“Чуар тавык” әкиятендә кунакта”

Banner-3

joomla шаблоны
Качественное создание сайтов в Санкт-Петербурге.
dle-joomla.ru
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Олы Әтнә балалар бакчасы”.

                                                                                                                               

        

     

“Чуар тавык” әкиятендә кунакта”

(I кечкенәләр төркемендә матур әдәбият белән таныштыру һәм әвәләүдән

Федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп оештырылган эшчәнлек )

Югары   категорияле тәрбияче

Әхмәтханова Г. Ә.

 

2016

 

Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлвштыру. Хәтерләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Бер бөтен пластилиннан кечкенә кисәкчекләр чеметеп алырга, уч төбендә түгәрәк хәрәкәтләр ясап әвәләү алымын ныгыту,

Җиһазлау. Өстәл театры атрибутлары (әби, бабай, тавык, тычкан, сары төстәге йомырка ), өй макеты,тавык эзләре, тары ярмасы , пластилин, такта, салфетка, тавык маскалары.

Сүзлек. Йомырка, чуар, сары.

Эшчәнлекнең барышы

Тәрбияче. Балалар, мин сезне бүген бер әкияткә кунакка алып барасым килә. Игътибар белән тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетәсез? (тавык кытаклаган тавыш ишетелә. Балалар тавык тавышын таныйлар) Әйе, бу тавык кытаклаган тавыш. Ә, тавык үзе кайда икән соң?

Дидактик уен “Тавыкны табыйк”

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда ниндидер эзләр бар (балалар бу эзләрнең тавык тәпиенеке икәнлеген әйтәләр) Әйдәгез шул эз буенча барып карыйк (балалар эз буенча барып йомырка салып утыручы тавыкны табалар). Менә кайда утыра икән ул тавык!

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул, мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки йомырка салган.

“Әби килеп алсын - ди, -

Балалар куансын”, - ди.

  

Балалар, карагыз әле, тавык бит йомырка салган. Йомырка нинди төстә? (сары) Бу йомырка гади түгел, алтын икән. Бу алтын йомырканы шушы Чуар тавык салган. Әйдәгез, бу алтын йомырканы әби белән бабайга илтеп бирик. (балалар йомырканы әби белән бабайга илтәләр)

Балалар, димәк без бүген “Чуар тавык” әкиятендә кунакта. Мин сезне шушы әкият белән таныштырып китәм, ә сез матур итеп утырыгыз да, мине игътибар белән тыңлагыз.

“Чуар тавык” әкияте сөйләнә.

(Әкият өстәл театры итеп күрсәтелә).

Әкиятне сөйләп бетергәч, эчтәлеге буенча сораулар бирелә.

  1.        Чуар тавык нинди йомырка салган һәм ул нинди төстә?
  2.        Әби белән бабай йомырканы нишләтеп карадылар?
  3.        Йомырканы нәрсә ваткан?
  4.        Әби белән бабай нишләгәннәр?
  5.        Тавык аларга нәрсә дип әйткән?
  6.        Чуар тавык ничек итеп кытаклады? (кыт-кыт-кыт)
  7.        Әби йомырканы ничек итеп ватып карады? (тук-тук-тук)
  8.        Бабай йомырканы ничек итеп ватып карады? (тук-тук-тук)
  9.        Тычкан ничек итеп чыелдады? (чи-чи-чи)
  10.   Әби белән бабай ничек итеп җыладылар? (и-и-и-и)

Безнең тавык – молодец! Ул әби белән бабайга бик күп йомырка салып бирәчәк әле. Әйдәгез, аны сарайга озатабыз. Тавык йомырка салган арада ,сезне дә тавыкларга әйләндереп алам. (тавык маскалары кияләр)

Физ. минутка “Тавыклар”

(Балалар чүгәләп утыралар)

Тавыклар уяндылар                       (Балалар торып басалар)

Канатларын кактылар                             (канат кагу хәрәкәте ясыйлар)

Ян-якка карандылар                      (ян-якка карап алалар)

Җим чүпләргә булдылар               (иелеп алалар)

Тиз генә йөгерешеп                         (йөгерү хәрәкәте)

Чүпли дә башладылар                             (утырып идәнгә шакыйлар)

Тук-тук-тук, ә җим юк                              (кулларын җәеп күрсәтәләр)

Тәрбияче. Балалар, тавыкны без нәрсә белән сыйлый алабыз? Ул нәрсәләр ярата? (ярма). Әйдәгез, тавыкка ярманы үзебез ясыйбыз.

(Балалар өстәл артына барып утыралар)

Тәрбияче. Карагыз әле, ярма нинди формада ? (түгәрәк) Нинди төстә? (сары)

 Алар зурмы , әллә кечкенәме ? (кечкенә. Балалар ярманы куллары белән тотып, капшап карыйлар)  Ә хәзер ярманы пластиленнан ничек әвәләп ясап булуын күрсәтәм. Иң элек шушы зур кисәктән кечкенә кисәкләр чеметеп алырга кирәк. Кечкенә кисәкләрне уч төбендә түгәрәк хәрәкәтләр ясап әвәлибез ,аларны савытка сала барабыз. (Балалар эшлиләр. Аларның эшләрен карап, кирәк булганнарына ярдәм итү)

Менә булды да. Әйдәгез,  әби белән бабайны шатландырыйк ,ә тавыкны шушы ярма белән сыйлыйк (балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар:” Аша тавык – аша”

Балалар, әби белән бабай да , тавык та сезгә рәхмәт әйтәләр. Сез эшләгән арада әби дә тик тормаган. Ул сезгә тәмле әйберләр пешергән, һәм сезне сыйларга тели.

У вас нет прав для создания комментариев.