мөмкин. Төрле күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, зинһар безгә ярдәм итә күрегез.”

1 нче укучы.Аңлашылмый... без кайда?

                      Әй, дуслар, без нинди  юлда?

                      Адаштыкмы икәнни соң...

                      Компас та юк бит кулда.

2 нче укучы.Юллар озын, юллар таулы,

                      Барсам юлым уңармы?

                      Юл билгеләре булмагач,

                      Ерак китеп булырмы?

3 нче укучы. Сфетофор утлары янмый,

                       Бу бит үзе зур бәла!

                       Кызыл, яшел ... ут янмагач,

                      Алардан нинди файда.

Алып баручы.Дуслар юл билгеләрен белергә кирәкме?

Балалар. Кирәк.

Алып баручы.Юл чатларына ни өчен сфетофорлар куела?

Балалар. Юлда төрле хәвеф- хәтәрләр булмасын өчен.

        Кирлемән керә.

Кирлемән.Ха- ха! Юл билгеләре ядәм көтә. Бернинди ярдәм булмаячак! Беркем дә сезгә ярдәм итмәячәк!

Алып баручы. Без ярдәм итәбез.Шулай бит, дуслар.

Укучылар.Әйе- әйе, үзебез ярдәмгә киләбез.

Кирлемән. Ә сез кемнәр?

Алып баручы.Без- укучылар.

Кирлемән. Булмас. Сез дә аларга ярдәм итә алмассыз. Мин сфетофорны һәм юл билгеләрен ерак яшердем. Аларны тиз генә таба алмассыз. Анда барасы юл бик озын һәм хәвефле. Бернинди күрсәткечләр дә, юл билгеләре дә юк. Шулай булгач сез анда бара да, таба да алмассыз.( Кирлемән китә)

Алып баручы. Дуслар, сез дә Кирлемәннең сүзләреннән куркып калмагансыздыр бит?

Укучылар.Ю- к-к!

Алып баручы.Алайса.әйдәгез, кузгалыйк.

(Укучылар түгәрәк ясап, “Шофёр булам” җырын җырлап әйләнәләр)

Бүлмәгә юл билгесен арткы ягы белән әйләндереп тоткан бала керә.

Алып баручы. Сез кем буласыз?

Юл билгесе. Мин юл билгесе булам. Тик сезгә хәзер үк хезмәт күрсәтә алмыйм. Мине Кирлемән бик нык кимсетте, әллә нинди табышмакларга җавап эзләтте.Әгәр без бергә- бергә шуларга җавап таба алсак,бәлки, ачылып та китәрмен әле.

  1.      Барам, барам очы-кырые күренми.( юл)
  2.      Бер күзе белән исәнләшә,

Икенче күзе белән хәлеңне сораша

     Өченчесе белән хушлаша.(сфетофор)

Юл билгесе.Балалар, мин сезне беләм бит.Үзем дә сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. “Сак булыгыз, балалар!” дигән билгеләрем бик күп җирдә эленеп тора, халыкка хезмәт итә. Ә хәзер бик игьтибар белән миңа карагыз һәм юлы-гызны шул якка таба дәвам итегез.(ул плакатны әйләндерә.Анда юл борылышы күрсәтелгән.Алып баручы укучыларга шул тарафка юнәлергә кирәклеген искәртә.)

   Мырауҗан керә.

Алып баручы. Безгә кунаклар килде.Сез кем буласыз?

Мырауҗан. Мин Мырауҗан батыр булам.

Алып баручы.Сезнең кулыгызда нәрсәләр ул?

Мырауҗан. Юл билгеләре.мин аларны Кирлемәннән  үземә ошаганнарын, сайлап алдым.

     Менә бусында(юл билгесен күрсәтә)

     Бер кеше җир казый

     Берәрегез беләме?

     Әллә монда байлыклар

     Акчалар күмелгәнме?

Бала.Юк шул.юк шул белмәдең,

         Юл эшләрен күрмәдең.

Мырауҗан.И әйбәт тә соң инде

                    Шушы өндәү билгесе

                    Әллә шушында гына

                     Рәхәтләнеп биисе.

(Их-х, дип биеп китә.)

Бала.(Юл билгесен кулына алып)

          Юк- юк, зинһар, дусларым,

          Монда юл бик куркыныч

          Бу билге сорый бездән

          Үтәргә әкрен, тыныч.

Алып баручы.Мырауҗан син юл йөрү кагыйдәләрен белмисең икән бит.

Мырауҗан.Ә нәрсәгә аны миңа белергә. Мин алардан башка да бик яхшы йөрим, йөгерәм.

