Көз бүләкләре
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Кукмара ш.т.п. алтынчы номерлы “Салават күпере” балаларны

һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

Көз бүләкләре

 

II кечкенәләр төркемендә белем бирү

 эшчәнлеге

                                    Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Глюся Гаптельнуровна

2016

       Максат: Балаларны көзге табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.

       Бурычлар: 1. Балаларны көз фасылының характерлы билгеләре белән таныштыру; көзге яфраклар турында белемнәрен (яфракларның төсләре үзгәрә, алар коелалар) киңәйтү. Авазлар әйтелешен, төп төсләрне ныгыту.

      2. Яңа сүзләр хисабына лексик базаны баету, бәйләнешле сөйләм үстерү.

     3. Көз фасылының үзенә генә хас булганган матурлыгына соклану хисләре,  күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

    Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

    Белем бирү өлкәләре: сөйләм үстерү, социаль – коммуникатив, физик тәрбия, нәфис – нәфасәти үсеш.

     Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, ИКТ, сораулар, әдәби тел, үсендерү – мактау.

     Җиһазлар: Мультимедия-проектор, наутбук, экран, “Яфрак бәйрәме” җыры (Л.Лерон сүзләре һәм Р.Еникеева музыкасы); каен, имән яфраклары салынган сандык; картоннан киселгән яфраклар; яфрак контурлары ясалган карточкалар; табак белән су; смайликлар;

    Сүзлек өстендә эш: чуар, кыштыр-кыштыр.

     Алдан үткәрелгән эш: саф һавада табигатьне күзәтү, каен агачын карау, яфраклар җыю, яфрак рәсеме ясау, шигырьләр өйрәнү, яфраклар белән дидактик уеннар уйнау.

     Эшчәнлек төзелеше

I. Психологик күнегү.

II.Төп өлеш.

1. Кереш әңгәмә.

2.  Хәрәкәтле уен “Җил һәм яфраклар”

III.Практик эш.

1. Тәҗрибә үткәрү.

2. Дидактик уен “Агачы буенча яфрагын тап”

3. Дидактик уен “Контуры буенча яфракны тап”

IV.Йомгаклау.

Белем бирү эшчәнлеге барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек? (Әйбәт.)

Тәрбияче: Минем дә кәефем бик әйбәт. Балалар, биредә төрлечә ясалган  кәефләр бар. Сезгә кайсысы ошый, шуны алып минем кәеф янына урнаштырыйк әле. Ләйсән, син нигә үзеңә бу кәефне сайладың? Раяз, ә синең кәеф нинди? (Балалар җаваплары). Балалар, әйдәгез килгән кунакларыбызга да күтәренке кәеф бүләк итик әле. ( зур бер смайлик куялар).

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья ямьләнеп китә.

Күңелләрне күтәрик,

Елмаю бүләк итик. (Слайд 2)

Килгән кунаклар белән дә исәнләшик. (Исәнмесез!)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди матур сандык. Сезгә ул танышмы? (Әйе.) Эчендә нәрсә икән, кем белә? (Яфраклар.) Яфраклар нинди төстә? (Сары, яшел.) Сез бу  яфракларны каян алдыгыз? (Бакчадан җыйдык.) Мондый матур яфракларны сезгә кем бүләк итте? (Көз.) (слайд 3, 4, 5)

Тәрбияче: Көз нинди төсләр ярата? (Сары, кызыл.) Көз төрле төсләр ярата. Ә төрле төсләрне чуар диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Көзне тагын нинди диләр? (Алтын.) Көз сары төсне бик ярата, шуңа  алтын көз диләр.

Яшел җәйгә алмашка,

Алтын көз килеп җитте.

Пумаласын алды да,

Дөньяны бизәп үтте.

Тәрбияче: Балалар, исегезгә төшерегез әле, без бу яфракларны  агачтан өздекме, әллә җирдән җыйдыкмы? (Җирдән.) Көз көне яфракларга җылы кояш нурлары җитми, салкын җил яфракларны ботакларыннан өзеп ала, шулай итеп яфракларга җиргә коела. Көзге яфраклар кыштыр-кыштыр килә. Яфраклар нишли? (кыштыр-кыштыр килә) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Кулларыгызга яфраклар алып, түгәрәккә басыйк әле.

