"Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт"
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә районы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
" Олы Әтнә балалар бакчасы"
"Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт"
Уртанчылар төркеме 1
Югары категорияле тәрбияче
Мәрданова Рәисә Габдрахман кызы
1 категорияле тәрбияче
Гайфуллина Нурия Нурислам кызы
2016
Максат: балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү.
Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти үсеш.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, танып белү, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмаклар чишү, сорауларга җавап, презентация, күрсәтмәлек, нәфис сүз, җыр, дидактик уеннар.
Җиһазлау: слайд-шоу, мультимедияле экран, проектор, ноутбук,җәнлекләр костюмнары,инспектор, светофор киемнәре,мимио студиясе планшеты.
Алдан үткәрелгән эш: табышмаклар өйрәнү,транспорт турында әңгәмәләр,уеннар уйнау, тасвирлау хикәясе төзү,шигырьләр өйрәнү, җыр өйрәнү.
Эшчәнлек төзелеше:
I.Психологик җайлашу.
II. Төп өлеш.
1. Балалар янына инспектор килә.
2. Залга куян һәм төлке йөгереп керә.
3. "Светофор утлары" җыры.(Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы).
4. "Юллар имин булсын" оешмасына бару.
5. Кунакларны светофор каршы ала.
6. Шигырь "Җәяүлеләргә киңәшләр". (Миләүшә Галиева сүзләре).
7. Светофор "Юл әлифбасы"н бүләк итә.Шигырь "Юлларда тәртип булсын".В. Вәлиева сүзләре.
8. Табышмаклар чишү.
9. Дидактик уен "Юл билгеләрен әйт". Дидактик уеннар(мимио студиясе).
10.Ял итү урынына килү. «Азбука безопасности-светофор» мультфильмын карау.
11.Кайту. III. Йомгаклау.
Кичәнең барышы:
(Балалар уйнап утыралар, алар янына Мырауҗан килә).
Мырауҗан:- Исәнмесез! Соңга калмадыммы? Мин бүген балалар бакчасында "Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" бәйрәме була дип ишеткән идем, соңга калам дип ашыга-ашыга килгәндә, юлны дөрес җирдән аркылы чыкмаганмын, шуны инспектор күреп тә алды. Аны күргәч, балалар бакчасының коймасы өстеннән сикереп төштем дә , качтым инспектордан. Мин юл йөрү кагыйдәләрен белмим, сезнең янга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә килдем . Әйдәгез, бәйрәм башланганчы "Карусель" уенын уйнап алыйк әле, балалар.
(Балалар янына инспектор килә. Исәнләшә,таныштыра).
Инспектор:-Дусларым, сез Мырауҗанны күрмәдегезме? Ул юлдан йөгереп чыгып китте, юл йөрү кагыйдәләрен бозды. Мырауҗан алай ярамый. Мин сезне юл йөрү кагыйдәләре иленә чакырам. Әйдәгез минем белән "Юллар имин булсын" оешмасына барабыз.
Балалар:-Әйдәгез.
(Залга йөгереп куян белән төлке керә. Кулларында туп.Алар шаяралар,кинәт туп тәгәрәп китә, җәнлекләр туп артыннан йөгерә. Шулвакыт инспектор сыбызгы сызгыртып кисәтү ясый).
Инспектор.
-Чү, туктагыз, куян һәм төлке!
Юлга йөгереп чыкмагыз.
Карап тора светофор
Ул өйрәтә белмәгәнне:
Игътибарлы булыгыз!
Ул кыскалый күзләрен:
Кызыл, сары, яшелен.
Юлдан чыгарга сезгә
Кирәк бары яшел төс.
Төлке. -Ай-яй, без белмәдек, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнмәдек.
Куян. -Хәзер нишләрбез инде?Әйтегезче, кем соң сез?
Инспектор.- Мин - инспектор. Юлда бик кирәкле кеше. Җәяүле һәм машиналарның хәрәкәтен күзәтәм, ялгыш булса кисәтәм. Эссе җәйдә дә, яңгырлы көздә дә, төн дә, көн дә постта торам. (Төлке белән куян елый башлыйлар).
Инспектор.- Дуслар, еламагыз, тынычланыгыз.
Төлке. -Ничек инде еламаска, без бит юлда йөри белмибез.
Инспектор.-Урамда һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.Һәр нәрсәнең кагыйдәсе була. Менә балаларны тыңлагыз әле. Алар светофор турында җыр җырлап күрсәтерләр.
Җыр. "Светофор утлары". (Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы).
Бер,ике,өч-
Светофор утлары
Бер яна да
Сүнә ич,светофор.
Кушымта:
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор!
Кызыл ут
Кисәтә, тукта!-ди.
Юл ябык,
Син юлга чыкма!-ди.
Кушымта.
Сары ут,
Әзер бул!-дигәндә,
Атлап чык
Юл аша яшелгә!
Кушымта:
Берсе-кызыл, берсе-сары,
Тагын берсе яшел ич
Светофор утлары.
Инспектор.-Куян, төлке, без балалар белән "Юллар имин булсын" оешмасына барабыз, әйдәгез безнең белән.(Китәләр).
