Печать
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“ Алан балалар бакчасы”

 

Балалар бакчасында Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты

 

Алан балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                           Гарипова Алсу Фаридовна

2016

  Балалар бакчасында Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты.

 Соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге тирән үзгәрешләр балалар бакчалары алдында да яңа тәләпләр куя. 2013 нче елның 1 нче сентябреннән гамәлгә кергән “Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законы” нда (29.12.2012 №273-ФЗ) балалар бакчасы белем бирү процессының беренче баскычына куелды. 2014 нче елның 1 нче январыннан Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты  (ФДББС) (17.10.2013  №1155) гамәлгә керде. Бүгенге көндә балалар бакчаларында Федераль дәүләт мәгариф стандартын тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барыла. Ул балалар бакчалары алдына түбәндәге бурычларны куя:

- махсус курслар узу;

- бакчаның төп документларын,тематик һәм календарь планнарны үзгәртеп төзү;

- мәктәп һәм гаилә арасындагы элемтәне ныгыту;

- белем бирү дәрәҗәсен үстерү;

- төркемдә заманча үстерешле предметлы тирәлек булдыру.

  Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартында  мәктәпкәчә яшьтәге баланың физик һәм психик сыйфатларын төрле яклап үстерерү,  аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү , баланы хәзерге җәмгыятьтә яшәргә  әзерләү зарурлыгы күрсәтелә. Балаланың кызыксынуларын арттыру,танып белү омтылышын ,күзаллавын ,иҗат активлыгын үстерү,анда мөстәкыйльлек, макатчанлык,үз эш-гамәлләре белән идарә итә белү күнекмәләре булдыру игътибар үзәгенә куела.

   Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль аралашу  үсеше, танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, физик үсеш.

      Социаль аралашу  үсеше:

– баланың җәмгыятьтә кабул ителгән нормалар һәм кыйммәтләрне, шул исәптән рухи-әхлакый кыйммәтләрне үзләштерүенә;

– яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерүгә;

– балада мөстәкыйльлек, максатчанлык, үз эш-гамәлләре белән идарә итә белү күнекмәләре булдыруга;

– үзен гаиләнең, мәгариф оешмасындагы балалар һәм өлкәннәр бергәлегенең бер әгъзасы итеп тою хисе һәм үз гаиләсенә, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә;

– балада һәртөрле хезмәткә һәм иҗатка уңай караш булдыруга;

– өйдә, җәмәгать урыннарында, табигатьтә үз иминлеген кайгырта белү нигезләрен формалаштыруга һ.б. юнәлтелгән.

     Танып белү үсеше:

– баланың кызыксыну өлкәсен киңәйтүне, танып белү омтылышын көчәйтүне;

– күзаллавын, иҗади активлыгын үстерүне;

– балада үзе, башка кешеләр, әйләнә-тирәдәге объектлар, ул объектларның сыйфатлары һәм үзара мөнәсәбәтләре (формасы, төсе, үлчәмнәре, саны, микъдары, бербөтен буларак һәм аерым өлешләре, вакыт һәм пространство һ.б.), баланың туган төбәге һәм Ватаны, милли традицияләр һәм бәйрәмнәр, кешеләрнең уртак яшәү урыны буларак Җир планетасы, илләр һәм халыклар күптөрлелеге һ.б. турында беренче күзаллау формалаштыруны үз эченә ала.

  Сөйләм үсеше дигәндә, баланың:

– телне культуралылык күрсәткече һәм аралашу чарасы буларак үзләштерүе;

– актив сүзлек запасының даими баетылып торуы;

– грамматик яктан дөрес диалогик һәм монологик бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

– авазларны дөрес ишетү, әйтү күнекмәләрен камилләштерү;

– төрле жанрдагы балалар әдәбияты әсәрләре үрнәкләре белән таныш булуы; ишетеп, аларның кайсы жанрга каравын әйтә белүе;

– грамотага өйрәнүнең алшарты буларак, аваз анализы-синтезының нигезләрен үзләштерүе күзаллана.

   Нәфис-нәфасәти  үсеш балада:

– нәфис сәнгать (сүз, музыка, рәсем сәнгате) әсәрләрен, табигать дөньясын кыйммәти-мәгънәви яктан бәяли белү һәм аңлауның алшартларын үстерүне;

– әйләнә-тирә дөньяга эстетик караш булдыруны;

– нәфис сәнгать төрләре турында гади күзаллау формалаштыруны;

– музыканы, матур әдәбият әсәрләрен, фольклорны аңлап кабул итү күнекмәләре булдыруны;

– баланың  мөстәкыйль иҗади эшчәнлеген гамәлгә ашыруны һ.б. күз алдында тота.