Хәрәкәтле уен “Җил һәм яфраклар”

Без яфраклар, без яфраклар, (түгәрәк буенча йөриләр, кулларын селкиләр)

Без көзге яфраклар, (түгәрәк буенча йөриләр, кулларын селкиләр)

Без ботакта булдык. (кулларын өскә күтәрәләр)

Шаян җил чыкты, очтык: (кул чукларын селкиләр)

Фу-фу-фу-фу, (өрәләр)

Без очтык, очтык, очтык, (әйләнәләр)

Агач төбенә яттык. (чүгәлиләр)

Тәрбияче: Ә хәзер яфраклар турында матур җыр тыңлыйк әле.

Җыр: "Яфрак бәйрәме". (слайд 6)

Тәрбияче: Шаян җил яфракларны түбәләргә, җиргә, юлларга очырта. Ничек уйлыйсыз, әгәр яфрак суга төшсә батармы? (балалар җаваплары)

Тәҗрибә үткәрү.

Тәрбияче: Күз алдына китерегез – бу күлдәвек ди. Каен яфрагын суга салабыз. Баттымы? Бәлки имән яфрагы батар. (суга имән яфрагы сала) Ни өчен яфраклар суда батмый? (Алар җиңел.) Алар ничек йөзәләр? (Көймә кебек.) Карагыз әле, нинди матур  көймәләр. Әкрен генә өреп карыйк әле, көймәләр нишли? (Йөзәләр.) Хәзер көчлерәк өрик, көймәләр ничек йөзә? (Тизрәк йөзәләр.) Рәхмәт сезгә, булдырдыгыз! Ә хәзер урыннарыгызга утырыгыз.

(Ишек шакыган тавыш, Көз керә)

Көз: Исәнмесез балалар! Мин – Көз. Мин биргән яфракларны югалтмадыгызмы? Мин сезгә тагын бик матур, кызыл яфраклар алып килдем. Бу – өрәңге яфрагы. Өрәңге яфрагы нинди төстә? (Кызыл.) (Башка агач яфраклары күрсәтә) Нинди матур  яфраклар! Алар бер – берсенә ошаганмы? (Юк.) Димәк алар төрле агач яфраклары. Хәзер мин сезгә экраннан агачлар рәсеме күрсәтәм, сез шул агачларның яфрагын табып миңа күрсәтегез.

Дидактик уен “Агачы буенча яфрагын тап”

Тәрбияче: Бу нәрсә агачы? (Каен.) (Каен яфрагын күрсәтәләр.) (слайд 7)

- Бу нәрсә агачы? (Имән.) (Имән яфрагын күрсәтәләр.) (слайд 8)

- Бу нәрсә агачы? (Өрәңге.) (Өрәңге яфрагын күрсәтәләр.) (слайд9)

Тәрбияче: Көз, синең кәрзинеңдә нинди кәгазьләр бар?

Көз: Мин яфраклар рәсеме ясый  идем, җил чыкты да яфракларны очыртып алып китте. Хәзер бу сызыкларның кайсы яфракларныкы икәнен белмим дә. Балалар, бәлки сез миңа булышырсыз?

Тәрбияче: Булышабызмы, балалар? (Әйе.)

Дидактик уен “Контуры буенча яфракны тап”

Каен, имән, өрәңге яфраклары контуры ясалган карточкалар. Балалар яфракларны тиешле карточкага куялар.

Көз: Рәхмәт сезгә, дусларым.

Тәрбияче: Көз, без сине бик яратабыз. Сиңа бик матур шигырьләр дә сөйләп күрсәтәсебез килә.

1 бала: Көз! Көз! Көз!                                2 бала: Яратам мин

Сине көттек без.                                                       Сары төсне.

Алтын-сары яфраклар да                                        Бөтен дөнья

Коелмый синсез!                                                      Алтын төсле.

Тәрбияче: Көз, безнең балалар үз куллары белән сиңа бүләк тә әзерләделәр. Ләйсән, Көзгә бүләкне тапшыр әле. (Ләйсән яфрак рәсемнәрен Көзгә тапшыра.)

Көз: Рәхмәт сезгә, балалар. Миңа китәргә вакыт. Әле буяп бетермәгән яфракларым калган иде, урамга ашыгам. Сау булыгыз.

Тәрбияче: Сау бул, Көз. Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? (Яфраклар турында.) Көз көне яфраклар нишли? (Коела.) Көз көне матурмы? (Әйе.) Кунаклар белән саубуллашыйк та, көзнең матурлыгын тагын бер кат карап керик. Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.