Алып баручы.Ярар, мин сине хәзер тикшереп карыйм. Әйт әле, урам аша ничек чыгарга?

Мырауҗан.Дүртаяклап.

Алып баручы.Дуслар дөрес җавап бирдеме?

Укучылар. Юк.

Бала.Юлда йөрсәң бул өлгер,

         Юл кагыйдәләрен яхшы бел!

Алып баручы.Икенче очракны карап үтик.Автобустан төшкәч тә юлны аркылы чыгарга кирәк.

Мырауҗан.Автобусның алдыннан йөгерәсең, иң җайлысы- тәгәрмәч арасыннан үтәсең, ха-ха-ха.

Алып баручы.Мырауҗанга ярдәм итәргә кирәк.Ул тәмам буталып бетте.

Бала.Башта автобусның киткәнен көтәргә.Аннары игътибар белән сулга, аннары уңга карарга. Машиналар юклыгына ышангач кына юл аркылы чыгарга кирәк. Әгәр дә җәяүлеләр өчен махсус билге- сызыклар төшерелгән юл булса шул якка юнәлергә.

Алып баручы. Мырауҗан синең өчен тагын бер сорау. Юлда уйнарга ярыймы?

Мырауҗан.Шахмат уйнарга ярамый.Барлык фигураларны машина таптап бетерә.Ә туп уйнарга ярый.

Алып баручы.Дуслар, сез дә шулай уйлыйсызмы?

Укучылар.Юк.

Кирлемән.Мырауҗан, тыңлама син аларны. Нишләп юл уртасында туп уйнарга ярамасын ди. Бик ярый. Әле уенчык машиналар белән уйнарга була. Мырауҗан,әйдә машиналарны бәрелештереп уйныйбыз. (Китәләр.Бераздан машиналар бәрелешкән тавыш ишетелә.)

Алып баручы. Дуслар бу нинди тавыш?

(Аксый-аксый Мырауҗан керә.)

Мырауҗан. Мин бәлага тарыдым. Авария булды. ( Укучы бала аңа ярдәм итә, аягына шин сала.)

Алып баручы. Безгә тиз арада юл билгеләрен коткарырга кирәк. Ничек коткарабыз.

Мырауҗан.(яткан җиреннән кычкыра..)

Берничә тылсымлы сүз әйтергә кирәк.

Укучылар.

Әфсен- төфсен,

Кирлемәннең кирелеге бетсен.

Кирлемән шуны аңлап

Үзе ярдәм итсен (2 тапкыр кабатлана)

Сфетофордан кала барлык юл билгеләре әйләндереп куела.Укучылар юл билгеләрен тотып бииләр.

Бала.Кай тарафка юл тотсаң да,

         Юл читенә караштыр.

         Юл билгесен аңламасаң

         Өлкәннәрдән сораштыр.

Кирлемән.Сфетофорны барыбер бирмим.

Алып баручы.Алайса әйдә ярышыйк. Кем юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үти, шул җиңә.

( мәйданчыкка юл билгеләре урнаштырыла. Велосипедтагы бала аларга карап 1-2 тапкыр бүлмә буйлап әйләнә.Шул ук велосипедка утырып, Кирлемән дә бүлмә буйлап йөреп килә. Ашыга, кабалана, юл билгеләренә карап тормый, ялгыша.)

Алып баручы. Кирлемән син ялгыштың.Димәк сфетофорны да кайтарып бирергә туры килә.

Бүлмәгә сфетофор керә.

Сфетофор.Урамнарны күзәтәм.

                   Узганнарны кисәтәм.

                   Чатта торам мин,

                   Сакта торам мин.

                   Янып тора 3 күзем,

                   Күреп торам ич сезне.

                  “ Кузгалма”,- дикызыл күзем,

                  “ Сабыр”,-дия сары күзем,

                   “Ярый”,- дия яшел күзем.

Укучы. Юл чатында дуслаштым мин.

             Горур сфетофор белән.

             Аның барлык сигналларын

             Тыңларга кирәк беләм.

             Һәлакәтләр булмасын дип,

             Телидер һәрбер йөрәк.

             Шуңа күрә йөргәндә

             Бик сак булырга кирәк.

Алып баручы. Димәк, руль артыны утырган һәммә кеше дә: ул әти- әниме, абый-энеме,укытучымы, директормы – юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш.Һәм алар моны үти дә.Юл кагыйдәләрен үтәгәндә генә безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

          Җыр: “ Уткүз”