Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Яр Чаллы шәһәренең “Дулкын 99 нчы катнаш балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

 

 

 

План праздника, посвещенному весеннему празднику: «Яз килгәнен яратабыз!»

(Для проведения во второй младшей татарской группе)

 

Подготовила:

Камалтдинова Альфия

                                                                                                Фанисовна,

                                                                                                    воспитатель.

                                                        

        Зал язгы Нәүрүз  бәйрәменә бизәлгән. Залда тыныч кына «Туган тел» музыкасы яӊгырый, интерактив экранда «Туган тел» шигыреннән сүзләр йөгерә, Габдулла Тукай портреты, агачлар бөреләнгән, чәчәкләр аткан рәсемнәрдән слайдлар күрсәтелә, стенада Г.Тукайныӊ зур портреты эленеп тора.

Алып баручы керә. Залда су анасы чәчен сыйпап утыра,күӊелсезләнеп.

   А.Б: - Исәнмесез, кадерле кунаклар!

          Бүген бездә яз бәйрәме.

          Биик Тукай көенә                         

          Бәйрәм бүген, диеп, хәттә

         Тамчылар да сөенә!

Бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.Без бүген ямьле язны каршылыйбыз. Шушы  җир йөзе  җанланганда, чәчәкләр , агачлар  бөреләнгәндә 1886 елныӊ 26 апрелендә Казан губерниясындагы Казан өязендә, Кушлавыч авылында бөек шагыйребез  Габдулла Тукай дөньяга тавыш сала. Ул татар халкыныӊ горурлыгы!!!

  А.Б:- Әй, матур кыз, ник елыйсыӊ,

            Ник күӊелеӊ моӊая

             Су анасы түгелме син,

             Алтын тарагыӊ кая??

   С.А:- Ничек  моӊаймаска  миӊа,

            Чуалды бит толымым

            Су анасы булам мени,

             Юк бит алтын тарагым.(Елый)

   А.Б: - Борчылма, менә сиӊа матур тарак. (тарак бирә) Башкача басмада  караусыз калдырып йөрмә аны.  Хәзер сиӊа безнеӊ балалар матур җыр башкаралар, кәефеӊ күтәрелер.

   1 бала: -  Без җырлыйбыз Габдулланыӊ иң матур җырын сайлап,

                   Безнең җырга зәңгәр күктән кошлар кушыла сайрап.

Г.Тукайныӊ «Туган тел» җырын җырлар бииләр.

(Экранда Г.Тукайныӊ «Туган тел» мультфильмы күрсәтелә)

   С.А: - Менә рәхмәт сезгә, кызлар. Кәефем күтәрелеп китте. Тарагыгызда тылсымлы булды бугай, чәчләрем тагын да озынайды, киезләре дә калмады. Ярар, дуслар, су буена барыйм әле,  коеныйм әле, чәчемне тарыйм . Сау булыгыз, балалар!!!Хушыгыз!!

 «Туган тел» көенә залга сарык белән кәҗә йөгереп керәләр.

(Экранда  Г.Тукайныӊ  «Кәҗә белән сарык» әкиятеннән  слайдлар  күренә)

   А.Б. – Менә тагын нинди күркәм

              Кунаклар килде безгә:

               Кәҗә белән сарык  күрәм

               Рәхим итегез сез дә!

    С. – Исәнмесез, балалар! Матур Тукай бабай җырларын  ишетеп килдек без. Без дә аны хөрмәт итәбез. Ә сез Габдулла Тукай шигырьләрен беләсезме? Мин аныӊ шигырьләрен яратам, укып китегез әле, зинhар өчен.

        2 бала: Г.Тукай «Яз галәмәтләре»

       3 бала: Г.Тукай «Яз хәбәрләре»

      4 бала: Г.Тукай «Гали белән кәҗә»

     К: - Менә минем турында да шигырь яӊгырады. Тукай бабай безне hәм балаларны сөендерергә ярата. Язга багышлап нинди матур шигырьләр язган ул. Рәхмәт, балалар.

А.Б. – Җырлап алыйк, бер булмаса

           Күмәк ясыйк түгәрәк,

           Габдулла җыры, ләбаса

           Кәефләрне күтәрә.

                Г.Тукайныӊ «Эшкә өндәү» җырын башкаралар

   (Экранда «Эш беткәч уйнарга ярый» мультфильмы күрсәтелә)

  А.Б: -  Булдырдыгыз,балалар, бик моӊлы җырладыгыз.

              Тукай иҗаты  белән , язны каршыладыгыз!

Менә сезгә миннән күчтәнәчләре.

  (Экранда Г.Тукай иҗатыннан төрле персонажлар рәсемнәре күрсәтелә)

                               Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!

          

Кулланылган әдәбият.

  1.     Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек/Төз.:З.М.Зарипова,Л.Н.Вәҗиева,Р.С.Зөфәрова һ.б-Казан:Фолиант,2012.
  2.     Тукай иленә сәяхәт=Путишествие в мир Тукая/[авт.-төз.:Т.Шакирова,Г.Хәйдәрова].-Казан:Татар.кит.нәшр.,2012
  3.     Г.Тукай.Сабыйга:ред.:С.Сибгатуллина-Казан:Татар.кит.нәшр.,1982
  4.     www.tatarmuitfilm.ru Баш.мөһ.:Т.Миңнуллин