Менә килеп тә җиттек. (Серле музыка ишетелә, кунакларны светофор каршы ала).
Светофор. -Исәнмесез, дуслар! Мин – Светофор. Юл фәне иленең патшасы.
Урамнарны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта торам мин,
Сакта торам мин.
Янып тора 3 күзем,
Әйтеп тора 3 сүзне.
"Кузгалма" ди кызыл күз,
"Сабыр!" дия сары күз.
-Я, дусларым, минем турында тагын ниләр беләсез?
Инспектор:-Балалар шигырьләр беләләр.
Шигырь "Җәяүлеләргә киңәшләр" (Миләүшә Галиева сүзләре).
Юл йөрү кагыйдәләрен
Һәрбер кеше дә белсен.
Җәяүлеләр тротуарның
Тик уң ягыннан йөрсен.
Җәяүлеләр юлы аша
Чыгыгыз каршы якка.
"Зебра" сызыклары кебек
Буялган ул юл акка.
Юлны аркылы чыкканда,
Башта кара сул якка.
Ә аннары, онытма син
Күз салырга уң якка.
Хәрәкәт күп урамнарда,
Ялгызың гына йөрмә.
Кызыл ут янып торганда,
Каршы якка йөгермә!
Ашыгып йөри күрмәгез ,
Беркайчан да,
Бәлагә һич юлыкмассыз
Сак булсагыз әгәр дә.
Светофор. -Дуслар, юл фәне иле бик зур. Анда адашмас өчен сезгә "Юл әлифбасы"н бүләк итәм. Бу китап сезгә юлда йөрергә ярдәм итәр.
Балалар: -Рәхмәт (шатланып бүләкне алалар).
Шигырь "Юлларда тәртип булсын" (В.Вәлиева сүзләре).
Бер-беребезне хөрмәт итеп
Урамда йөрик әле.
Кагыйдәне бер дә бозмыйк
Син-шофер, мин-җәяүле.
Урамда, урамда
Шау-гөр килеп уйныйбыз,
Юлларда, юлларда
Бер дә тәртип бозмыйбыз.
Светофор. -Дусларым, юлда йөргәндә игътибарлы булыгыз!
Светофор. -Ягез, балалар, сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп алыйм (конверттан табышмаклар ала).
Ике көпчәкле арба
Атсыз да алга бара.
(Велосипед).
Уф-туф сулар,
Уфтанса да алып китәр,
Барыр җиренә җитәр.
(Поезд).
Кылга асылына, тимергә таяна,
Утыртып чаба теләсә кая.
(Трамвай).
Алма дисәң, алма түгел,
Агачта сыман үзе.
Кызыл, сары, яшел төсле
Бер-бер артлы кыса күзен.
(Светофор).
Светофор. Булдырдыгыз, тагын бер сорауны үтәдегез. Рәхмәт.
Куян. Әй, төлкекәй, кил әле. Монда әллә нинди рәсемнәр бар. Ни өчен куйганнардыр?
Төлке. Белмим шул.
Инспектор. Я, балалар, сөйләп күрсәтик әле, нәрсә аңлата икән бу юл билгеләре.
Мырауҗан:- Һич аңламыйм, бу нинди билге?
Бала.
Бу әһәмиятле билге –
Димәк, кирәк игътибар.
Шофер иптәш, машинаңны
Акрын гына алып бар!
Мырауҗан:-Ә менә кызык,
Нишләп монда сызык?
Бала.
Бу билге кисәтә:
Кайгы була күрмәсен –
Монда җәяүле йөрмәсен!
Мырауҗан:-Бу билге турында
Минем беләсем килә.
Өчпочмакта балалар
Ник йөгереп баралар?
Бала.
Кисәтә шоферларны
Акрын, игътибар!
Якында гына балалар –
Мәктәп, бакча бар.
Мырауҗан:-Ә монысы нинди билге?
Бала.
Менә, дуслар, бу билге
Җәяүлене яклый.
Курчак белән бу юлны
Безгә чыгарга ярый.
Светофор.- Менә, дуслар, аңладыгызмы инде, бу бик әһәмиятле билгеләр. Юлда йөргәндә һәрвакыт юл билгеләренә карап йөрегез, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.
Балалар, әйдәгез,уеннар уйнап алыйк әле.
Уеннар уйнау:1."Машиналарны өйләре янына куй".
2."Янгын сүндерүчегә, врачка, инспектор һәм әтигә машиналарын табырга булыш".
-Сез миңа бүген бик ошадыгыз. Шуңа күрә дә мин сезгә юлларда курыкмыйча йөрергә рөхсәт итәм. Мин сезгә бары тик хәвефсез юллар гына телим.
Инспектор.- Менә ял итү урынына килеп тә җиттек. Әйдәгез, балалар, мультфильм карап алыйк әле.
-Балалар, сезгә мультфильм ошадымы? Нәрсә турында сүз барды?
Инспектор. -Әйдәгез, балалар, без кире кайтыр юлга чыгыйк.
-Менә кайтып та җиттек. Без бүген сезнең белән бик күп әйберләр өйрәндек.
Мин сезгә "җәяүле отличник" дигән документ бирәм.Барыгызга да саулык, иминлек телим. Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.