   Физик үсеш балаларның:

– хәрәкәтләнү, шул исәптән координация һәм сыгылмалылык кебек физик сыйфатларны үстерүгә юнәлтелгән хәрәкәт эшчәнлегендә билгеле күнекмәләргә ия булуын;

– организмның терәк-хәрәкәт системасын дөрес формалаштыруда һәм тигезлекне саклауны ныгытуда булышлык итә торган; кул чукларының төгәл хәрәкәтләр ясау (эре һәм вак предметлар белән эш итү) күнекмәләрен ныгытуга, шулай ук төп хәрәкәтләрне (йөрү, йөгерү, сикерү, як-якка борылуны) организмга зыян килмәслек итеп дөрес башкаруга юнәлтелгән күнегүләр ясауда тәҗрибә туплавын;

– сәламәт яшәү рәвешенең гомуми кагыйдәләрен, нормаларын үзләштерүен;

– кайбер спорт төрләре турында башлангыч күзаллауга ия булуын һ.б. үз эченә ала.

     Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыалдында торган төп бурыч-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе,рухи-әхлакый үсеше ,иҗади сәләтләренең камилләшүе , шәхси кызыксынуларының, омтылышларының тормышка ашуы өчен мөмкинлек тудыра торган шартлар,ягъни баланың һәрьяклы үсешен тәэмин итә торган белем бирү тирәлеге булдыру. Балалар бакчасында  мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү Николай Евгеньевич Веракса, Тамара Семёновна Комарова, Маргарита Александровна Васильева ларның  үрнәк гомүмбелем бирү “Туганнан мәктәпкә кадәр”,  Резеда Камиловна Шаехованың “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү” милли-төбәк программалары нигезендә алып барыла. Федераль дәүләт мәгариф стандарты балаларның белем дәрәҗәсен баетуны шөгельләрдә һәм көндәлек режим вакытларында дәвам итүне күздә алдында тота.

   Баланың аңы өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән уртак эшчәнлектә генә түгел, ә мөстәкыйль эшчәнлектә дә үсә. Шуңа күрә тәрбиячегә төркемдә баланың үзлегеннән үсеш процессына, мөстәкыйль иҗади башлангычларына этәргеч көч булып торган предметлы-үстерелешле мөхит оештыру мөһим. Аның төп өлешен балаларны ана һәм рус теллләренә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты(УМК) алып тора. УМКга методик әсбаплар,  программалар , хрестоматияләр ,эш дәфтәрләре,тематик картинкалар,күрсәтмә һәм тарату материаллары, мульти- медиа чаралары керә.Бу комплектларга балаларны татар һәм рус телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү ,балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру,сюжетлы  уеннар оештыру,гомумән, балаларның актив сөйләмен үстерү максаты куелган. Шөгыльләрдә УМК киң кулланыла, ягъни, без ана, рус  телләрендә мультфильмнар карыйбыз, хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз,сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк  уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез , шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез.Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартында уен аша тәрбия һәм белем бирүгә нык игътибар ителә.

    Тәрбиянең төп асылы - балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Баланың һәрьяклап камил үсешен тәэмин итү өчен мәктәпкәчә белем учреждениеләре алдында гаилә белән үзара хезмәттәшлек итү бурычы тора. Бергә хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп, балага бердәм таләпләр куеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә,  баланың һәрьяклап камил үсешен тәэмин итәргә мөмкин. Бакчабызда ата-аналар һәм балалар белән “Минем иң яраткан мультфильмым”, “Габулла Тукай әкиятләре”нә иллюстрацияләр, “Мин - юлда хәвефсезлек яклы”, “Шырпы белән сак бул!” кебек рәсем конкурслары, кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр  оештырыла, төрле бәйрәм иртәләре, эшлекле уеннар гаилә белән балалар бакчасын берләштерүче үтемле, нәтиҗәле чаралар булып тора.  

       Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәр вакыт ныклы элемтә булырга тиеш. Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык - балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла. Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул - мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Мәктәпкә  укырга  керүче  балалар мәктәпкә  экскурсиягә  керәләр, класс, библиотека  һәм  музей  белән  танышалар. Узара дәресләргә керү, анализлау һәм бала белән индивидуаль эшләү дә зур нәтиҗәләр бирә.

     Бүгенге көндә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә белем бирү эшчән-леген кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру өчен мөмкинлекләр күп. Бары тырышлык һәм үз эшеңне ярата белергә генә кирәк.

Кулланылган  әдәбият

1.Общеобразовательная программа дошкольного образования «От рождения до школы» /Под ред. Н.Е. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой. Москва : Мозаика Синтез, 2014г;(соответствует ФГОС, на переходный период)

2. Региональная программа дошкольного образования, под редакцией Р.К. Шаехова, Казань, 2012г.